Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез! 17.05.2012

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Актаныш районында урнашкан “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы татар халкының милли мәдәниятен камил белгән, гомуми культура, зыялылык нигезләренә, иҗади фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ия булган интеллектуаль элита формалаштыруны максат итеп куя.
Гимназия–интернат тулы көн режимында эшли. Көннең беренче яртысында фәнни югары белемле укытучылар тарафыннан татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме фәннәре тирәнтен үзләштерелә, икенче чит тел өйрәнү каралган.
Көннең икенче яртысында гимназиядә өстәмә белем бирү махсус программа нигезендә алып барыла. Аның төп максаты: гимназиядә милли рух булдыру, Актаныш авылы инфраструктурасына салынган мөмкинлекләрне балаларга белем һәм тәрбия бирүдә файдалану, укытучыларның белем алу кырын киңәйтү, гимназиядә бердәмлек, ярдәмләшү, иҗат рухы булдыру.
Өстәмә белем бирү түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
1) мәдәни - эстетик юнәлештә риторика, этика, ораторлык сәнгате, журналистика, музыка, театр, хореография, “Оста куллар” түгәрәкләре, фольклор студиясе һәм киностудия эшли;
2) этнографик юнәлештә татар халык һәм бөтендөнья халык культурасын тирәнтен өйрәнү юнәлешендә спецкурслар;
3) спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә шахмат, спорт уеннары секцияләре, гомумән, спортны төрле милләт культуралары югарылыгында өйрәнүгә юнәлтелгән комплекслы программа;
4) укучыларның кызыксынуына һәм сәләтенә карап, фәнни белгечләр тарафыннан атнага 3 сәгать исәбеннән югары уку йортлары галимнәре тарафыннан индивидуаль дәресләр каралган.
Гимназия-интернат Мәскәү шәһәренең “Гомумбелем үсеш инновацион стратегияләре фәнни- эзләнү институт”ы , Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан Федераль университетлары белән тыгыз элемтәдә тора. Укучылар берүк вакытта Кече филология һәм сәнгать институтының студентлары буларак та белем алалар. Уку-укыту эшчәнлеге дистанцион курслар, видеодәресләр, видеоочрашулар аша алып барыла.
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2012-13 нче уку елына 7,8,9 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә. Конкурс
1. филология фәннәре: татар теле, рус теле, инглиз теле буенча; тарих һәм табигый фәннәр: тарих, җәмгыять белеме, география, биология буенча; төгәл фәннәр: математика буенча тест формасында үткәрелә.
2. укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә)
3. әңгәмә өлешендә: иҗади эш (хикәя, шигырь яки мәкалә язу, уку), татар халкының мәдәнияты, тарихы, күренекле шәхесләре, газета-журналлар нигезендә гомуми фикер йөртү дәрәҗәсенә игътибар ителә.
4. Конкурста катнашу өчен түбәндәге документлар кирәк:
• туу турында таныклык (паспорт) копиясе;
• 6,7,9 класс көндәлеге;
• портфолио;
• заявка-анкета.
Кабул итү комиссиясе 2 нче июнь көнне эшли.
Анкеталарны gaou.ggi@gmail.com адресына җибәрүегез сорала. -
Игътибар! 17.05.2012

"Гамил Афзал укулары" конференциясе гимназия-интернатның төп уку бинасында сәгать 9.00 башлана (адрес: Актаныш авылы , Аэропорт урамы, 3а йорты).
-
Волейбол яңалыклары 15.05.2012

Волейбол буенча район беренчелегендә гимназиянең егетләр командасы - 2, кызлар командасы - 3 нче урынга ия булдылар. Афәрин!
-
Футбол яңалыклары 15.05.2012

Футбол буенча район беренчелегендә гимназиянең кызлар командасы - 1, егетләр командасы - 2 нче урынга ия булдылар. Афәрин!
-
Уңышлар 10.05.2012

Гимназиянең 6 класс укучысы Ваншина Алия "Интеллект-экспресс" Бөтенрәсәй ачык конкурсның "Инглиз теле серләре" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән! 09.05.2012

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме белән!
-
"Мин - эзләнүче - 2012" 04.05.2012

11 нче класс укучысы Солтанова Ләйсән Алабуга шәһәрендә узган II "Мин - эзләнүче" Идел буе яшьләр фәнни-эзләнү конференциясендә катнашып, II нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Ләйсән Рәшит кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Уңышлар 02.05.2012

Гимназия укучылары Фаррахова Инзилә, Минһаҗева Резидә, Мөхәмметдинова Сөмбел Казан шәһәрендә үткәрелгән II Татарстан Республикасы яшьләре арасында кышкы спартакиада кысаларында хоккей ярышының финал уеннарыннан көмеш медальләр белән кайттылар. Афәрин, кызлар!
-
"Милли хәзинә" 30.04.2012

Гимназия укучыларыбыз Казан шәһәрендә узган III "Милли хәзинә" Идел буе яшьләр конкурс-фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Нәфис сүз - соло" номинациясендә Минһаҗев Аяз - 1 урын, Тимирова Илсинә - 3 урын, "Вокал - соло" номинациясендә Кәлимуллин Ислам 2 урын яуладылар. Шулай ук Гыйлманова Чулпан диплом белән бүләкләнде. Укучыларыбызны шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Бәйрәм белән! 29.04.2012

Гимназия коллективы барлык актанышлыларны 1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый.
















