Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 130 воспитанник |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Нәниләребез тормышының бер мизгеле/ О жизни наших малышей 20.01.2021
Ясле төркеме нәниләре, программа таләбе буенча, белем туплауны дәвам итә. Бу көннәрдә алар зур һәм кечкенә туплар белән танышып, аларны зурлыклары буенча аерырга өйрәнде. Сүзлек запасын да "кечкенә","зур","күп" сүзләре белән баетты алар. Туплы уеннар да нәниләрнең күңеленә бик хуш килә.
Наши малыши продолжают познавать мир. На этой неделе они знакомились с большими и маленькими мячами, учились различать их по размеру, их словарь обогатился словами "большой", "маленький", а подвижные игры с мячами очень понравились малышам...
-
2021 ел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы/2021 год родных языков и народного единства 19.01.2021
-
"Созвездие-Йолдызлык-2021"
19.01.2021
Бакчабызда "Созвездие-Йолдызлык-2021" бәйгесенә эзерлек зур темплар белән бара. Бүген республика бәйгесенең балалар бакчасы этабы үтте, балалар җыр, шигырь, бию башкару осталыгында көч сынаштылар.
В нашем ДОУ полным ходом идет подготовка к конкурсу "Созвездие-Йолдызлык". Сегодня прошел детсадовский этап данного конкурса. Дети соревновались в умении исполнять песни, стихотворения, танцы.
-
Благотворительная акция "Теплые ножки"/Игелек акциясе 18.01.2021
Бакчабыз балалары, педагоглары"БлагоДарение" фонды тарафыннан уздырылган "Теплые ножки" акциясендә катнашып, дипломнарга ия булдылар.
Воспитанники и педагоги ДОУ приняли активное участие в благотворительной акции "Теплые ножки", ежегодно проводимой благотворительным фондом "БлагоДарение". Всем участникам были вручены дипломы
-
Яңа ел алды "Бәлеш ярминкәсе" 30.12.2020
Бакчабыз коллективы Яңа ел алдыннан оешма-предприятияләре арасында оештырылган "Бәлеш ярминкәсе"бәйгесендә" катнашып лаеклы 3 урынны яулады.
Коллектив ДОУ занял почетное 3 место в предновогоднем конкурсе "Ярмарка бялешей"
Поздравляем!!!
-
Яңа ел бәйрәмнәре/Новогодние утренники 29.12.2020
Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә.
Чыршы уты балкып кабынганда
Җем-җем итә ак кар бөртеге
Җир шарына бәйрәм шатлыклары
Алып килсен Яңа ел көне
Ак кар булып яусын җир өстенә
Киләчәккә ап-ак өметләр
Ак карлардай ак бәхетләр телик
Кабул булсын барлык теләкләр
Бусагада әнә өр - яңа ел
Телик дуслар бары игелек
Бар кешегә саулык, күңелләргә шатлык
Дөньяларга тыныч иминлек!
-
Шахмат ярышлары/Конкурс по решению шахматных задач 24.12.2020
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә.
Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур… Тренер Ильдар абый Имамовның түгәрәккә йөрүче балалары моның шулай икәнен яхшы белә. Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасы мәктәпкә хәзерлек төркемендә шөгыльләнүче балалар өчен шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышта катнашып, балалар үзләренең интеллектуаль осталыкларын сынадылар. Ярыш бик кызыклы барды. Җиңүчеләргә медаль һәм Мактау дипломнары тапшырылды.
Игра в шахматы-лучшее средство интеллектуального развития детей. Дети, с раннего возраста увлекающиеся игрой в шахматы, опережают своих сверстников в умственном развитии, они более наблюдательны, внимательны,умеют быстро принимать решения.
Сегодня в нашем детском саду среди воспитанников занимающихся в шахматном кружке (тренер Имамов Ильдар Сардарович) прошел конкурс по решению задач. Дети с увлечением соревновались в решении непростых шахматных задач. Никто не остался без награды. Победители конкурса были награждены медалями, участники- дипломами.
-
Ел тәрбиячесе -2021/Воспитатель года-2021 18.12.2020
16 декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2021" республикакүләм һөнәри бәйгегесенең муниципаль этабына старт бирелгән иде.
Ике көн дәвамында балалар бакчалары этабында җиңү яулаган педагоглар педагогик осталыкларын бәйгенең хөкемдарлары алдында ачып күрсәттеләр. Бакчабызның тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы зурлар төркеме балалары белән "Гәҗәеп пыяла" исемле белем бирү эшчәнлеге күрсәтеп һәм эшчәнлеге буенча буенча презентация белән чыгыш ясап, мактаулы 3 урын яулады.
Коллегабызны зур уңышка ирешуе белән котлыйбыз, тагында зурырак уңышларга ирешуен теләп калабыз!
16 декабря был дан старт муниципальному этапу республиканского профессионального конкурса "Воспитатель года-2021"
В течение двух дней педагоги ДОУ демонстрировали свое педагогическое мастерство перед жюри конкурса.
Воспитатель нашего ДОУ Галимова Рима Николаевна, показав с детьми открытую образовательную деятельность на тему "Необыкновенное стекло" и выступив с презентацией, раскрывающей основные аспекты своей деятельности, заняла почетное 3 место.
Поздравляем коллегу с победой, желаем дальнейших успехов в профессиональной деятельности!
-
“Бәхет йолдызы” милли татар сәнгатенең Республика фестиваль-конкурсы / Республиканский фестиваль-конкурс национального татарского искусства " Бәхет йолдызы " 15.12.2020
Узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә балаларның һәм яшьләрнең 1нче шәһәр сәнгать йортында «Бәхет йолдызы» дип исемләнгән фестиваль-конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы җитәкчелегендәге кечкенә җырчыларыбыз катнашып алдынгы урыннар алдылар. Басыйров Камиль - 1 урынга, Харрасова Риана - 2 урынга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз!
В Набережных Челнах в городском Доме искусств детей и молодежи прошел Республиканский фестиваль-конкурс национального татарского искусства "Бәхет йолдызы ". В этом конкурсе приняли участие и заняли почетные призовые места маленькие звездочки нашего ДОУ: Басыйров Камиль - 1 место, Харрасова Риана - 2 место. Поздравляем юных вокалистов и их руководителя Басыйрову Чулпан Инсафовну с победой , желаем дальнейших творческих успехов!
-
Кызыклы очрашу/Увлекательная встреча 04.12.2020
Бүген бездә бик күңелле һәм мавыктыргыч очрашу булды. Республика һәм Рәсәйкүләм шахмат ярышларында җиңеп, чемпион булган балалар -Румия Имамова, Зәмирә Галиева белән очрашу булып узды. Алар үзләренең кубоклары һәм медалләре турында сөйләделәр.
- "Баланы шахмат уенына 6-7 яшьтән өйрәтә башларга була. Ә уйный белмәсәгез, өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме - уен белән кызыксынырга, түземле булырга кирәк", - ди ФИДЕ мастеры, күп тапкыр Татарстан чемпионы, балаларның яраткан тренеры Ильдар абый Имамов.
- "Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә.. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк",- диләр чемпион кызлар.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.
Бүгенге очрашу сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Шунысы сөенечле - бу чемпион кызларыбыз безнең балалар бакчасына йөреп киткән балалар.