Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Легкоатлетический кросс/Җиңел атлетика кроссы 21.09.2019

Рәсәй күләмендәге йөгерү көне кысларында уздырылган җиңел атлетика кроссында бакчабыз коллективы актив катнашты. Иң өлкән яшьтәгеләр арасында Идрисова Дилә Җихангир кызы 3 нче урынга лаек булып, Мактау кәгазе, медаль һәм истәлеклә бүләк белән бүләкләнде.
-
Автошәһәрчектә/В автогородке 16.09.2019

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтх иң кече яшьтәге төркемнәрдән үк башлана. Моның өчен бакчабыздагы автошәһәрчекнең әһәмияте бик зур. Бүегн уртанчылар төркеме балалары светофор белән таныштылар.
-
Көзге урманда кунакта/В гостях в осеннем лесу 13.09.2019

Көзнен иң матур көннәренең берсендә барлык төркем балалары көзге урманга сәяхәт кылдылар. Төрле төстәге яфраклардан букетлар ясадылар, агач күркәләре җыйдылар. Спорт уеннары уйнарга да өлгерделәр.
-
Янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт/Эскурсия в пожарную часть 12.09.2019

Балаларның янгын чыгу куркынычсызлыгы турында һәм янгын сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту, ут-күзчыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән танышу һәм балаларның сөйләм телләрен үстерү, бу һөнәрдәге кешеләр турында горурлык хисе уяту максатыннанбалалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар. Балалар янгын сүндерүче машиналарның җиһазлары һәм янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштылар, кайбер киемнәрне киеп тә карадылар. Шулай ук алар янгын бүлегенең диспетчер бүлмәсендә дә булдылар. Хезмәткәрләр Марат Арсланов һәм Фәрит Лотфуллиннар аларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп янгын сүндерүчеләр турында сөйләде.
-
Бәйге нәтиҗәләре/Итоги конкурса "Лучший брендовый сувенир" 03.09.2019

Район күләмендә уздырылган "Актаныш муниципаль районының иң брендлы сувениры" бәйгесендә безнең балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар. Алар арасында Халилова А.А. 1 урынга, Нуриева З.Р. төркеменнән Хусниев Динияр 1 урынга лаек булдылар. Ә балалар бакчасы призлы 3 урынга лаек булды.
-
Бакчада - белем бәйрәме/День знаний в детском саду 02.09.2019

Бүген балалар бакчасында яңа уку елын бәйрәм белән башлап җибәрдек. Белем бәйрәмендә балаларны котларга төлке Алиса, мәче Базилио да килгәннәр иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Вахитова Г.Х., музыка җитәкчесе Халилова А.А. белән бергә балаларны бәйрәм белән котлап матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 17.08.2019

Август конференцияләре кысаларында котланучы педагоглар арасында безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насрыева Ландыш Нуровна да бар иде. Ул Актаныш муниципаль районы җитәкчесе Фаттахов Э.Н ның Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Без аны чын күңелдән котлыйбыз. Тагын да зуррак бүләкләр алуын теләп калабыз. Уңышлар Сезгә, Ландыш Нуровна!
-
"Чемодандагы музей" күргәзмәсе/Выставка "Музей в чемодане" 17.08.2019

Август конференциясе кысаларында балалар бакчалары тарафыннан оештырылган "Чемодандагы музей" күргәзмәсендә безнең балалар бакчасы зур әзерлек белән катнашты. Балалар бакчасы коллективы "Фотоаппаратлар музее" дигән темада бик бай материаллар туплады. Комиссиягә дә күргәзмәнең эчтәлеге бик ошады.
-
Без мультфильмнар карарга яратабыз!/ Мы любим смотреть мультфильмы 09.07.2019

Балалар мультфильмнар карарга бик яраталар. Алай гына да түгел, без тәрбияче апалар да, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны.Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә, аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
Между тем мультфильмы обладают богатыми педагогическими возможностями: расширяют представления об окружающем мире, знакомят с новыми словами, явлениями, ситуациям; показывают примеры поведения, что способствует социализации, поскольку дети учатся, подражая; формируют оценочное отношения к миру, развитие мышления, понимание причинно-следственных связей; развивают эстетический вкус, чувство юмора; мультфильмы помогают реализовать эмоциональные потребности.
-
Изге җомга көнне мәчеткә юл алдык./ Сегодня мы сходили в мечеть. 05.07.2019

Без бүген “Гамбәрия” мәчетенә юнәлдек. Бу мәчет яңа, ул әле 2-3 ел элек кенә үз ишекләрен ачты. Мәчет бик зәвыклы, матур. Бу мәчеткә кешеләр бик яратып йөриләр, анда төрле догалар өйрәнәләр. Безнең балалар бакчасы балалары да Зиннур хәзрәткә белгән догаларын сөйләп күрсәттеләр. Балалар бүгенге сәяхәттән бик канәгать булып калдылар.






