Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>
-
8 март белән! 07.03.2012

Гимназия коллективы барлык гүзәл затларны язның беренче бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлый. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Гимназия егетләре бәйрәм белән котлый 07.03.2012

Бүген гимназия егетләре хөрмәтле хатын-кызларыбызны, укытучыларыбызны, укучы кызларны бәйрәм белән котладылар,бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә, егетләр!
-
"Без яшь, без сәләтле..." 06.03.2012

"Без яшь, без сәләтле..." республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең II турына үтүчеләр исемлеге белән таныша аласыз. Конференция турында тулырак...
-
Өстәл теннисы яңалыклары 05.03.2012

29 февральдән 3 мартка кадәр Казанда Татарстан Республикасы өстәл теннисы федерациясе тарафыннан, 2002 нче елгы һәм кечерәкләр арасында “Надежды Татарстана” исемле республикакүләм өстәл теннисы ярышлары оештырылды. Анда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче М Солтанов 2 нче урынны яулады (остазы Б.Солтанов). Котлыйбыз!
-
Татар егете - 2012 03.03.2012

Кичә гимназиядә "Татар егете - 2012" конкурсы узды. Егетләргә кичә дәвамында күп төрле биремнәр вакытында үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынарга туры килде. Абсолют җиңүче дип 11 нче класс укучысы Шәйхуллин Илнар табылды. 1 нче урында - Минһаҗев Аяз (8б), 2 дә - Сәләхов Рушан (8а), 3 нче урында - Зарипов Нәфис (10). Шулай ук "Иң җор телле егет" булып Нуртдинов Зөфәр (11), "Иң җитез егет" булып Габдрахманов Илнур (8б), "Иң зирәк егет" булып Шадрин Родион (9), "Тамашачы күңелен яулаучы егет" булып Надергулов Марат танылдылар.
-
Музыкаль-шигъри композиция 02.03.2012

Гимназиядә мәшһүр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Жить - значит бороться..." музыкаль-шигъри композиция үткәрелде. Кичәне 8 класслар белән рус теле укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы оештырды.
-
Математика олимпиадасы нәтиҗәләре 02.03.2012

Чаллы шәһәрендә узган математика фәненнән республика олимпиадасының зона этабында гимназиянең 6 класс укучылары Фаррахова Инзилә - 3 нче урын, Аюпов Марсель - 7 нче урын алуга ирештеләр (укытучылары Рәмилә Әдип кызы). Инзилә дә, Марсель да 17 мартта Казанда узачак республика этабында катнашачаклар. Аларга уңышлар телик.
-
Инглиз теле дөньясында... 02.03.2012

5-6 нчы класс укучылары арасындагы "Инглиз теле дөньясында" районкүләм конкурста Әгъләмов И., Хөҗҗәтов И., Аюпов М. составындагы гимназия командасы 1 нче урын яулады. Укытучылары - Тимирова Л.Ф., Әюпова Л.Р., Фахразиева И.Х. Афәрин, егетләр!
-
"Без яшь, без сәләтле..." 01.03.2012

Бүген 27 мартта гимназиядә үтәчәк "Без яшь, без сәләтле..." фәнни-гамәли конференциягә эшләр кабул итү тәмамланды. 2 нче турга узган эшләр исемлеге 6 март көнне сайтка куелачак.
-
Видеоконференция 01.03.2012

Бүген гимназиянең 7-8 класс укучылары филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Фоат Галимуллин белән оештырылган видеоконференцидә катнаштылар. Галим укучыларга хәзерге заман әдәбияты турында лекция укуды, сорауларына җавап бирде. Видеоконференциядә шулай ук КФУның сәнгать һәм филология институтының татар филологиясе факультеты вәкилләре дә катнашты. Мондый очрашулар киләчәктә дә оештырылачак.
















