Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Туган телем - әдипләр теле 05.12.2017
Гимназия базасында " Туган телем - әдипләр теле" гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының V республика фәнни-эзләнү конференциясе оештырылды. Быел ул драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, якташыбыз Данил Салихов иҗатын өйрәнүгә багышланды. Конференциягә республика районнарыннан кырыкка якын катнашучы килде, өч секциядә эшчәнлек алып барылды. Жюри составында Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Газинур Морат кебек танылган язучылар һәм Казан, Яр Чаллы югары уку йортларының тел галимнәре рәислек итте. Конференциянең бүләкләү тантанасында С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Җиңүче укучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары һәм Данил Салихов тарафыннан тапшырылган китап җыентыкларына ия булдылар.
-
Сөмбелнең уңышлары 04.12.2017
10а классы укучысы Газизова Сөмбел Казан шәһәрендә рәттән берничә конкурска катнашып, җиңү белән кайтты. “Бикафест” фестивалендә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә, “Бала хокук даирәсендә” социаль видеороликлар конкурсында җиңүче, “Глаголица” IV бәйсез балалар әдәби бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Әлеге җиңүләре белән Сөмбелне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Футбол ярышы 01.12.2017
Әти-әниләр һәм укучылар тормышында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны активлаштыру максатыннан, бу атнада гимназиякүләм әтиләр, укучылар һәм укытучы ир-егетләр арасында футбол ярышы үткәрелде. 5-6, 7, 8-9, 10-11 класс укучылары әтиләреннән торган командалар туп тибүдә көч сынаштылар. Укучылар командасы “Иң матур уен күрсәтүче команда” булып ачыкланды. Әтиләр арасында иң оста капкачы, иң оста һөҗүмче, иң актив уенчылар билгеләнде. Ярышта актив катнашучы әтиләргә зур рәхмәт, киләсе очрашуларга да көтеп калабыз!
-
Итоги олимпиады по русской литературы 30.11.2017
30 ноября завершился муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по русской литературы. По итогам олимпиады 5 учеников стали победителями и призерами: среди 7 классов района Хазиева Тансылу стала абсолютным победителем, также как и не было равных нашей ученице 8 класса Валиевой Алине ставшей победителем. Среди 9-х класов Кальтиева регина заняла призовое место. Среди 10-х классов района наша Ахматхузина Айгуль, а среди 11 классов Саматова Аделя стали абсолютными чемпионами и став победителями. Поздравляем учеников и их учителей: Шагзамову Эндже Фирдависовну, Саматову Гульнар Дильфасовну и Шарафутдинову Рулию Абулкасимовну с заслуженной победой! Желаем дальнейших успехов!
-
Тату класс серләре 30.11.2017
5а классы әти-әниләре комитеты, класс җитәкчеләре Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы һәм тәрбиячеләре Саттарова Гөлгенә Глүс кызы җитәкчелегендә, “Дус класс серләре” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булдылар. Әлеге уку елы башында гына тупланып, тату коллектив булып өлгергән 5а сыйныфын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Итоги олимпиады по биологии и ОБЖ 27.11.2017
27 ноября завершился муниципальный этап олимпиады по биологии на которой 4 ученика заняли призовые места: ученик 7 класса Сибгатуллин Азамат, ученица 8 класса Хузина Адиля и ученица 10 класса Ахмадуллина Алия стали призерами. Ученица 11 класса Рашитова Алия - победитель. 29 ноября завершился муниципальный этап олимпиады по ОБЖ на которой 4 ученика заняли призовые места: ученик 6 класса Габдрахманов Айнур, ученик 8 класса Гималтдинов Искандер и ученик 11 класса Султанов Ильназ стали призерами. Ученик 9 класса Татыев Богдан стал победителем олимпиады. Поздравляем учителя биологии Исламову Зульфию Асгатовну и учителя ОБЖ Сибгатуллина Ришата Тимершаеховича с победами! Желаем хорошо выступить на региональном этапе олимпиады!
-
Семинар-практикум 24.11.2017
Гимназия базасында укытучы-остаз Л.Ф. Әһлетдинова семинар-практикум үткәрде. Семинарда катнашучы Яр Чаллы шәһәренең Н.Кайманов исемендәге 47нче кадет-мәктәбенең яшь укытучылары өчен остазлары һәм гимназиянең тарих укытучысы, "Өлкән укытучы" гранты иясе М.И. Гыйльметдиновлар ачык дәрес күрсәттеләр. Методик семинар эшлекле формада үтте. Яшь укытучылар, 47нче мәктәпнең администрациясе канәгать калды.
-
Муниципальный этап олимпиады по математке 23.11.2017
23 ноября завершился муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по математике. По итогам олимпиады 11 учеников стали победителями и призерами: среди 5 классов района Гилаев Айнур и Хуззятов Газиз стали призерами, среди всех 6 классов Агумов Алмаз занял первое место и стал победителем. Среди 7-х классов Газетдинов Айгиз стал победителем, а Сибгатуллин Азамат и Валиева Нафиса заняли почетное призовое место. Не было равных нашему ученику 8 класса Хайбиеву Амиру, ставшему победителем. Среди 9-х класов Галлямова Эльвина заняла призовое место. Среди 10-х класов района наш Нуруллин Нияз стал победителем, а Гаязов Булат призером, ученица 11 класса Насртдинова Гульшат заняла призовое место. Поздравляем учеников и их учителей: Хазиеву Рамилю Адиповну, Фардиеву регину Равильевну и Галиеву Рузилю Ферролевну, молодцы! Желаем дальнейших успехов и побед!
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2017
5-7 класс укучылары әниләрен чакырып, бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Кичә төрле җыр-бию, спектакльдән күренешләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм тамашасы әниләр алып килгән күчтәнәчләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле әниләр!
-
Хәрби комиссариат вәкилләре белән очрашу 22.11.2017
Киләчәккә һөнәр сайлау эшчәнлеге юнәлешендә район хәрби комиссариаты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Хәрби комиссар Ахметзянов Ленар Сәмигулла улы Росссия шәһәрләрендәге хәрби уку йортлары турында мәгълүмат җиткерде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.