• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а
Телефон: +7(843)-444-65-04
E-Mail: Staroibrayk.Sschl@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Староибрайкинская СОШ"
Руководитель: Бикушева Лилия Минвагизовна
Год основания учреждения: 1900
У нас учатся: 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар)
У нас учат: 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче)

Новости МБОУ "Староибрайкинская общеобразовательная средняя школа"

«Ак чәчәк атар иде...»

Опубликовано: 09.12.2025

Чараның максатлары:

1. Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗаты белән таныштыру аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтү.

2. Мәшһүр татар шагыйренең иҗатына карата горурлану хисләре уяту.

Чараның бурычлары:

1. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту.

2. Туган телгә, туган илгә, халкыңа карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

     “Шагыйрь! Кем соң ул? Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, Шагыйрь – үзе шигырь ул , - дип әйткән Хәсән Туфан сөекле дусты Такташ турындагы бер язмасында.

Һәм, әлбәттә, без Хәсән Туфанның үзен дә чын мәгънәсендә Шигырь иде дип әйтә алабыз!

Аның күңеленә давыллы, ялкынлы еллар да, фаҗигале мәхәббәт тә, тугры дусларны, якыннарны югалту ачысы да, сөргеннәр газабы , якты киләчәккә ышаныч , милләте, халкы, туган теле белән горурлану да сыйган.
     Туфан -  Кусинов  Казанны, Татарстанны ничек олылаган булса, Казаныбыз, Татарстаныбыз да Туфанны шулай мәртәбәли.

     2025 нче ел Аксубай районында Туфан елы дип билгеләп үтелде. Районыбызның  Иске Кармәт авылындагы музеенда кеше өзелми.

  Тугры сүзле, шигъри сүзле Шагыйрьне хөсетле бәндәләр ташкапчыкка- төрмәгә илтеп тыктылар, үлемгә хөкем иттеләр.

Атарга алып баргач, инде аттылар дигәндә, үлем карары сөрген белән алыштырыла. Шагыйрьнең шул вакыттагы халәтен күз алдына китерүе дә кыен.

10 ел төрмәдә утыру, 6 ел сөргендә булу да Туфан рухын сындыра алмый.

       Аның сөргеннән кайтуын көтеп җиткерә алмыйча, хатыны үлә. Кечкенә вакытында ук улы Идегәй вафат була. Шушы кайгылардан йөрәгеннән кан саркыса да, үзендә яшәргә көч таба.

     Шушы ачы кайгылар да аның күңелен тупасландыра алмый. Эчкерсез, сабый җанлы, матурлыкка соклана белүче  кеше булып яши белә.   

     «Мине “халык дошманы” дип игълан итеп, бөтенләйгә, мәңгегә югалтырга уйлаганнар иде. Менә шуның ялган икәнен сүз белән түгел, ә эш белән күрсәтергә, эш белән халыкның иң тугры баласы, улы икәнлекне исбат итәргә кирәк иде. Миңа ышанганнар: “Күпме михнәт чикте, ә ул әнә нинди!” – дип шатланырлык һәм мактанырлык әсәрләр иҗат итәргә кирәк иде...»

     Шушы шигарь  Туфанга яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итүче бөек көч була.

      Хәсән Туфанның иҗаты шагыйрьләрне генә түгел безнең барыбызны да яшәргә, мәгънәле яшәргә рухландыра. Аның канатлы гыйбарәгә әйләнгән шигъри юллары күңел кылларыбызда тибрәлә.:

“Каралтырга түгел, агартырга

Килә кеше бу җир йөзенә”...

                           Хәсән Туфан



К списку новостей