Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 130 воспитанник |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"Кросс Татарстана 2020" 12.10.2020
12 октября 2020 года состоялся легкоатлетический кросс, посвященный "Всероссийскому дню бега-Кросс Татарстана 2020". Коллектив ДОУ принял активное участие в забегах на разные дистанции. Инструктор по физической культуре Басыйрова Нурия Муллаяновна заняла почетное 3 место в забеге на 1500км. Поздравляем!!!
-
Туган көн\День рождения 07.10.2020
"Без бүген уртанчылар төркеменә йөрүче Риназыбызның туган көнең билгеләп үттек. Гадәттәгечә " Ак калач", " Чума үрдәк, чума каз" җырларын җырлап, балалар үзләренең иң изге теләкләрен ирештергәннән соң, бәйрәмебезне спорт уеннары белән дәвам иттек. Балаларыбыз шундый булган, бәйрәм итә беләләр... Уйнап - көлеп, җырлап - биеп, гөрләп үтте туган көн. Дөрес яшәү рәвешенә, спортка карата тагын бер адым алга атлаганбыздыр дигән өметтә калам", - дип хәбәр итте тәрбиячебез Басыйрова Нурия Муллаян кызы.
Сегодня у воспитанника средней группы Риназа -праздник, день рождения. По традиции праздник начался исполнением песен, "Ак калач", "Чума үрдәк, чума каз", затем последовали искренние теплые пожелания друзей, продолжился праздник играми, конкурсами, соревнованиями. Воспитатель Басыйрова Нурия Муллаяновна отметила, что дети понимают значимость праздников, умеют веселиться. Проведенное мероприятие послужило стимулом к ведению детьми ЗОЖ, формированию любви к спорту.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәбез/Изучаем правила противопожарной безопасности 05.10.2020
Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәрдаим кабатланып торырга тиеш. 2нче кечкенәләр төркеме балалары Елена Гурьеваның "Осторожно, огонь!" китабы белән танышканнан соң, белемнәрен янгын сүндерү почмагына максатчан прогулкада ныгыттылар. Шырпы белән уйнау янгын чыгаруга сәбәпче булса, аш бүлмәсендә торган газ плитәсенең ,аның өстендәге кайнар ашлы савыт-сабаның да сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын нәниләр хәзер бик яхшы аңлый.
Обучение детей правилам противопожарной безопастности в ДОУ должно вестись систематически. Воспитаннники второй младшей группы, после ознакомления с книгой Е.Гурьевой "Осторожно, огонь", закрепили полученные знания в ходе целевой прогулки к пожарному щиту ДОУ
-
Тукымадан ясалган курчаклар көне/День кукол, изготовленных из ткани 01.10.2020
"30 сентябрь- тукымадан ясалган курчаклар көне.
Безнең әби – бабаларыбыз вакытында курчак – саклаучы булып саналган. Хәзерге замандагы кебек курчаклар булмаган. Аларны агачтан яки тукымадан ясаганнар. Тукымадан ясалган курчакларга күзләр,борыннар,колаклар,авызлар ясалмаган
Шул уңайдан без дә бакчабызда зурлар төркеме балалары белән тукымадан курчаклар ясадык.
“Курчакларны тәрбиялибез” дигән әңгәмә үткәрдек һәм курчаклар белән матур бию биеп алдык", - дип хәбәр иттеләр зурлар төркеме балалары һәм тәрбиячеләре Насыйрова Гүзәлия Рәмис кызы.
-
Тирә- юньне өйрәнәбез/Познаем мир 01.10.2020
Ясле төркеменә йөрүчеләр өчен һәр көн- яңалык. Төрле уенчык белән уеннар аша танышып, алар тормышка өйрәнә. Дидактик материал белән уен вакытында нәниләр Алсу курчакны урамга чыгу өчен киендерделәр.
Для воспитанников ясельной группы-все в новинку, играя они познают мир. Вот и сегодня в ходе ОД -игры с дидактическим материалом малыши учили кулу Алсу правильно одеваться на прогулку.
-
В осеннем лесу/Көзге урманда 30.09.2020
Табигатьнең алтын төскә кергән вакытында зурлар төркеме балалары, тәрбиячесе Насыйрова Гузәлия Рамисовна белән көзге урманга сәяхәткә бардылар. Бу чорда урманда табигатьнең барлык төсләрен дә күрергә була. Урманнын саф һавасын сулап, кошлар, шыгыр-шыгыр коелган яфраклар тавышын тынлап , балалар таң калдылар. Гөмбәләр, үсемлекләр, яфрак асларында качып яткан бөҗәкләрне кузэттеләр. Балалар көзге урманга өйрәнгән матур җырларны буләк итеп, әниләре җибәргән ризыклардан авыз итеп, күтәренке кәеф белән бакчага кайттылар.
Когда природа нарядилась в золотой наряд, воспитанники старшей группы, под руководством Насыйровой Г.Р. отправились на экскурсию в осенний лес. В это время года в лесу можно увидеть все цвета природного великолепия. Дети пройдясь по шуршащему ковру из осенних листьев, подышав свежим осенним воздухом, понаблюдав за жизнью насекомых, получили море положительных эмоций . Подарив лесу песни, изученных в детском саду, угостившись приготовленными заботливыми руками мам гостинцами, воспитанники в приподнятом настроении, вернулись в детский сад
-
Зур җиңү / Большая победа 29.09.2020
26 нчы сентябрь көнне Актанышыбызда Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды.
Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады. Безнең балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы Басыйрова әлеге бәйгедә җыр осталын күрсәтеп “Вокал-соло” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Аның чыгышын бәяләүче жюри составында җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова , танылган җырчы Нәфкать Нигматуллин да бар иде.
26 сентября в селе Актаныш прошел зональный тур второго Международного фестиваля имени Альфии Авзаловой. На конкурсе наряду с конкурсантами из Актанышского, Мензелинского, Муслюмовского, Сармановского, Азнакаевского районов, пробовали свои силы и любители искусства Республики Башкортостан. Выступления конкурсантов оценивало почетное жюри, в составе деятелей культуры и искусства и дочери великой певицы - Зульфии Нигъматзяновой. Музыкальный руководитель нашего детского сада Басыйрова Чулпан Инсафовна стала дипломантом в номинации «Вокал-соло».
-
Авылыбызның үзәк стадионында сәламәтлекне ныгытабыз/Укрепляем здоровье на центральном стадионе нашего села 29.09.2020
“Алтынчәч” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүгенге физкультура эшчәнлеге Баян Давлетов исемендәге үзәк стадионында үтте.
Физкультура эшчәнлегенең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
“Ике нәрсәнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе. Чынлап та, саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, сәламәт булу өчен барысын да эшләргә кирәк. “Акыл белән яшәсәң, табиб кирәкми” - дип әйтеп калдырган борынгылар. Алтын сүзләр!
-
"Ах, бу, көз!"/"Ах, эта осень!" 25.09.2020
Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары апалары Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы, Басыйрова Нурия Муллаян кызы һәм Галиева Айгөл Рәшит кызы белән “Бүләк” урманына экскурсиягә бардылар. Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган… Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфраклар тавышы ишетелә. Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Урманга барсаң - көзнең матурлыгын шунда күрәсең инде. Көзге урман шул хатле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк..
Природа осенью особенно прекрасна...Эту красоту можно увидеть лишь побывав в лесу. Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы совершили экскурсию в осенний лес.
Осенний лес манит к себе особым ароматом, которым невозможно надышаться.Осенью лес красив, но в тоже время немного грустен. Уже не щебещут птицы, не летают разноцветные бабочки. После отлета птиц лес затихает, в лесу тишина... лишь слышется шорох опавших осенних листьев и изредка скрип старых деревьев. Возникает желание набрать ворох разноцветных листьев и полежать на это осеннем ковре. Всю эту красоту невозможно описать словами, нужно обязательно побывать в лесу и самому ощутить это.
- Памятка по профилактике гриппа 23.09.2020