Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Татар теленнән олимпиада 19.10.2012

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган I Халыкара татар теленнән олимпиада старт ала. Анда безнең гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар һәм 10 нчы класс укучысы Шәвәлиева Гүзәл (фотода) катнашалар (укытучылары Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова). Уңышлар сезгә укучылар!
-
Кызыклы чара 18.10.2012

17 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Шаймулла улы Зыятдинов гимназиядә 7-9 нчы класс укучыларына "Поэзия һәм аның кеше тормышында роле" темасы астында лекция-әңгәмә алып барды.
-
"Татарга тылмач кирәк" 18.10.2012

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Татарга тылмач кирәк" бөтенрәсәй конкурсында гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар (фотода) гран-при иясе булды. Афәрин Айдар!
3 нче урынны да безнең гимназия укучысы яулады. Ул - Валькова Алена, 11 нчы класс укучысы. Афәрин, булдырасыз! -
Сөмбелә 15.10.2012

Бу атнада гимназиядә Сөмбелә бәйрәменә багышланган кичәләр узачак.
3-4 нче класслар - чәршәмбе 13.30 да,
5-8 нче класслар - җомга 13.30 да,
9-11 нче класслар - җомга 17.00 дә.
-
Очрашу 12.10.2012

10 нчы октябрь көнне гимназиядә якташыбыз, язучы Илфак Ибрагимов җитәкчелегендә яшь язучылар, "Чын мирас" журналы редколлегия вәкилләре катнашында очрашу-укулар узды.
-
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында... 09.10.2012

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында гимназия-интернатның бертөркем укучылары Пучы авылында урнашкан картлар йортында концерт куеп, өлкәннәрне котлап кайттылар.
-
Укучылар котлый 08.10.2012

Гимназия-интернатның 7 нче класс укучылары укытучы апа-абыйларын Укытучылар бәйрәме белән котладылар.
-
Укытучылар көне уңаеннан... 05.10.2012

Укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәрендә оештырылган республикакүләм "Укытучылар бәйрәме"ндә гимназиядән Фәрдиева Р.Р., Фәйзуллин Р.У., Мусавирова А.Р., Нуриева Ә.Ф.лар катнашалар.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле УКЫТУЧЫ! 05.10.2012

Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!
Сезгә телим: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. -
ТНВ бездә кунакта 04.10.2012

Кичә гимназиягә ТНВ каналы журналисты, "7 Дней" тапшыруы корреспонденты Тимур Бикмурзин килде. Ул гимназия турында мәгълүматлар, укучылардан интервьюлар алды.
















