Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Төбәкара фәнни-гамәли киңәшмә/Межрегиональный семинар 18.02.2020

Буген Актанышның беренче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә Туган көн көненә багышланган төбәкара фәнни-гамәли киңәшмә узды. Киңәшмәдә балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлыкны булдыру максатыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме һәм 3 "а" сыйныф балалары тәрбиячебез Насыйрова Гүзәлия Рәмис кызы җитәкчелегендә "Экологик сукмак буйлап" темасындагы мастер-класс күрсәттеләр.
Сегодня на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» прошла меңрегиональная научно-практическая конференция. В рамках конференции воспитанники подготовительной к школе группы и ученики 3 "а" класса под руководством воспитателя нашего ДОУ Насыйровой Г.Р. показали мастер-класс на теме "По экологической тропинке"
-
"Бишек җырлары - халкым рухы"/"Колыбельные песни-душа моего народа" 17.02.2020

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган. Яңа тормыштан матур аһәңнәр алып ул чишмә бүген дә чылтырап ага. Баланы бишектән үк җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Шүңа күрә кечкенәдән күңелләренә сеңеп калган җырларны балалар яратып, теләп җырлыйлар.
Балалар кече яшьтән үк әниләреннән, әбиләреннән, апаларыннан ишетеп җырлар өйрәнәләр, аларны җырлыйлар. Ул җырлар балалар күңелендә озак саклана.
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный. Шушы максаттан чыгып 14 февраль көнне районыбызда “Хатын-кызның күркәм сыйфатлары” исемле мөнәҗәт һәм бишек җырлары бәйгесе булып узды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Зәлия Хәбибуллина, Аделина Галимова һәм музыка җимитәкчесе Чулпан Басыйрова уңышлы чыгыш ясап 2 нче турга үттеләр. Бу күркәм кичә балаларның күңелендә уңай һәм якты хәтирәләр калдырды
14 февраля на базе кинотеатра "Яшьлек" состоялся творческий конкурс "Хатын кызның күркәм сыйфатлары", участники и гости которого окунулись в свои самые теплые детские воспоминания. На празднике отдельные вокалисты исполнили колыбельные песни. От коллектива нашего ДОУ выступили музыкальный руководитель Басыйрова Чулпан Инсафовна, воспитанницы подготовительной к школе группы Галимова Аделина и Хабибуллина Залия, которые прошли во второй тур районного конкурса. Поздравляем наших участниц и желаем успехов на следующих этапах конкурса!
-
«01», «02», «03»- һәрвакыт сакта» /«01», «02», «03» - всегда на посту» 10.02.2020

«01», «02», «03» һәрвакыт сакта» «Бала һәм куркынычсызлык» тормыш куркынычсызлыгы нигезләре программасы зурлар төркемендә һәрдаим алып барыла. Кызыклы биремнәрне үтәп, балалар уен ситуацияләре, нинди телефон номерлары буенча коткару хезмәтен чакыртырга мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр. Тәрбияче балаларның коткару хезмәтләре, махсус хезмәтләр транспорты турында күзаллаулар күнекмәсен һәм сәламәт сагаю, уяулык турындагы белемнәрен ныгытты. Балаларга махсус техника һәм коткару хезмәтләренең телефон номерлары төшерелгән карточкалар таратылды.
«01», «02», «03»-всегда на страже.В старшей группе систематически ведется работа с детьми по основам безопасной жизнедеятельности.Вот и сегодня дети закрепили знания о номерах телефонов служб спасения.
-
Сихри кышкы урманда/В сказочном лесу 06.02.2020

Без зурлар төркеме балалары белән “Бүләк” сихри кышкы урманына "сәяхәт кылдык". Бүген көн искиткеч матур иде. Агачларны ап - ак бәс сарган, җил дә бик әкрен генә исә, күк йөзе болытлы булса да, кышкы аклык бөтен җирне дә яктырта. Карның аклыгыннан хәтта күзләр камаша. Төрле агачлар үсеп утырган урманда әкияти матурлык хөкем сөрә. Менә - менә агачлар арасыннан ниндидер бер әкият герое килеп чыгар да, безне тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китәр сыман тоела. Шулай да, бик матур һәм серле ул кышкы урман! Табигатьнең гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк. Балалар кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле җәнлек эзләрен күзәттеләр. Экскурсия тау шуу белән дәвам итте.Менә шундый уңай эмоцияләргә бай булды безнең бүгенге экскурсиябез.
С воспитанниками старшей группы была организована экскурсия в зимний лес. В ходе экскурсии дети полюбовались красотой родной природы, рассмотрели следы различных животных, покатались на горке . Набрав положительных эмоций и впечатлений, вернулись в ДОУ
-
Бала тормышында уен эшчәнлеге/Роль игры в жизни ребенка 29.01.2020

Безнең төп бурычыбыз – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Уеннар баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли.Шул максаттан чыгып, без уртанчылар төркеме балалары белән, берничә уенны берләштереп, “Минзәлә шәһәренә сәяхәт” рольле-сюжетлы уенын үткәрдек. Балалар кибеттә сатучы, автобус йөртүче, театр артисты булып уйнадылар. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур итеп сөйләшергә өйрәнә,үзен шулай зурлар тормышына әзерли.
Наша основная цель - физически здоровый и высоко нравственный ребенок.Этого мы добиваемся разнообразными путями, а самым эффективным методом воспитания является игра.Игра имеет огромное значение в развитии личности дошкольника.Игры способствуют сплочению детского коллектива, в совместной игре развивавются такие качества ребенка как дружелюбие, взаимовыручка... Так в средней группе была организована сюжетно-ролевая игра "Путешествие в Мензелинск", включающая в себя несколько с\р игр. Дети побывали и в роли водителя, и продавца, и артиста театра. Таким образом, играя в сюжетно-ролевые игры дети познают мир, у них развивается речь, готовятся к "вхождению во взрослую жизнь"
-
Театр "Жемчужина" у нас в гостях/"Жечужина"курчак театры бездә кунакта 28.01.2020

Бүген бакчабызда кунакта Яр Чаллы шәһәренең "Жечужина" курчак театры булды.Театр коллективы балаларга "Барбоскины" исемле тамаша күрсәтте. Сәхнә бизәлеше, матур курчаклар,музыкаль бизәлеш, кызыклы сюжет-балалар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.
Сегодня в гостях у нас побывал Набережночелнинский театр "Жемчужина".Дети с удовольствием посмотрели представление под названием "Барбоскины"
-
Туган көн/День рождения 24.01.2020

Нәрсә соң ул туган көн?
Бәйрәм итә торган көн!
Уенчыклар, күчтәнәчләр
Бүләк итә торган көн!
Бәйрәмнәр бик күп алар.
Туган көн ул бер генә.
Уйнап үскән дусларыңның
Тик кадерен бел генә.
Бүген бит бик матур көн
Бездә шатлык булган көн.
Уйнап- көлеп, җырлап –биеп
Гөрләп үтсен туган көн!
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз.
Туган көннәр гөрләп үтсен
Биибез дә җырлыйбыз.
День рождения-незабываемый праздник. Так приятно получать в этот день поздравления и пожелания от друзей и близких
-
Зур бүләк/Дорогой подарок 20.01.2020

Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче Нуриев Зиннурның бабасы балаларны куандырып җимлек ясап алып килгән. Балалар бик теләп җимлекне күзәттеләр,кышлаучы кошларның исемнәрен ныгыттылар. Күзәтүнең максаты: кышлаучы кошларга карата сак караш тәрбияләү, алар белән кызыксыну, тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү иде. Күзәтү кышлаучы кошларның җимлектә ашауларын чагылдырган рәсемне, кисточканың очы белән ярма бөртекләре ясау белән дәвам ителде, ә яңадан балалар “Без – кошлар” уенын уйнадылар .
Дедушка воспитанника второй младшей группы Нуриева Зиннура преподнес детям незабываемый подарок. Теперь дети каждый день могут наблюдать за жизнью птиц, прилетающих на кормушку, сделанную руками нашего замечательного дедушки. Наблюдая за птицами, дети узнают особенности их внешнего вида, их повадки, любимый корм, а полученные знания закрепляют через подвижные игры и продуктивные вида деятельности
-
"Теплые ножки" акция кысаларында/В рамках акции "Теплые ножки" 17.01.2020

"Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә" дигән мәкальне ишеткәнебез бар. Әлбәттә, күбебез моның белән килешә.Ләкин арабызда үз башларына төшмичә дә кеше хәленә керә белүчеләр байтак. Мәсәлән, безнең 1 нче кечкенәләр төркеме әти-әниләре шундыйлардан. Алар ятимнәрне аз булса да сөендерү, күңелләренә наз, тәннәренә җылы бирү теләге белән "Теплые ножки" акциясендә актив катнаштылар. Төрле яшьтәге балалар өчен җибәрелгән киемнәр әти-әниләрне алмаштырмаса да, алар турында онытмаучы өлкәннәр барлыкны исләренә төшереп торыр дип өметләник.
Родители воспитанников первой младшей группы приняли самое активное участие в республиканской акции "Теплые ножки". Надеясь, что тепло сердец небезразличных взрослых передасться детям, воспитывающимся в детских домах и Домах Малютки, родители принесли в дар теплые носочки, варежки, кофты, манишки
-
"Теплые ножки"/Акция кысаларында 16.01.2020

Республикакүләм барган "Теплые ножки"акциясендә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары актив катнашты. Барысы 14 башмак алып килделәр алар. Моннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр турында тәрбияви әңгәмәләр уздырдылар.





