Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 121 воспитанник |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Кыш бабай бездә кунакта/Дедушка Мороз у нас в гостях 26.12.2019

Икенче кечкенәләр төркеме балалары Кыш бабайны ныклы әзерлек белән каршы алдылар. Ата-аналар көче белән төркем бүлмәсе Яңа ел бизәкләре , тәрәзәләр кисмә рәсемнәр белән бизәлде. Бүлмәбез сихри дөньяга әверелде. Балалар да бәйрәмгә тырышып “Бияләй” әкиятен әзерләделәр, матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.
Бәйрәм көне дә сиздерми килеп җитте. Балалар түгәрәктә чыршыны, Кыш бабайны мактап матур җырлар җырладылар.Кыш бабай белән кызыклы уеннарны бик теләп уйнадылар. Кыш бабабыз да җор телле булып чыкты. Балаларны дәртләндереп биетте, үзенең матур теләкләрен җиткерде.Әти-әниләр, балалар да бәйрәмннән күтәренке кәеф белән таралышты.
Балаларда исә Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдырылды, әкият аша җәнлекләргә карата кайгыртучан хисләр тәрбияләнелде.
-
Нәни шахматчыбызның чираттагы җиңүе/Очередная победа нашей юной шахматистки 24.12.2019

2010нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар төркемендә ачык шахмат беренчелеге буенча Зәй районында ярышлар булып узды. Безнең бакчабызның "шахмат остасы" 7 яшьлек Румия Тимур кызы Имамова уңышлы чыгыш ясап, зона ярышларында 4 урын алды. Әйтергә кирәк, Румиянең көндәшләре барысы да мәктәп укучылары иде.Һәм андый төркемдә Румиянең бу беренче генә чыгыш ясавы түгел.
-
“ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘБЕЗ”/ИЗУЧАЕМ АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК 20.12.2019

1
Балаларның инглиз телен үзләштерүдә уңышларын күрсәтү максатыннан районыбызда «Говорим и поем по-английский» бәйгесе булып узды. 20 нче декабрь көнне безнең бакчабыз нәниләре: Нәбиева Жасмин “Вокал-соло”, Шайхразиева Сөмбел “Шигырь”, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Вокаль ансамбль” номинацияләрендә катнашып инглиз телендә үзләренең белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балаларны бәйгегә әзерләүче инглиз теле укытучысы Гөлнара Ингел кызы, музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызына һәм бакчабыз нәниләренә алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә/театрализованная деятельность в ДОУ 20.12.2019

"Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларны сихри дөньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аның хәтере үсә. Рольне уйный - уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, рус телен истә калдыру җиңеләя. Театрда балалар бик теләп катнашалар. Дөрес, кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел.Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар”балага киләчәктә зур ярдәм итергә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйм", - дип фикер йөртә зурлар төркеме тәрбиячесе Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы. Алда әйткәннәрне искә алып, режимның төрле вакытында театр эшчәнлеген киң кулланып, укыту-тәрбия эшен алып бара педагог.
-
“ЧИТ ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ - БҮГЕНГЕ ЗАМАН ТАЛӘБЕ” 19.12.2019

Бала татар теле белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга, үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Безнең балалар бакчасында да әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә җөмлә төзеп, сорауларга җавап бирә ала. 18 нче деабрь көнне Минзәлә шәһәрендә булып узган “English Art Festival” республикакүләм конкурс-фестивалендә безнең бакчабыздан: мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхразиева Сөмбел “Декламация поэтического произведения” номинациясендә уңышлы чыгыш ясаса, зурлар төркеменнән Нәбиева Жасмин “Исполнение вокального произведения” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Кечкенә җиңүчеләребезгә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз һәм кайнар котлыйбыз.
Балалар бакчасында бирелгән инглиз теле нигезләре киләчәктә балаларга инглиз телен өйрәнергә, балаларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә ярдәм итәр, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
Кыш Бабайны көтәбез/В ожидании чуда 18.12.2019
Эй, чыршыкай, эй чыршыкайБигрәк матур булдын син. -
Ясле төркеме сулышы/Новости ясельной группы 13.12.2019

Ясле төркеменә йөрүче Билалов Рамазаннын әтисе Руслан Рушатович балаларны сөендерде. Бизиборд балаларның логик фикерләуләрен, кул - бармак мускулатураларын үстерү , сенсор тәрбия бирү максатыннан бизиборд ясап балаларны сөендерде.
Балаларның күңелен күрүче, балаларның бакчадагы тормышының һәр мизгелен файдалы үтсен дип тырышучы Билаловлар гаиләсенә тәрбиячеләр , бакча коллективы рәхмәт белдерә.
-
2 день муниципального этапа конкурса "Воспитатель года -2020"
12.12.2019
Сегодня на базе МБДОУ "Тылсым" состоялся второй отборочный день муниципального этапа республиканского конкурса "Воспитатель года -2020". Наш детский сад на данном мероприятии предствляла воспитатель Насыйрова Гузелия Рамисовна. Показанное открытое мероприятие и самопрезентация педагога, были высоко оценены компетентным жюри конкурса.
По итогам конурса Гузалия Рамисовна заняла почетное III место. Поздравляем с Победой и желаем дальнейших успехов в области воспитания и обучения детей дошкольного возраста
-
Первый день муниципального этапа республиканского конкурса среди воспитателей ДОУ "Воспитатель года - 2020"
11.12.2019
Сегодня в нашем ДОУ состоялось открытие муниципального этапа республиканского конкурса среди педагогов ДОУ "Воспитатель года -2020".Открыл торжественное мероприятие и.о.Начальника МКУ "Управление образования" Гимадиев А.Р, он поздравил конкурсантов с победой в отборочных этапах и пожелал им больших успехов в муниципальном этапе. Педагоги Сафаровского, Кировского, Новоалимовского ДОУ, МБОУ "Актанышская начальная школа -детский сад", МБДОУ "Детский сад № 5 с.Актаныш", МБДОУ "Детский сад № 6 с.Актаныш", МБДОО "Детский сад № 1 с.Актаныш"представили на суд жюри, состоящего из специалистов МКУ "Управление образования" и старших воспитателей ДОУ, отрывок из ООД и самопрезентацию своего передового педагогического опыта.
-
"Лачын" чангы базасында/На лыжной базе "Лачын" 09.12.2019

Кыш үзенен табигый матурлыгы белән генә түгел, тәннәргә сихәт, күңелләргә дәрт биреп чаңгы, чанада шуу белән дә истә кала. 6 декабрь көнне зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр Асылова Д.М., Файзиева Л.Р. җитәкчелегендә «Лачын» чаңгы базасында булдылар. Балаларны чаңгы ярышлары буенча тренер Галимҗан абый бик җылы каршы алды. Ул аларга чаңгы һәм чаңгы ярышлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Экскурсиядән соң күп кенә балалар чаңгы ярышлары белән шөгыльләнергә теләк белдерделәр, чөнки чаңгыда шуу , йөрү –балалар һәм өлкәннәр өчен тормышта кирәк булган зур байлык сәламәтлекне ныгыту чарасы булып тора





