Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Интеллектуальный потенциал молодёжи - селу XXI века
13.01.2026
Якутиянең ННИСХ оештырган 18 нче Россиякүләм "Интеллектуальный потенциал молодёжи - селу XXI века" фәнни - гамәли конференциясендә 11 класс укучылары Шакирова Мәликә - I дәрәжәдәге, Мирхайдарова Айсылу - II дәрәжәдәге дипломга ия булдылар. Житәкчесе Магданурова Голнара Хәбир кызы.
Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Районкүләм инглиз теле җыр фестивале 13.01.2026

Районкүләм инглиз теле җыр фестивалендә Киров урта мәктәбенең 7 класс кызлары I нче урын яуладылар. Җитәкчеләре Илсөя Индус кызы,Фатима Ильдаровна. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Хуш киләсең, яңа ел!" 29.12.2025

Төркемнәрдә балалар белән "Кыш бабай"ны каршы алдык. Төрле мавыктыргыч уеннар белән килгән "Кыш бабабыз" балаларның төрле яклап белемнәрен сынады. Күңелле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм иртәсендә балаларыбыз күңел ачтылар, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Хәерле, имин еллар килсен!
-
Геология фәненнән уңышлар
28.12.2025
Геология фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс Ибрагимова Азалия,Исламова Әминә,Камалова Аделина,Хафизова Зилә.11 класс- Мирхайдарова Айсылу призер булдылар.Укытучылары Хафизова Резида Фердинантовна.Чын күңелдән котлыйбыз.
-
ЮИД отрядының матур чыршысы 28.12.2025

Киров урта мәктәбенең ЮИД отряды укучылары үз куллары белән юл билгеләрен ясап үзенчәлекле чыршы бизәделәр.Барчагызны да Яңа ел белән котлыйлап, юлларда сак йөрүегезне теләп калалар.
-
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә Актаныш районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды 25.12.2025

25 декабрь көнне, “Яшьлектә” Актаныш районы башлыгы чыршысы узды. Район чыршысында безнең мәктәпнең 4 укучысы катнашты. Бу чарада укуда, сәнгатьтә, иҗатта, спортта уңышларга ирешкән укучыларны хөрмәтлиләр. Безнең мәктәптән 8класс укучысы Хәбирова Ләйсән, 9 класс укучылары - Хуҗин Азат, Сабирова Алинә, Галимова Лилия катнашалар. Укучыларга район башлыгы Зарипов Ленар Рафакович Рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисенең Яңа ел ёлкасы 24.12.2025

24 декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисенең Яңа ел ёлкасы узды. Чарада уку алдынгылары, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңгән укучылар, спортсменнар катнашачак. Безнең мәктәптән фән олимпиадаларның муниципаль һәм республика этабы призеры, күп фәнни конференцияләр призеры, спорт ярышларында актив катнашучы, мәктәпнең иң актив укучыларының берсе - Шакирова Мәликә барды
-
«Россия бөркетләре» сафына кабул итү 22.12.2025

«Россия бөркетләре» сафына кабул итү/Посвящение в "Орлята России"
Бүген, 22 декабрь көнне мәктәптә 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару һәм дәүләт флагларын каршылау белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. Мәктәп директоры Даниал Данифович укучыларны «Россия бөркетләре» сафына кушылулары белән котлады, балаларның киләчәктә илебез терәге булачагын ассызыклады. Укучыларыбыз Ватанның чын һәм тугры патриотлары булырлар дип ышаныбыз!
-
"Педагогик интервью" 18.12.2025

Зилә Әхмәтсәхиповна бүген зур сынау үтеп кайтты. "Ел укытучысы 2026" бәйгесенең 2 туры - "Педагогик интервью". 35катнашучы арасында 13 финалист комиссия алдында имтихан тотты. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, Зилә Әхмәтсәхиповна. Эшегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек, тәртипле, тырыш укучылар телибез.
-
"Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы 17.12.2025

Бүген Салих Сәйдәшевның 125еллыгына багышланган "Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы район сәнгать мәктәбендә узды. Халыкчан җырлау номинациясендә Камалова Нурия 1урын, Валиуллина Асылъяр 2урын. Академик вокал номинациясендә Хабирова Ләйсән 1 урын алды. Җитәкчеләре Загитова Илсөя Индусовна. Илсөя Индусовна һәм кызларны чын күңелдән котлыйбыз.










