Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 130 воспитанник |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Юл кагыйдәләрен өйрәнәбез/Изучаем правила дорожного движения 03.03.2020
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары районыбыз юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ярдәме белән күрсәтелгән театр карап кайттылар. Яр Чаллыдан килгән театр артистлары балаларга кабаттан җәяүлеләр өчен булган юл кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шунысы куанычлы, әлеге театраль тамашада балалар сәхнәгә чакырылып, кагыйдәләрне практик яктан үтәп күрсәтте.
Воспитанники подготовительной к школе группы просмотрели спектакль по правилам дорожного движения, показанный при содействии сотрудников отдела профилактики государственной инспекции безопасности дорожного движения Актанышского района. Артисты Набережночелнинского театра напомнили детям правила безопасного поведения на дорогах, практически закрепили имеющиеся знания детей.
-
Важная информация/Мөһим мәгълумат
02.03.2020
-
"Созвездие-Йолдызлык-2020" 02.03.2020
28 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Йолдызлык-2020" бәйгесенең Гала концерты узды. Безнең балалар бакчасы балалары да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр: җырда да, биюдә дә, нәфис сүздә дә сынатмадылар һәм алар бакчалары арасында 3 нче урынны яулады. Конкурс балаларда сәнгатькә мәхәббәт хисе уята, киләчәктә районыбыз данын якларга яңа буын үстерә. Афәрин балалар!
28 февраля в районном Доме культуры прошел финальный концерт конкурса "Созвездие-2020", посвященный 75-летию Великой Победы, 100-летию ТАССР. Юные таланты нашего детского сада достойно представили наш ДОУ в данном мероприятии. По итогам выступлений коллектив нашего ДОУ занял почетное 3-е место среди детских садов райцентра. Подобные конкурсы прививают детям чувство любви к искусству, развивают навыки сценического искусства. Поздравляем!
-
Җырларымда - еллар шавы/Наши песни-отголосок прожитых лет 25.02.2020
21 февраль көнне ТАССР төзелүгә -100, Бөек Җиңүгә -75, Актанышка-310, район төзелүгә - 90 ел тулуга багышланган район үзәге оешмаларының "Иҗат фестивальләре" кысаларында "Җырларымда - еллар шавы" бәйгесенең беренче этабы узды. Бакчабыз коллективы дүрт җыр әзерләп мәртәбәле жюрига тәкъдим итте. Жюри чыгышларны бик җылы кабул итте, үзенең тәкъдимнәрен, киңәшләрен башкаручыларга җиткерде.
21 февраля состоялся отборочный этап районного конкурса "Наши песни-отголосок прожитых лет". Коллектив детского сада представил на суд жюри четыре песни: две песни на военную тематику и две - о родном крае. Члены жюри, просмотрев конкурсные номера, выразили благодарность за хорошую подготовку к конкурсу, дали свои советы и рекомендации
-
Зур җиңү/Большая победа 21.02.2020
9 кә яшькә кадәр кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән ярышта безнең бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Имамова Румиябыз беренчелекне алып кайтты.
Румиябезне зур җиңүе белән котлыйбыз. Тагын да зурдан-зур җиңүләргә ирешүләрен теләп алабыз.
Воспитанница подготовительной к школе группы нашего ДОУ Имамова Румия заняла почетное первое место среди сельских шахматисток в первенстве Республики Татарстан по шахматам среди девочек до 9 лет.
Поздравляем Румию с победой. Желаем дальнейших побед!
-
Мөнәҗәтләр һәм бишек җырлары/Колыбельные песни 20.02.2020
17 нче февраль көнне Актанышбыз мөслимәләре катнашында мөнәҗәтләр һәм бишек җырлары башкаручылары арасында бәйге булып узды. Мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Аделина Айнур кызы Галимова һәм музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы Басыйрова әлеге бәйгедә катнашып, милли бишек җырларыбызны үтә дә моңлы, зәвыкълы итеп башкардылар. Аделина Айнур кызы Галимова, Чулпан Инсаф кызы Басыйрова 1 урынны яулап, истәлекле буләкләргә ия булдылар.
Музыкальный руководитель ДОУ Басыйрова Чулпан Инсафовна и воспитанница подготовительной к школе группы Галимова Аделина приняли участие в заключительном этапе районного конкурса "Песнопение и колыбельные песни". Конкурс был организован исполнительным комитетом и союзом мусульманок Актанышского муниципального района. Успешно выступив, наши конкурсантки завоевали почетные первые места. Поздравляем с победой и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Төбәкара фәнни-гамәли киңәшмә/Межрегиональный семинар 18.02.2020
Буген Актанышның беренче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә Туган көн көненә багышланган төбәкара фәнни-гамәли киңәшмә узды. Киңәшмәдә балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлыкны булдыру максатыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме һәм 3 "а" сыйныф балалары тәрбиячебез Насыйрова Гүзәлия Рәмис кызы җитәкчелегендә "Экологик сукмак буйлап" темасындагы мастер-класс күрсәттеләр.
Сегодня на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» прошла меңрегиональная научно-практическая конференция. В рамках конференции воспитанники подготовительной к школе группы и ученики 3 "а" класса под руководством воспитателя нашего ДОУ Насыйровой Г.Р. показали мастер-класс на теме "По экологической тропинке"
-
"Бишек җырлары - халкым рухы"/"Колыбельные песни-душа моего народа" 17.02.2020
Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган. Яңа тормыштан матур аһәңнәр алып ул чишмә бүген дә чылтырап ага. Баланы бишектән үк җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Шүңа күрә кечкенәдән күңелләренә сеңеп калган җырларны балалар яратып, теләп җырлыйлар.
Балалар кече яшьтән үк әниләреннән, әбиләреннән, апаларыннан ишетеп җырлар өйрәнәләр, аларны җырлыйлар. Ул җырлар балалар күңелендә озак саклана.
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный. Шушы максаттан чыгып 14 февраль көнне районыбызда “Хатын-кызның күркәм сыйфатлары” исемле мөнәҗәт һәм бишек җырлары бәйгесе булып узды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Зәлия Хәбибуллина, Аделина Галимова һәм музыка җимитәкчесе Чулпан Басыйрова уңышлы чыгыш ясап 2 нче турга үттеләр. Бу күркәм кичә балаларның күңелендә уңай һәм якты хәтирәләр калдырды
14 февраля на базе кинотеатра "Яшьлек" состоялся творческий конкурс "Хатын кызның күркәм сыйфатлары", участники и гости которого окунулись в свои самые теплые детские воспоминания. На празднике отдельные вокалисты исполнили колыбельные песни. От коллектива нашего ДОУ выступили музыкальный руководитель Басыйрова Чулпан Инсафовна, воспитанницы подготовительной к школе группы Галимова Аделина и Хабибуллина Залия, которые прошли во второй тур районного конкурса. Поздравляем наших участниц и желаем успехов на следующих этапах конкурса!
-
«01», «02», «03»- һәрвакыт сакта» /«01», «02», «03» - всегда на посту» 10.02.2020
«01», «02», «03» һәрвакыт сакта» «Бала һәм куркынычсызлык» тормыш куркынычсызлыгы нигезләре программасы зурлар төркемендә һәрдаим алып барыла. Кызыклы биремнәрне үтәп, балалар уен ситуацияләре, нинди телефон номерлары буенча коткару хезмәтен чакыртырга мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр. Тәрбияче балаларның коткару хезмәтләре, махсус хезмәтләр транспорты турында күзаллаулар күнекмәсен һәм сәламәт сагаю, уяулык турындагы белемнәрен ныгытты. Балаларга махсус техника һәм коткару хезмәтләренең телефон номерлары төшерелгән карточкалар таратылды.
«01», «02», «03»-всегда на страже.В старшей группе систематически ведется работа с детьми по основам безопасной жизнедеятельности.Вот и сегодня дети закрепили знания о номерах телефонов служб спасения.
-
Сихри кышкы урманда/В сказочном лесу 06.02.2020
Без зурлар төркеме балалары белән “Бүләк” сихри кышкы урманына "сәяхәт кылдык". Бүген көн искиткеч матур иде. Агачларны ап - ак бәс сарган, җил дә бик әкрен генә исә, күк йөзе болытлы булса да, кышкы аклык бөтен җирне дә яктырта. Карның аклыгыннан хәтта күзләр камаша. Төрле агачлар үсеп утырган урманда әкияти матурлык хөкем сөрә. Менә - менә агачлар арасыннан ниндидер бер әкият герое килеп чыгар да, безне тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китәр сыман тоела. Шулай да, бик матур һәм серле ул кышкы урман! Табигатьнең гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк. Балалар кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле җәнлек эзләрен күзәттеләр. Экскурсия тау шуу белән дәвам итте.Менә шундый уңай эмоцияләргә бай булды безнең бүгенге экскурсиябез.
С воспитанниками старшей группы была организована экскурсия в зимний лес. В ходе экскурсии дети полюбовались красотой родной природы, рассмотрели следы различных животных, покатались на горке . Набрав положительных эмоций и впечатлений, вернулись в ДОУ