Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Уңышларыбыз 29.02.2012

Гимназия укучылары Шәйхин Айдар һәм Сафиуллина Диләрә Казан шәһәрендә узган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалары һәм перспективалары" республикакүләм конференциядә иң яхшы доклад ясаучылар исемлегенә керделәр.
-
Интернет-олимпиада нәтиҗәләре 27.02.2012

Санкт-Петербургның №366 нчы лицее уздырган "Зима 2012" математикадан интернет-олимпиадада 4 нчы класс укучылары Исламова Алия II нче, Газизова Сөмбел III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
Өстәл теннисы яңалыклары 27.02.2012

Ватанны Саклаучылар көненә багышланган 2000 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында узган өстәл теннисы буенча район беренчелегендә 2б класс укучысы Солтанов Марат җиңүгә иреште. Маратны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез.
-
Директорыбыз уңышлары 25.02.2012

23 февраль көнне узган Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре спартакиадасында гимназия директоры Рәйхан Филүс кызы уңышлы чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге өчен чыгыш ясаган җитәкчебез чаңгы һәм дартс уенында - 1, өстәл теннисы һәм шорт-трек ярышында - 3 урыннарны яулады. Афәрин!
-
Рәсем конкурсы нәтиҗәләре 24.02.2012

Актаныш сәнгать мәктәбе уздырган Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган рәсем конкурсында гимназия укучылары яхшы чыгыш ясадылар. I нче дәрәҗә диплом белән 3 нче класс укучылары Вильданова Ч., Камалова Р., 6 нчы класс укучылары Шәнгәрәева Г., Насертдинова С., Гәлләмова Р., Габдрахимова Л. бүләкләнделәр.
-
Укытучыбыз - "Ел укытучысы - 2012" конкурсы лауреаты 24.02.2012

Бүген "Ел укытучысы - 2012" республика конкурсының район турына нәтиҗә ясалды. Конкурсның финал этабында гимназиянең инглиз теле укытучысы Илина Хавил кызы лауреат исеме яулады. Аны котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез.
-
Иң яхшы китапханә-медиатека - 2012 23.02.2012

"Иң яхшы китапханә-медиатека - 2012" районкүләм конкурста гимназия китапханәчесе Исламова Э.М. III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
-
Интернет-олимпиада нәтиҗәләре 22.02.2012

Санкт-Петербургның №366 нчы лицее уздырган "Зима 2012" математикадан интернет-олимпиадада 6 нчы класс укучысы Ваншина Алия III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2012" эстрада фестивале җиңүчеләре 21.02.2012

Үткән атнада "Созвездие-Йолдызлык - 2012" эстрада фестиваленең район туры финалы узды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Менә алар:
- Кәлимуллин И. - "Ялгыз җыр" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- бию коллективы - "Төрек бию"е белән "Күмәк бию" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Гүзәл җирем" җыры белән "Вокаль ансамбль" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- Зарипов Н., Кәлимуллин И. - "Конферанс" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- бию коллективы - "Универсиада" биюе белән "Күмәк бию" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Шарапов И. - "Ялгыз җыр" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Гаязова Л. - "Ялгыз җыр" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом.
Гимназия коллективы мәктәпләр арасында II нче урынга лаек булды.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2012

20 февраль көнне гимназия спорт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1 нче санлы мәктәп һәм гимназия егетләре арасында "Ягез әле, егетләр" исеме астында хәрби уен уздырылды. Кызыклы конкурслар, спорт эстафеталары, концерт номерлары белән үрелеп барган ярыш гимназия җиңүе белән тәмамланды. Кичәне Ришат Тимершәех улы әзерләде.
















