Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Милләтебез эшлеклеләре белән очрашулар
Опубликовано: 11.09.2019
Гимназиядә милләтебезнең үсешенә өлеш кертүче, актив тормыш позициясенә ия булган яшьләр, фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар башланып китте. 11 сентябрьдә укучылар каллиграф, Истанбулда Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгатьләр университеты студенты Айзат Минһаҗев белән очрашты.
Айзат - төрки-татар сәнгате белән кызыксынучы студент кына түгел. Үзенә 19 яшь кенә булса да, аның күпсанлы иҗади проектлары һәм казанышлары бар. 2016 һәм 2017 елда аның гарәп каллиграфиясен кулланып эшләнгән арт-объектлары Актанышның яр буенда һәм үзәк паркында урнаштырылды. Чыгышында Айзат сәнгать белән ничек шөгыльләнә башлаганын, укытучылары һәм илһамчылары, иҗатына һәм тормышына карата максатлары хакында сөйләде. Гимназистларның сорауларына җавап биреп, каллиграфия сәнгатенең бизнес белән бәйләнешен искәртте, шулай ук дизайн белән шөгыльләнүче сеңлесе Алия Минһаҗева турында да сөйләде һәм балачак хатирәләре белән уртаклашты.
К списку новостей