Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 114 воспитанников+7 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
II тур фестиваля "Созвездие- 2019"/"Йолдызлык-2019" фестиваленең II туры 18.02.2019
Балалар бакчасының балалар коллективы "Йолдызлык-2019" фестиваленең II турында уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!!!
-
Кышкы паркка сәяхәт/ Экскурсия в зимний парк 13.02.2019
Һәр ел фасылының үз матурлыгы икәненә без бүген тагын бер кат инандык. Актаныш ял паркында сәяхәттә булып, зәвыкь белән эшләнгән сыннарга, зифа буйла агачларга сокланып, таныш кошларны очратып, уен зоналарында күңел ачып, уңай хисләр, җан рәхәтлеге алып кайттык.
-
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасы, Мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Реснянская белән очрашу 12.02.2019
Бүген Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы Наталья Реснянская балалар бакчасында эшләүче өлкән тәрбиячеләр, психологлар өчен “Инновацион белем бирү эшчәнлеге контекстында педагогик проектлаштыру” исеме астында оештырылган семинар үткәрде. Бу семинарда безнең балалар бакчасыннан да педагоглар һәм ата-аналар катнашты. Барлык катнашучылар арасында Казан шәһәренең "Егоза" үзәге җитәкчесе буларак әлеге педагогның эш тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты.
-
"Лыжня России - 2019"/"Россия чаңгы юллары" 09.02.2019
Елдагыча, безнең балалар бакчасы коллективы да “Россия чаңгы юллары” акциясенә кушылды.
-
Зимние спортивные игры/Кышкы спорт уеннары 06.02.2019
Безнең балалар бакчасында кышкы уеннар атналыгы узды. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Катнашучылар, ике командага бүленеп, төрле эстафета уеннарында көч сынаштылар Кунак булып Кыш бабай да килгән иде. Ул балаларның күңелле итеп уйнауларын күзәтеп торды һәм үзенең тәмле күчтәнәчләрен таратты. Уеннар барысына да бик ошады.
-
Отборочный тур конкурса Созвездие-2019", "Йолдызлык-2019" 05.02.2019
Бүген безнең балалар бакчасында район күләмендә үткәрелгән "Йолдызлык-2019" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Балалар бер дә сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясадылар. Алдагы сайлап алу турында да без аларга уңышлар телибез.
- Постановление о закреплении территорий ДОУ 04.02.2019
-
Без - нәни галимнәр/Мы - маленькие учёные 04.02.2019
Әйләнә-тирәбездәге предметлар: агач, мамык, тимер, ташларның үзләрен ничек тотулары турында кызыклы тәҗрибәләр ясап, суда таш белән тимернең тиз батуын, агач белән мамыкның су өстендә йөзеп йөрүен ачыкладык.
-
Милли бизәкләр белән танышабыз 01.02.2019
Уртанчылар төркеме балалары белән рус халык бизәге - дымков белән таныштык. Балаларга иң элек элеге бизәкнең үзенчәлекләре, кайларда кулланылуы турында мәгьлүмат бирелде. Аннары әлеге бизәкне кулланып ат бизәлде. Балаларга бик ошады.
-
"Ел тәрбиячесе - 2019"/Воспитатель года - 2019" 31.01.2019
Балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйхетдинова Чулпан Тимершәех кызы бүген зона турында Мөслимдә "Ел тәрбиячесе- 2018" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады! Алдынгы тәрбиячебезне котлыйбыз! Тагын да матуррак күрсәткечләргә ирешүен телибез!