Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 120 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Әнкәй җирдә иң зур кеше/ Самый дорогой человек-МАМА! 21.11.2019
Бүген бакчабызда Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Тәрбиячеләр Вазиева Хәния Минҗан кызы, Шайхулова Әминә Галимардан кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы җитәкчелегендә әзерләнгән бәйрәмдә һәр төркем балалары әниләргә җырлар, биюләр аша җылы теләкләрен җиткерделәр. Әниләр дә бәйрәмдә актив катнашучы булып, музыка җитәкчебез Басыйрова Ч.И башкаруындагы бишек җырына кушылып, бәбиләрен йоклаттылар, хатын-кыз, әни белән бәйле бәйрәмнәрне, мәкальләрне искә төшереп үттеләр. Бакчабызның әтиләре тарафыннан әйтелгән җылы теләкләкләр, җырлар тупланган видеоязма карау һәм бәйрәмгә кунак булып килгән әби белән бабайның чыгышы әниләрнең кәефен тагын күтәреп җибәрде.
-
Җәяүлеләр алифбасы/Азбука пешехода 20.11.2019
Бакчабызда буген зурлар төркеме балалары юлда үз-үзләрен хәвефсез тоту күнекмәлерен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен белүләрен бакчадагы иптәшләренә, әти-әниләренә, килгән кунакларга җиткерделәр. Балалар үзләре белән, шәһәргә кунакка килгән Куян кызы белән Куян малаен җәяүлеләр мәктәбенә алып барып,юл йорү кагыйдәләрен өйрәтеп, яңадан полиция хезмәткәре белән бергә, урманга өйләренә озаты куйдылар. Шулай ук, юлдагы юл билгеләрен җыеп чыккан Убырлыга кисәтү ясап,аларны дорес итеп урнаштырырга ярдәм иттеләр.
Бакчабызга кунак булып килгән "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесынын Актаныш районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Фазлиева Лена Музаятовна балаларга, ата-аналарга үзенен теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде,"Шкатулка знаний безопасности" республика бәйгесенен район этабында катнашкан тәрбиячеләргә дипломнар тапшырды, балаларга алган белемнәрен ныгыту максатыннан, китапчыклар таратытты
-
Кыш Бабайның туган көне/День рождения Деда Мороза 18.11.2019
18 ноябрь Кыш бабайнын туган көне дип билгеләп үтелә. Бу көннән башлап балалар Кыш бабайга хатлар һәм Кыш бабайга котлаулар җибәрәләр. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары беләнн Кыш бабабызга хат язып салдык.
-
Туган көн-күнелле бәйрәм/День рождения-веселый праздник 15.11.2019
Туган көн – күңелле бәйрәм. Ул елга бер генә килә. Уртанчылар төркемендә туган көннәрне һәрвакыт билгеләп үтәләр. Әлбәттә, туган көннәр котлауларсыз булмый: “Ак калач” уены, җырлар, шигырьләр, биюләр белән бергә үрелеп бара. Шушы көннәрдә М. Гүзәлнең туган көне булды. Дусларын, группадашларын сөендереп, әти-әниләре “Ял итү зонасы” ясап алып килделәр. Балаларыбыз шундый шатландылар. Гүзәлгә дә үзләренең матур теләкләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
-
Балалар китапханәсендә/ В детской библиотеке 13.11.2019
Бүген "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары районның балалар китапханәсендә булып, китап, китапханә турында булган белемнәрен тагын да арттырып кайттылар. Язучыларыбыз М.Җәлил, Г. Тукай, Ә.Бикчәнтәева, Р.Миңнуллин шигырьләрен сөйләп, фикер алыштылар. Китапханәче Эльвира, Тәэминә, Резедә апалары биргән сорауларга бергәләп җавап таптылар. Алай гынамы соң: әле үзләрен корреспондент, фотограф ролендә сынап карап, китапхәнәче хезмәте турында бик кызыклы сораулар биреп, китапханәче апаларын шаккаттырдылар."Мондый балалар күргән юк иде әле"-дип сөенә-сөенә бу һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде китапхәнәче апалары.
-
Кечкенә финансистлар/Маленькие финансисты 07.11.2019
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә балаларны финанс грамоталыгына өйрәтү буенча эш гөрли. Балалар "Акча үзе килми,аны эшләп табарга кирәк!" шигаре астында узган әңгәмәдә актив катнаштылар. Шулай ук "кәгазь акча" "валюта" "зарплата" төшенчәләрен ныгыту максатыннан өстәл уеннарын теләп уйнадылар
-
Без тәҗрибәләр яратабыз/Любим экспериментировать 05.11.2019
Тормыш могҗизаларга бай. Кеше туу белән шул могҗизаларны күзәтеп, кызыксынып яши. Сабый балаларда исә беләсе килү теләге аеруча көчле. Алар табигатьтәге һәр үзгәрешне, һәр билгене, предметларның төрле халәтләрен бик җентекләп тикшерәләр һәм үзләренчә нәтиҗә дә чыгарып куялар. 1 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Рима Николай кызы белән "Сөйләм үстерү" белем эшчәнлегендә Ә.Бикчәнтәеваның "Туп" шигырен тыңлаганнан соң, тупның чыннан да суда батмавын тикшереп карарга булдылар. Нәниләр, Әминә курчак алып килгән тупны суга салып, үзләре өчен зур ачыш ясадылар: туп суда батмый икән ләбаса! Тәрбияче апалары нәниләренең кызыксынуын канәгатьләндереп, эшчәнлекләргә тикшеренү-эксперимент алымнары кертә. Әлеге алымнар балаларга эшчәнлектә катнашырга уңай тәэсир итә
-
Зурлар төркеме яңалыклары/Новости старшей группы 01.11.2019
Иман нуры алырсың...
Мәчет манарасы балкый
Әллә кайдан ерактан.
Авылыма ямь бирә ул
Гел чакыра шул якка.
Кил яшь дустым, кыенсынма
Иман нуры алырсың.
Аллаһ кушкан тугры юлдан
Һич тайпылмый барырсың.
-
Кошларны озатабыз/Провожаем птиц 30.10.2019
Буген бакчабызда кошларны озату бәйрәме узды. Уртанчылар төркеме балалары , тәрбиячеләре Халимова Рузалия Рифкат кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы җитәкчелегендә кошлар турында шигырьләр, җырлар башкардылар, мәкальләр әйттеләр, изге теләкләрен теләп, кошларны язга тикле җылы якларга озаттылар
-
Көз бәйрәме/Праздник золотой осени 23.10.2019
Бүген балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Балалар биеп - җырлар рәхәтләнеп күңел ачты. Шунда ук әти - әниләрнең балалары белән берлектә табигый материаллардан эшләнгән кул эшләнмәләре дә куелды. Тәрбияче Насыйрова Гүзәлия Рәмис , музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан әзерләнгән бәйрәмне башка төркем балалары бик җылы кабул итте