Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
МЧС хезмәткәре белән учрашу 25.09.2023
Узган атнада район МЧС хезмәткәре Илгиз Айрат улы укучылар белән очрашуга килде. Янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшләр, беренче ярдәм күрсәтү, ут сүндергеч белән ничек куллану хакында төпле киңәшләрен бирде.
-
Бакчада эш 25.09.2023
Бакчада көзге эшләр кайный. Укучылар тырышып кара миләш җыйдылар. Бәрәңге алу, кызыл чөгендер, кишерләрне җыеп подвалга керттеләр. Теплицада туфрак алмаштыру, гөлләр утырту эшләре башкарылды.
-
Гомуми җыелыш 25.09.2023
Бүген бакчабызда ата-аналарның гомуми җыелышы узды. Ата-аналарны яңа уку елына алынган проблемалар, максат бурычлар белән таныштырып уздык. Эш режимы һәм ата-аналар түләве буенча сөйләшүләр алып бардык. Мөдир Л.С.Гайнанова "Тәрбия өлкәсе" исеме астында чыгыш ясады. Ата-аналар комитеты ббилгеләнде.
-
Бакчада ЮХИДИ атналыгы 25.09.2023
Бүген бакчабызда узган юхиди атналыгына йомгак ясалды.
-
Россиякүләм йөгерешчеләр көне 18.09.2023
Россиякүләм йөгерешчеләр көне уңаеннан балалар белән стадионда булдык. Йөгерү буенча игълан ителгән бәйгеләрдә нәниләребез биек теләп катнаштылар. Йөгерү буенча иң җитез Гаделдән әз генә калышучылар да бик күп иде. Афәрин балалар!
-
Сәламәтлек көне. 14.09.2023
Бүген бааларның сәламәтлеген ныгыту, җитезлекләрен арттыру максатыннан, балалар мәйданчыгында көзге спорт уеннары оештырдык. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар.
-
"Балачак шөгыле" 07.09.2023
Төркемнәрдә тулы көченә эшчәнлекләр башланып китте. Тәрбияче апалар нәниләребезнең бакчада узган һәр минутын файдалы итеп уздыра. Шөгыль эшчәнлдекләрен дә, ял минутларын да балалар көтеп алалалр. Бүгенге чор балаларнының таләплоәре дә заманча. Яңа технологияләргә нигезләнеп ясалган уенчыкларны да алар бик оста кулланалар.
-
Саумы бакча! 01.09.2023
Бүгенннән бакчабызда өч төркемдә дә эшчәнлекләр башланып китте. Җәйге ялга туктаган балаларыбыз белән бергә беренче тапкыр бакчага килүче нәниләребезне дә кабул иттек. Дөньялар имин, күкләребез аяз булып, тыныч күлелләр белән эшләргә насип булсын. Нәниләребез сау-сәламәт булып, шат авазлары яңгырап торсын. Хәерле сәгатьтә булсын!
-
"Алмалар өлгерде" 23.08.2023
һәр ел фасылының үз матурлыгы. Җәй - көз айларында "Тамчы" бакчабыз чәчәккә күмелә, яшелчә-җимеш бакчаларында яшелчә һәм җиләк җимешләр өлгерә. Бакчабызда узган сәламәтлек атналыгы уңаеннан тәкъдим ителгән күргәзмәдә, балаларыбыз "Алма һәм алма корты" дип исемләнгән тематика буенча эшләделәр.
-
Россия әләме көне 22.08.2023
Рәсәй әләме көне уңаеннан, бүген катнаш уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары кул хезмәте белән шөгыльләнделәр. Үз куллары белән ясаган әләмнәрне горурланып өйләренә күтәреп кайту максаты белән көндезге йокыга талдылар. Илләребез имин булып, әләмнәребез тынычлык теләп җилфердәп торсыннар.