Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Җан рәхәте – гыйлем, тән рәхәте сәламәтлек 17.01.2019

Гимназия укучылары төпле белем алуның нигезе – ныклы сәламәтлек икәнлеген яхшы аңлыйлар. Сезонга бәйле рәвештә, төрле спорт төрләре буенча күмәк ярышлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу көннәрдә, быел куллануга тапшырылган “Нөркә” чаңгы юлы аеруча җанланды, чөнки биредә берничә көн рәттән гимназиякүләм чаңгы ярышлары оештырылды. Ярышны уздыру өчен шартлар тудырган “Лачын” боз сарае җитәкчелегенә, физик культура укытучысы Харрасова Алсу Рәскать кызына рәхмәт белдерелә. Иң җитез чаңгычылар белән алдагы яңалыкларда танышырсыз.
-
Олимпиада көндәлеге 16.01.2019

Республикакүләм "Путь к олимпу" олимпиадасының математика фәненнән нәтиҗәләре билгеле булды: Агумов Алмаз (7 класс) һәм Вәлиева Албина (9 класс) призерлар исемлеген тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Хазиева Рәмилә Әдип кызы белән Фәрдиева Регина Равил кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Всероссийская олимпиада по русскому языку 15.01.2019

Сегодня стали известны результаты всероссийской олимпиады школьников по русскому языку. По итогам олимпиады среди учеников 8 класса Валиева Нафиса стала призером. Поздравляем Нафису и её тренера Шагзамову Эндже Фирдависовну с заслуженной победой!
-
"Путь к олимпу" нәтиҗәләре 14.01.2019

Республикакүләм "Путь к олимпу" олимпиадасының физика фәненнән нәтиҗәләре билгеле булды: Хайбиев Әмир (9 класс) - җиңүче, Хабиров Динар (11 класс), Төхбәтуллин Булат (7 класс) призерлар исемлеген тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Багаутдинова Римма Гранит кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Олимпиада көндәлеге 12.01.2019

Россия фән олимпиадаларының республика этабы башланып китте. Бүген гарәп теленнән олимпиадага нәтиҗә ясалды, гимназия укучысы Салихов Ринас призер булуга иреште. Ринасны һәм остазы Гарипов Рамил Марат улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Педагоглар ярышты 05.01.2019

Яңа ел яллары, гадәттәгечә, хезмәткәрләрнең спорт төрләре буенча ярышлары белән дәвам итте. Гимназия командасы да әлеге чарада зур әзерлек белән катнашты. Чаңгы ярышында Саттарова Гөлгенә Глүс кызы I урын, йөзүдә Хафизова Зөлфия Мазхар кызы I урын, бадминтонда Харрасова Алсу Рәскать кызы II урын, Хөсәинов Ленар Наил улы III урын, өстәл теннисы ярышында Хазиева Алсу Фазлетдин кызы III урын яуладылар. Нәтиҗәдә гимназия коллективы I урынга лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Ур-ра, каникуллар! 27.12.2018

Бүгеннән, укучылар өчен көтеп алган, кышкы каникуллар башланды. Чыгарылыш класслар өчен исә имтиханнарны биреп карау көннәре билгеләнде. Каникул көннәре 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, 8 гыйнвар уку көне. Бәйрәм һәм ял көннәре күңелле, файдалы, мавыктыргыч үтсен. Якынлашып килүче Яңа еллар белән!
-
"Мәрхәмәтлелек дәресләре" 25.12.2018

Балаларда мәрхәмәтлелек, физик һәм рухи мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләренә карата толерантлык хисләре тәрбияләү максатыннан, укучыларга "Дети Грота" фильмын карарга тәкъдим ителде.
-
Олимпиада көндәлеге 14.12.2018

Бүген татар теле фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабы гимназия укучылары өчен югары уңышлар китерде. Исламова Рузалия (5 класс), Гәрәева Рәмилә (6 класс), Усманова Адилә (8 класс), Фәрдиева Алисә (9 класс), Исаева Эльза (10 класс), Исламова Алия (11 класс) – абсолют җиңүчеләр; Мингазова Нурзиля, Шәемова Гөлъяр (5 класс), Вәлиева Мәдинә, Зарипова Алинә, Усманова Алинә, Гарифуллина Руфина (6 класс), Юнысова Рания (7 класс), Вәлиева Нәфисә, Мансурова Зилия (8 класс), Гарипова Сөмбел, Сәләхова Ләйсән, Вәлиева Диана (9 класс), Сафиуллина Алия (10 класс), Әгъләмова Алинә (11 класс) – призерлар исемлеген тулыландырдылар (барлыгы – 20 урын!). Укучыларны һәм остазлары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызын, Шәрипова Чулпан Рәмзил кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Әфәрин!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 13.12.2018

Әлеге халык мәкале бервакытта да актуальлеген югалтмый. Шуны истә тотып, гимназия һәм ата-аналар белән эшчәнлекне җанландыру максатыннан, бүген кич әтиләр арасында волейбол ярышы оештырылды. Әтиләрнең ике командасы һәм укучылардан торган бер команда бик тә матур уен күрсәттеләр, башка укучылар исә җанатарлар ролендә уенчыларны дәртләндереп тордылар. Уен җиңүчеләрне котлау һәм ашханәдә чәй табыны белән тәмамланды. Әти-әниләрне алдагы бәйрәм чараларына да көтеп калабыз.















