Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Без бергә!" фестиваленең зона этабы 05.04.2018
Бүген гимназиянең биюче егет һәм кызлары, “Без бергә” Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең зона этабында, Мөслим сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Уңышлар аларга!
-
Бөтенрәсәй фәнни конференциясе җиңүчесе! 03.04.2018
31марттан 2 апрельгә кадәр, мәркәзебез Казанда Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырылды. Бу мәртәбәле конференциядә гимназиянең 11 сыйныф укучысы Энҗе Әһлетдинова, әдәбият секциясендә чыгыш ясап, I урынга лаек булды. Энҗене һәм укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызын әлеге җиңү белән чын куңелдән котлыйбыз!
-
"Шәп әйдаман"! 02.04.2018
«Шәп әйдәман» бәйгесенең республика этабында уңышлы чыгыш ясап, 10нчыА сыйныфы укучысы Газизова Сөмбел Ленар кызы, 50 конкурсант арасыннан, 1нче урынга лаек булды.“Минем инициативам” проектлар бәйгесенең республика этабында проект эшен яклап, 7Б сыйныфы укучысы Фазаелова Сөмбел Хәлил кызы дипломант булды. Әфәрин, кызлар!
-
Ачык ишекләр көне 24.03.2018
Шимбә көнне гимназиядә 4 сыйныф укучылары өчен ачык ишеләр көне үтте
-
Гимназия белән танышу
17.03.2018
Гимназия-интернат базасында ачык ишекләр көне үткәрелде. Актаныш 1 санлы мәктәбенең 4 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре бик кызыксынып, гимназия тормышы, проектлар эшчәнлеге, укучыларның уку һәм интернатта яшәү шартлары белән таныштылар. Алдагы шимбәдә дә (24.03.2018), кызыксынган укучыларны, гимназиядә көтеп калабыз!
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2018
17 март көнне, сәгать 10.00дә, гимназиядә ачык ишекләр көне үткәрелә. Кызыксынган укучыларны һәм әти-әниләрен гимназия белән танышырга көтеп калабыз. Программада: уку һәм яшәү биналарына экскурсия, проект эшчәнлекләренә күзәтү, өстәмә дәресләр карау.
-
Гимназия гүзәле -2018 15.03.2018
Укучы кызлар арасында “Гимназия гүзәле – 2018” бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлык класс кызлары да үзләрен иң-иңнәре итеп күрсәттеләр. Үз-үзең белән таныштыру, аш-суга осталыкларны күрсәтү, викторина сорауларына җавап бирү, җырлау сәләтен ачыклау кебек бәйге этапларында уңганлыкларын, тапкырлыкларын, гүзәллекләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Гимназия гүзәле булып, 8а классыннан Салахова Ләйсән танылды. Бәйрәм-бәйгене үз югарылыгында, зәвык белән оештырган 10б классы укучыларына, класс җитәкчесе Саматова Гөлнар Дилфас кызына һәм тәрбияче Каримова Луиза Марсель кызына гимназия җитәкчелеге рәхмәт белдерә.
-
Мәдәният министры белән очрашу 15.03.2018
Гимназия укучылары Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы белән очраштылар. Айрат Миңнемулла улы үзенең тормыш юлы белән таныштырды, республикада бүгенге көндә мәдәниятнең торышы, яшьләр өчен перспективалар турында сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Энгель Нәвап улы, 9-11 класс укучыларына теләгән һөнәрне үзләштерер өчен, төпле белем алуның зарур икәнлегенә аеруча басым ясады.
-
Кызларыбыз - беренче! 13.03.2018
10-11 март көннәрендә Казан шәһәренең “Форвард” спорткомплексында, 2004-2006 елгы кызлар арасында, Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей ярышы булып узды. Ярышларда Актаныш районының “Лачын” командасы (тренеры – Юрий Ерошенко) уңышлы чыгыш ясап, I урынга лаек булды. Команда составында гимназия-интернатның 5 класс укучысы Шәмсиева Адилә дә бар. Кызларны әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Тоталь диктант көне 13.03.2018
Бүген гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында гимназиякүләм тоталь диктант яздылар.