Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган көн-күнелле бәйрәм/День рождения-веселый праздник 15.11.2019

Туган көн – күңелле бәйрәм. Ул елга бер генә килә. Уртанчылар төркемендә туган көннәрне һәрвакыт билгеләп үтәләр. Әлбәттә, туган көннәр котлауларсыз булмый: “Ак калач” уены, җырлар, шигырьләр, биюләр белән бергә үрелеп бара. Шушы көннәрдә М. Гүзәлнең туган көне булды. Дусларын, группадашларын сөендереп, әти-әниләре “Ял итү зонасы” ясап алып килделәр. Балаларыбыз шундый шатландылар. Гүзәлгә дә үзләренең матур теләкләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
-
Балалар китапханәсендә/ В детской библиотеке 13.11.2019

Бүген "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары районның балалар китапханәсендә булып, китап, китапханә турында булган белемнәрен тагын да арттырып кайттылар. Язучыларыбыз М.Җәлил, Г. Тукай, Ә.Бикчәнтәева, Р.Миңнуллин шигырьләрен сөйләп, фикер алыштылар. Китапханәче Эльвира, Тәэминә, Резедә апалары биргән сорауларга бергәләп җавап таптылар. Алай гынамы соң: әле үзләрен корреспондент, фотограф ролендә сынап карап, китапхәнәче хезмәте турында бик кызыклы сораулар биреп, китапханәче апаларын шаккаттырдылар."Мондый балалар күргән юк иде әле"-дип сөенә-сөенә бу һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде китапхәнәче апалары.
-
Кечкенә финансистлар/Маленькие финансисты 07.11.2019

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә балаларны финанс грамоталыгына өйрәтү буенча эш гөрли. Балалар "Акча үзе килми,аны эшләп табарга кирәк!" шигаре астында узган әңгәмәдә актив катнаштылар. Шулай ук "кәгазь акча" "валюта" "зарплата" төшенчәләрен ныгыту максатыннан өстәл уеннарын теләп уйнадылар
-
Без тәҗрибәләр яратабыз/Любим экспериментировать 05.11.2019

Тормыш могҗизаларга бай. Кеше туу белән шул могҗизаларны күзәтеп, кызыксынып яши. Сабый балаларда исә беләсе килү теләге аеруча көчле. Алар табигатьтәге һәр үзгәрешне, һәр билгене, предметларның төрле халәтләрен бик җентекләп тикшерәләр һәм үзләренчә нәтиҗә дә чыгарып куялар. 1 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Рима Николай кызы белән "Сөйләм үстерү" белем эшчәнлегендә Ә.Бикчәнтәеваның "Туп" шигырен тыңлаганнан соң, тупның чыннан да суда батмавын тикшереп карарга булдылар. Нәниләр, Әминә курчак алып килгән тупны суга салып, үзләре өчен зур ачыш ясадылар: туп суда батмый икән ләбаса! Тәрбияче апалары нәниләренең кызыксынуын канәгатьләндереп, эшчәнлекләргә тикшеренү-эксперимент алымнары кертә. Әлеге алымнар балаларга эшчәнлектә катнашырга уңай тәэсир итә
-
Зурлар төркеме яңалыклары/Новости старшей группы 01.11.2019

Иман нуры алырсың...
Мәчет манарасы балкый
Әллә кайдан ерактан.
Авылыма ямь бирә ул
Гел чакыра шул якка.
Кил яшь дустым, кыенсынма
Иман нуры алырсың.
Аллаһ кушкан тугры юлдан
Һич тайпылмый барырсың.
-
Кошларны озатабыз/Провожаем птиц 30.10.2019

Буген бакчабызда кошларны озату бәйрәме узды. Уртанчылар төркеме балалары , тәрбиячеләре Халимова Рузалия Рифкат кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы җитәкчелегендә кошлар турында шигырьләр, җырлар башкардылар, мәкальләр әйттеләр, изге теләкләрен теләп, кошларны язга тикле җылы якларга озаттылар
-
Көз бәйрәме/Праздник золотой осени 23.10.2019

Бүген балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Балалар биеп - җырлар рәхәтләнеп күңел ачты. Шунда ук әти - әниләрнең балалары белән берлектә табигый материаллардан эшләнгән кул эшләнмәләре дә куелды. Тәрбияче Насыйрова Гүзәлия Рәмис , музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан әзерләнгән бәйрәмне башка төркем балалары бик җылы кабул итте
-
О проведении литературного конкурса чтецов "Джалиловские чтения"/"Җәлил укулары"бәйгесен үткәрү турында
22.10.2019
Приказ о проведении литературного конкурса чтецов"Джалиловские чтения"
-
Агач килеп чыкты.../Вот и получилось дерево... 22.10.2019

Яфракны пумала белән буядык һәм кәгазъгә күчердек(зурлар төркеме).
Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып җибәрү өчен ут та» – дигән. Һәм баланың күпмедер пычрануы куркыныч түгел, аның үзенең эшеннән канәгать калуы мөһим. "Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала"-дип саный тәрбияче Асылова Д.М.. Рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген, игътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра, балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркеме яңалыклары/Из жизни подготовительной к школе группы 21.10.2019

Балаларга һөнәри күнекмәләр бирү, аларны һөнәр ияләре белән якыннан таныштыру максатыннан, төркемебездә эшчәнлек җәелдерелде. Бакчабыздагы һөнәр ияләре белән очрашулар уздырып, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Һәр һөнәр иясенең дә хезмәтләре хөрмәткә лаек, дигән нәтиҗәгә килеп, һөнәри күнекмәләр алдылар.





