Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Беренче кар/Первый снег 21.10.2020

Бүген зурлар группасында тирә-юнне күзәтүләрдән иң күңелле һәм җанлы күзәтүләрнең берсе булгандыр. Ни өчен дисезме? Чөнки бүген беренче кар яуды. Ябалак – ябалак карлар бөтерелә – бөтерелә җиргә төшә, ә балаларның сөенечләренең чиге юк – димәк озакламый кыш җитә, чаңгы- чана шуар вакыт... Соныннан балалар кыш, кар турында табышмаклар чиштеләр, кар турындагы белемнәрен ныгыттылар, карның ни өчен бик тә әһәмиятле икәнен исләренә төшерделәр, соңыннан кар бөртекләре булып бөтерелделәр, биеп тә алдылар.
Как много веселья от первого снега!
Хоть он не годится для лыжного бега,
Хоть он не для санок и не для коньков,
И даже не хватит на снеговиков.
Не сделать горку из первого снега,
Так мало его, а веселья - телега!
-
Аттестация буенча укулар/Повышение квалификации по аттестации
20.10.2020
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «2019/2020 уку елында ТР педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре һәм 2020/2021 уку елына аттестацияләү буенча бурычлар турында»2020 елның 29 маендагы ПУ - 628/20 номерлы боерыгы нигезендә. 2020-2021 уку елында аттестация Компаниясен оештыру максатыннан, педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча 32 эчке эксперт өчен «ООДА педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләргә белгечләр әзерләү»программасы буенча укулар оештырылды. 12 нче октябрьдән 13 нче октябрьгә кадәр ZOOM форматында һәм 2020 елның 14 нче октябрендә ЦДТ базасында стажировка форматында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итеп, педагогик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне методик үстерү бүлеге башлыгы Мартьянова Ольга Валерьевна СЗДГА мәҗбүри аттестацияләү, югары һәм беренче квалификация категорияләренә аттестация үтүгә таләпләр кебек юнәлешләр колачланды, һөнәри стандарт, инновацион һәм эксперименталь эшчәнлек алып бару мәсьәләләре кузгатылды. Укулар югары дәрәҗәдә узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән педагогик хезмәткәрләрнең төрле төркемнәре өчен башка актуаль юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында Карар кабул ителде.
В соответствии с Приказом МО и НРТ от 29 мая 2020 г. № под- 628/20 «Об итогах аттестации педагогических работников образования РТ в 2019/2020 учебном году и задачах по аттестации на 2020/2021 учебный год». В целях организованного проведения аттестационной компании в 2020-2021 учебном году, для 32 внутренних экспертов по аттестации педагогических работников было организованно и проведено обучение по программе «Подготовка специалистов к работе в экспертных группах по аттестации педагогических работников в ОО». С 12 по 13 октября при сотрудничестве с ИРО РТ в формате ZOOM и 14 октября 2020 года в формате стажировки на базе ЦДТ куратором группы Мартьяновой Ольгой Валерьевной, кандидатом педагогических наук, начальником Отдела методического развития образования ИРО РТ, были охвачены такие направления как обязательная аттестация на СЗД, требования к прохождению на аттестацию на высшую и первую квалификационные категории, Были затронуты вопросы профессионального стандарта и ведения инновационной и экспериментальной деятельности педагогами в ОО. Обучение прошло на высоком уровне. Принято решение о дальнейшем сотрудничестве с ИРО РТ по другим актуальным направлениям для различных групп педагогических работников.
-
Максатчан прогулка/Целевая прогулка 15.10.2020

2нче кечкенәләр төркеме нәниләрен тәрбияче апалары Галимова Р.Н. максатчан прогулка вакытында Актаныш урамнарына сәяхәт ясатып, күзәтеп, җәяүлеләр һәм автомобиль юлларын аера белергә өйрәтте, юл буена тезелеп киткән объект-биналар белән таныштырды. Балалар бигрәк тә светофор янында җанлы хәрәкәтне кызыксынып күзәттеләр. Авылыбыз матур, чиста, төзек булуына сокландылар.
Воспитатель Галимова Р.Н. организовала для воспитанников второй младшей группы целевую прогулку по улицам родного села,в ходе котрой они закрепили знания о видах зданий, расположенных вдоль дороги, уточнили понятия "Дорога", "Тротуар", осбый интерес детей вызвала работа светофора на регулируемом пешеходном переходе.
-
"Көзге боз өстендә сак булыйк!"Будем осторожны на осеннем льду 12.10.2020

9 нче октябрь көнне “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән төрле чаралар үткәрелде. Иртәнге якта “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә “Юка боз куркыныч” дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә балаларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар. Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк!!!
-
"Кросс Татарстана 2020" 12.10.2020

12 октября 2020 года состоялся легкоатлетический кросс, посвященный "Всероссийскому дню бега-Кросс Татарстана 2020". Коллектив ДОУ принял активное участие в забегах на разные дистанции. Инструктор по физической культуре Басыйрова Нурия Муллаяновна заняла почетное 3 место в забеге на 1500км. Поздравляем!!!
-
Туган көн\День рождения 07.10.2020

"Без бүген уртанчылар төркеменә йөрүче Риназыбызның туган көнең билгеләп үттек. Гадәттәгечә " Ак калач", " Чума үрдәк, чума каз" җырларын җырлап, балалар үзләренең иң изге теләкләрен ирештергәннән соң, бәйрәмебезне спорт уеннары белән дәвам иттек. Балаларыбыз шундый булган, бәйрәм итә беләләр... Уйнап - көлеп, җырлап - биеп, гөрләп үтте туган көн. Дөрес яшәү рәвешенә, спортка карата тагын бер адым алга атлаганбыздыр дигән өметтә калам", - дип хәбәр итте тәрбиячебез Басыйрова Нурия Муллаян кызы.
Сегодня у воспитанника средней группы Риназа -праздник, день рождения. По традиции праздник начался исполнением песен, "Ак калач", "Чума үрдәк, чума каз", затем последовали искренние теплые пожелания друзей, продолжился праздник играми, конкурсами, соревнованиями. Воспитатель Басыйрова Нурия Муллаяновна отметила, что дети понимают значимость праздников, умеют веселиться. Проведенное мероприятие послужило стимулом к ведению детьми ЗОЖ, формированию любви к спорту.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәбез/Изучаем правила противопожарной безопасности 05.10.2020

Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәрдаим кабатланып торырга тиеш. 2нче кечкенәләр төркеме балалары Елена Гурьеваның "Осторожно, огонь!" китабы белән танышканнан соң, белемнәрен янгын сүндерү почмагына максатчан прогулкада ныгыттылар. Шырпы белән уйнау янгын чыгаруга сәбәпче булса, аш бүлмәсендә торган газ плитәсенең ,аның өстендәге кайнар ашлы савыт-сабаның да сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын нәниләр хәзер бик яхшы аңлый.
Обучение детей правилам противопожарной безопастности в ДОУ должно вестись систематически. Воспитаннники второй младшей группы, после ознакомления с книгой Е.Гурьевой "Осторожно, огонь", закрепили полученные знания в ходе целевой прогулки к пожарному щиту ДОУ
-
Тукымадан ясалган курчаклар көне/День кукол, изготовленных из ткани 01.10.2020

"30 сентябрь- тукымадан ясалган курчаклар көне.
Безнең әби – бабаларыбыз вакытында курчак – саклаучы булып саналган. Хәзерге замандагы кебек курчаклар булмаган. Аларны агачтан яки тукымадан ясаганнар. Тукымадан ясалган курчакларга күзләр,борыннар,колаклар,авызлар ясалмаган
Шул уңайдан без дә бакчабызда зурлар төркеме балалары белән тукымадан курчаклар ясадык.
“Курчакларны тәрбиялибез” дигән әңгәмә үткәрдек һәм курчаклар белән матур бию биеп алдык", - дип хәбәр иттеләр зурлар төркеме балалары һәм тәрбиячеләре Насыйрова Гүзәлия Рәмис кызы.
-
Тирә- юньне өйрәнәбез/Познаем мир 01.10.2020

Ясле төркеменә йөрүчеләр өчен һәр көн- яңалык. Төрле уенчык белән уеннар аша танышып, алар тормышка өйрәнә. Дидактик материал белән уен вакытында нәниләр Алсу курчакны урамга чыгу өчен киендерделәр.
Для воспитанников ясельной группы-все в новинку, играя они познают мир. Вот и сегодня в ходе ОД -игры с дидактическим материалом малыши учили кулу Алсу правильно одеваться на прогулку.
-
В осеннем лесу/Көзге урманда 30.09.2020

Табигатьнең алтын төскә кергән вакытында зурлар төркеме балалары, тәрбиячесе Насыйрова Гузәлия Рамисовна белән көзге урманга сәяхәткә бардылар. Бу чорда урманда табигатьнең барлык төсләрен дә күрергә була. Урманнын саф һавасын сулап, кошлар, шыгыр-шыгыр коелган яфраклар тавышын тынлап , балалар таң калдылар. Гөмбәләр, үсемлекләр, яфрак асларында качып яткан бөҗәкләрне кузэттеләр. Балалар көзге урманга өйрәнгән матур җырларны буләк итеп, әниләре җибәргән ризыклардан авыз итеп, күтәренке кәеф белән бакчага кайттылар.
Когда природа нарядилась в золотой наряд, воспитанники старшей группы, под руководством Насыйровой Г.Р. отправились на экскурсию в осенний лес. В это время года в лесу можно увидеть все цвета природного великолепия. Дети пройдясь по шуршащему ковру из осенних листьев, подышав свежим осенним воздухом, понаблюдав за жизнью насекомых, получили море положительных эмоций . Подарив лесу песни, изученных в детском саду, угостившись приготовленными заботливыми руками мам гостинцами, воспитанники в приподнятом настроении, вернулись в детский сад





