Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Шахмат ярышлары/Конкурс по решению шахматных задач 24.12.2020

Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә.
Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур… Тренер Ильдар абый Имамовның түгәрәккә йөрүче балалары моның шулай икәнен яхшы белә. Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасы мәктәпкә хәзерлек төркемендә шөгыльләнүче балалар өчен шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышта катнашып, балалар үзләренең интеллектуаль осталыкларын сынадылар. Ярыш бик кызыклы барды. Җиңүчеләргә медаль һәм Мактау дипломнары тапшырылды.
Игра в шахматы-лучшее средство интеллектуального развития детей. Дети, с раннего возраста увлекающиеся игрой в шахматы, опережают своих сверстников в умственном развитии, они более наблюдательны, внимательны,умеют быстро принимать решения.
Сегодня в нашем детском саду среди воспитанников занимающихся в шахматном кружке (тренер Имамов Ильдар Сардарович) прошел конкурс по решению задач. Дети с увлечением соревновались в решении непростых шахматных задач. Никто не остался без награды. Победители конкурса были награждены медалями, участники- дипломами.
-
Ел тәрбиячесе -2021/Воспитатель года-2021 18.12.2020

16 декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2021" республикакүләм һөнәри бәйгегесенең муниципаль этабына старт бирелгән иде.
Ике көн дәвамында балалар бакчалары этабында җиңү яулаган педагоглар педагогик осталыкларын бәйгенең хөкемдарлары алдында ачып күрсәттеләр. Бакчабызның тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы зурлар төркеме балалары белән "Гәҗәеп пыяла" исемле белем бирү эшчәнлеге күрсәтеп һәм эшчәнлеге буенча буенча презентация белән чыгыш ясап, мактаулы 3 урын яулады.
Коллегабызны зур уңышка ирешуе белән котлыйбыз, тагында зурырак уңышларга ирешуен теләп калабыз!
16 декабря был дан старт муниципальному этапу республиканского профессионального конкурса "Воспитатель года-2021"
В течение двух дней педагоги ДОУ демонстрировали свое педагогическое мастерство перед жюри конкурса.
Воспитатель нашего ДОУ Галимова Рима Николаевна, показав с детьми открытую образовательную деятельность на тему "Необыкновенное стекло" и выступив с презентацией, раскрывающей основные аспекты своей деятельности, заняла почетное 3 место.
Поздравляем коллегу с победой, желаем дальнейших успехов в профессиональной деятельности!
-
“Бәхет йолдызы” милли татар сәнгатенең Республика фестиваль-конкурсы / Республиканский фестиваль-конкурс национального татарского искусства " Бәхет йолдызы " 15.12.2020

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә балаларның һәм яшьләрнең 1нче шәһәр сәнгать йортында «Бәхет йолдызы» дип исемләнгән фестиваль-конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы җитәкчелегендәге кечкенә җырчыларыбыз катнашып алдынгы урыннар алдылар. Басыйров Камиль - 1 урынга, Харрасова Риана - 2 урынга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз!
В Набережных Челнах в городском Доме искусств детей и молодежи прошел Республиканский фестиваль-конкурс национального татарского искусства "Бәхет йолдызы ". В этом конкурсе приняли участие и заняли почетные призовые места маленькие звездочки нашего ДОУ: Басыйров Камиль - 1 место, Харрасова Риана - 2 место. Поздравляем юных вокалистов и их руководителя Басыйрову Чулпан Инсафовну с победой , желаем дальнейших творческих успехов!
-
Кызыклы очрашу/Увлекательная встреча 04.12.2020

Бүген бездә бик күңелле һәм мавыктыргыч очрашу булды. Республика һәм Рәсәйкүләм шахмат ярышларында җиңеп, чемпион булган балалар -Румия Имамова, Зәмирә Галиева белән очрашу булып узды. Алар үзләренең кубоклары һәм медалләре турында сөйләделәр.
- "Баланы шахмат уенына 6-7 яшьтән өйрәтә башларга була. Ә уйный белмәсәгез, өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме - уен белән кызыксынырга, түземле булырга кирәк", - ди ФИДЕ мастеры, күп тапкыр Татарстан чемпионы, балаларның яраткан тренеры Ильдар абый Имамов.
- "Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә.. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк",- диләр чемпион кызлар.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.
Бүгенге очрашу сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Шунысы сөенечле - бу чемпион кызларыбыз безнең балалар бакчасына йөреп киткән балалар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлекләре/Открытая образовательная деятельность
04.12.2020
Буген бакчабызда балалар бакчасы мөдирләренең район методик берләшмәсе утырышы узды."Балалар бакчасында инновацион технологияләр" темасында узган бу чарада 1нче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә ачык белем бирү эшчәнлекләре карап үтелде. Вазиева Х.М. "Үз илемдә, үз теледә" дигән мастер-класс күрсәтеп, балаларны әдәби әсәрләр белән таныштыруның инновацион алымнарын хезмәттәшләренә җиткерде. Чараларны үткәргән педагогларыбыз: Шайхулова А.Г, Насыйрова Г.Р., Басыйрова Ч.И., Асылова Д.М., Вазиева Х.М. эшчәнлеге методик берләшмә җитәкчесе Файзрахманова Р.Н,, МКУ "Белем бирү идәрәсе"нең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Ахтямова А.А. тарафыннан уңай бәяләнде.
-
“Бәхет йолдызы” республика конкурс-фестивалендагы уңышлар/Успехи воспитанников на республиканском конкурсе "Счастливая звезда" 24.11.2020

20 ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәни йолдызыбыз Мингазова Диләрә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Бәхет йолдызы” республика конкурс-фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат дипломына һәм кубокка лаек булды. Диләрәбезне зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз, тагын да зуррак җиңүләргә ирешүен теләп калабыз!!!
Юная звездочка нашего ДОУ, воспитанница подготовительной к школе группы Мингазова Диляра, приняла участие и стала лауреатом I степени республиканского конкурса "Счастливая звезда". Поздравляем Диляру с победой и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Юлларда сак булыйк/Будем бдительны на дорогах! 18.11.2020

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы юлда җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр турындагы статистика белән балаларны таныштырды һәм юлда йөргәндә кагыйдәләрне белүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын балаларга төшендерде. Бу һәлакәтләрдә балалар белән булган очраклар да аз булмавын искәртте. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында бәхетсезлек очрагы күп булу сәбәпле, куркынычсызлыкны булдырмау йөзеннән, балаларга "Фликерлар" көнлеге уздырдык.
Проблема обучения детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах, формирование основ безопасности жижнедеятельности являются наиболлее актуальной на сегодняшний день. Воспитатель подготовительной к школе группы Асылова Д.М. познакомила воспитанников с тревожной статистикой дорожно-транспорт , разъяснила детям как важно знать и выполнять правила дорожного движения. Отметила, что особую опасность для пешеходов представляет движение по дорогам без световозвращающих элементов
-
Наше время/Безнең заман 13.11.2020

13 и 14 ноября в Альметьевске прошел первый зональный этап VIII ежегодного открытого республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодежи «Наше время - Безнең заман». Музыкальный руководитель нашего детского сада Басыйрова Чулпан Инсафовна приняла участие в конкурсе по ниминации "Вокал-соло" и стала обладателем диплома фестиваля. Поздравляем!
13-14 нче октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә республикакүләм "Наше время-Безнең заман" VIII эшче-яшьләр иҗат телевизион фестиваленең беренче зона туры узды. Безнең балалар бакчасы музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы Басыйрова “Вокал –соло” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап дипломга лаек булды. Афәрин!
-
Көз бәйрәме/Осенний праздник 02.11.2020

29 нчы октябрь көнне Алтынчәч балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән “Көз бәйрәме” үткәрелде. Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Бәйрәмдә балалар төрле яшелчәләр булып киенеп һәр яшелчәнең ничек файдалы, төрле витаминнарга бай булуы турында сөйләделәр. Бәйрәм иртәсе көз һәм кәзге уңыш турындагы җыр- биюләр белән уралып барды. Көзге уңыш вакытында икмәк җитештерү турында презентация дә каралды. Кызыклы уеннар вакытында балалар сынатмады, бик җитез булдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
“Мин кояшка елмаям”/"Я улыбаюсь солнышку!" 26.10.2020

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Минһаҗева Диләрә Фирая Зыятдинованың тууына 75 ел тулу уңаеннан район күләмендә уздырылган “Мин кояшка елмаям” онлайн-бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды. Афәрин, Диләрә!
Воспитанница подготовительной к школе группы Мингазова Диляра стала дипломантом районного конкурса "Я улыбаюсь солнышку!", посвященного 75-летию Ф.Зиятдиновой. Поздравляем Диляру с победой и желаем дальнейших творческих успехов!





