Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 114 воспитанников+7 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Информация о сроках действия документов, подтверждающих льготу в АИС "ЭДС"
21.12.2018
Информация о сроках действия документов, подтверждающих льготу в АИС ЭДС.pdf
-
Праздник "Каз өмәсе"/Бакчада - каз өмәсе 12.12.2018
Бүген зурлар төркеме балалары белән берлектә бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме - Каз өмәсе уздырылды. Бу бәйрәм халкыбызның милли йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны, халык авыз иҗаты, җыр - биюләрен өйрәнүне, хезмәт тәрбиясе бирүне максат итеп куйды. Бәйрәмне тәрбияче Нуриева З.Р., музыка җитәкчксе Халилова А.А. лар әзерләде. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрүдә әби һәм бабай булып киенеп кергән тәрбиячеләрнең дә роле бик зур булды.
-
"Әниләр һәм нәниләр" клубы үз эшен башлап җибәрде 12.12.2018
«Каенкай» балалар бакчасында балалар бакчасына чиратта торучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен бакча тормышы белән якыннанрак таныштыру, киләчәктә балаларның адаптация чорын җиңеләйтү, ата-аналарның бер-берсе белән якыннанрак таныштыру максатында “Әниләр һәм нәниләр” клубы үз эшен башлап җибәрде.
-
« МОИ ДРУЗЬЯ – ДОРОЖНЫЕ ЗНАКИ!»/"Юлларда тәртип булсын" 07.12.2018
“Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”нда балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча эш системалы рәвештә күп төрле юнәлешләрдә алып барыла. Шушы көннәрдә юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү максатында тәрбиячеләр Шайхетдинова Г.Р., Мирзагитова Г.Р., музыка җитәкчесе Хәлилова А.А. лар мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән “Светофор иленә сәяхәт”, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Юлларда тәртип булсын” дигән чаралар уздырдылар. Чараларда юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Саетова Р.З., имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Багавиева Д.А. да катнаштылар.
-
Укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды. 29.11.2018
Бу атнада укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды. Бу юлы ата-аналар ”Беренче адымнар” темасына ачык белем бирү эшчәнлегендә катнаштылар, грамотага өйрәтүгә әзерлек этабының эш нәтиҗәләре белән таныштылар.Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.
-
Мамин день/Әниләр бәйрәме 28.11.2018
Әниләрдән дә кадерлерәк дөньяда берәр кеше бар микән!? Кадерле кешеләребезне - әниләрне, дәү әниләрне кадерләп, хөрмәтләп, бакчабызда искиткеч матур кичә узды. Балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре, әниләрнең үзләре катнашында тәрбиячеләр Шәйхетдинова Г.Р., Шәйхетдинова Ч.Т. лар алып барган бу кичә куңелләрдә озак сакланыр!
-
Поздравление/Котлау 25.11.2018
День матери — великий праздник,
Несет он радость нам и свет,
Ведь в череде явлений разных
Надежней мамы друга нет.
Она всегда с тобою рядом,
Хоть дома ты, хоть далеко.
Согреет теплым, нежным взглядом,
И станет на душе легко.
Спасибо, мамы дорогие,
Что ждете неустанно нас,
Как хорошо, что вы такие,
Живите долго, в добрый час!
-
Семинар-практикум 23.11.2018
Балалар бакчасы укытучы-логопеды югары квалификацион категорияле Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы тарафыннан системалы рәвештә ата-аналар, логопед төркеме тәрбиячеләре, педагоглар белән семинар-практикумнар, консультацияләр үткәрелә. Балаларның аваз әйтелешендә булган кимчелекләрне бетерү, төзәтү бердәм эшчәнлек булганда гына үз нәтиҗәсен бирә.
-
Совещание заведующих базовых детских садов/База балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе 21.11.2018
Бүген балалар бакчасында база балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе булып узды. Башта мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиче Вахитова Г.Х. ның рус теле шөгылен карап, үзләренә үрнәк тәҗрибә алсалар, соңыннан локаль норматив актлар белән ныклап танышу, сайт структурасын дөрес итеп төзү буенча уртага салып сөйләшү булды.
-
Экскурсия в школу/Мәктәпкә экскурсия 20.11.2018
Мәктәпкә әзерлек, логопед төркемнәре балалары бүген Актаныш №2 мәктәбендә экскурсиядә булып кайттылар. Мәктәп, андагы укытучы апалар, класслар, мәктәп җихазлары, андагы дәресләр белән танышу , мәктәпкә укырга бару теләген уяту максатында оештырылды бу экскурсия.