Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Күргәзмә/Выставка 11.11.2019

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү атналыгы кысаларында 2 кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре ата-аналар кулы белән эшләнгән юл макетларыннан күргәзмә оештырылды.
Была организована выставка дорожных макетов, сделанных родителями 2 младшей и средней групп.
-
Кошларны озатабыз/Провожаем птиц 28.10.2019

25 октябрь көнне безнең балалар бакчасында тәрбияче Шайхетдинова Ч.Т., музыка җитәкчксе Халилова А.А. тарафыннан уртанчылар төркеме балалары белән әзерләнгән “Хушыгыз, кошкайлар” бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә торнаны гына белә торган Төлкебикәгә балалар үзләренең кошлар турында шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Алар башкарган җырлар, биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ата-аналар үзләренең нарасыйларына матур кошлар киемнәре тегеп, аларны куандырдылар.Шулай ук ата-аналар ярдәме белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды. Кунакка килгән әти-әниләр дә бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
-
"Җәлил укулары"/Джалиловские чтения"
25.10.2019
Район күләмендә уздырылган "Җәлил укулары" бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан да нәниләребез уңышлы чыгыш ясадылар. Зурла төркеменнән Хузина Самира, зурлар логопед төркеменнән Кашапова Зилә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхетдинова Айназ призлы урыннарга лаек булдылар. Инглиз телендә чыгыш ясаган балалар номинациядә җиәү яуладылар.
-
"Җәлил укулары" - I тур/Джалиловские чтения" - I тур 22.10.2019

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Республика күләмендә уздырылган «Муса Җәлил укулары» бәйгесенең беренче туры бакча күләмендә узды. Бәйгедә 45 бала шагыйрьнең һәм якташ фронтовиклардан Нур Баянның шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә башкардылар.
1 тур республиканского конкурса "Джалиловские чтения" прошли в детском саду, где участвовали 45 детей.
-
Семинар - практикум "Шаян телне уйнатыйк"/ Семинар-практикум с родителями 18.10.2019

Гаилә белән тату хезмәттәшлек, ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. 18 нче октябрь көнне безнең “Каенкай” балалар бакчасында укытучы логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы зурлар логопед, мәктәпкә әзерлек логопед төркеме әти-әниләренә артикуляцион гимнастикаларны өйрәтү максатыннан “Шаян телне уйнатыйк!” дип исемләнгән семинар-практикум үткәрде. Сөйләмендә җитешсезлеге булган балалар өйдә дә артикуляцион гимнастика күнегүләрен эшләргә тиеш. Әти-әниләр гимнастиканың дөрес, төгәл эшләнешен контрольгә алалар. Балалар бакчасында алган сөйләм җитешсезлеген коррекцияләүче күнекмәләрнең өйдә ныгытылуы бик мөһим.
Учитель-логопед Нуртдинова Ф.Г. провела семинар-практикум на тему "Обиграем шаловливый язяык" с целью обучения родителей артикуляционной гимнастике.
-
Агачларда - көзге матурлык/Деревья- осенью 17.10.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә проект эшчәнлекләре алып барылды. Алар “Агачлар - безнең дусларыбыз”, “Суган кайда тизрәк үсәр?” дип аталалар. Шулай ук проект нигезендә “Агачларда - көзге матурлык” дигән тема астында, Зинфира Рафаэловна ачык шөгыль курсәтте. Проект эшчәнлеге балалар өчен бик кызыклы булды. Ата-аналар да теләп катнаштылар.
С детьми и родителями подготовительной к школе группы была проведена проектная деятельность на темы "Деревья - наши друзья", "Лук где быстрее вырастет? Воспитатель Нуриева З.Р. показала открытое занятие на тему "Осенняя красота- в деревьях"
-
Семинарда/В семинаре 17.10.2019

Бакчабызның укытучы-логопеды Нуртдинова Ф.Г. һәм зурлар логопед төркеме тәрбиячесе Салихҗанова А.Ф. Яр Чаллы шәһәренең “ Катнаш төрдәге 17 нче балалар бакчасы “Урман әкияте” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә “Театральная деятельность в коррекционной работе педагога с детьми с речевыми нарушениями” темасына уздырылган региональ семинарда катнаштылар.
-
Музыка дөньясына - беренче адымнар/Первые шаги в мир музыки 16.10.2019

Педагогик киңәшмәгә әзерлек йөзеннән, музыка җитәкчесе Халилова А.А. 1 кечкенәләр төркеме балалары белән ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Ул педагогларны үзенең "Музыкага - беренче адымнар" проекты кысаларында алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.
В целях подготовки к педагогическому совету, музыкальный руководитель Халилова А.А. показала открытое занятие по проекту "Первые шаги в музыку".
-
Физкультура шөгыле/Образовательная деятельность "Физическое развитие" 16.10.2019

Педагогик киңәшмәгә әзерлек кысаларында физкультура инструкторы Шайхутдинова Р.Ф. 2 кечкенәләр төркеме балалар белән ачык шөгыль күрсәтте. Эшчәнлек уен формасында барды. Төп хәрәкәтләрне, гомуми үсеш бирүче күнегүләрне, хәрәкәтле уеннарны тәрбияче яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлаган.
-
Көз/Осень 11.10.2019

Алтын көзнең матур бер көнендә, «Көз” темасын йомгаклап, укытучы-логопед Нуртдинова Ф. Г. зурлар логопед төркеме балаларын экскурсиягә алып чыкты. Балалар бакчада өлкәннәрнең көзге эшләрен күзәттеләр, көзнең уңышларга бай булуын ачыкладылар; Г.Тукайның “... Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...” шигъри юлларының асылына төшенделәр.






