Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Рәсем конкурсы 21.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сыйныф җитәкчесе Тагиров Р.А. җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары белән рәсем конкурсы үткәрделәр. Иң матур рәсемнәрдән стенд ясадылар. Ә мәктәпнең ОБЖ укытучысы Сафиуллин Я.Г. бәйрәмнең тарихы турында тирән итеп сөйләде.
-
Рәсем конкурсы 20.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә 5-8 сыйныфлар катнашында "Без - чын патриотлар" дигән темага рәсем конкурсы булып узды. Конкурсны рәсем укытучысы Минигулова Л.М. оештырды.
-
Муса Җәлил исеме мәңгелек 17.02.2017

Патриот шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен уку мавыктыргыч та, кызыклы да. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан, 3 нче сыйныф укучылары аның иҗатын тагын бер мәртәбә барладылар, шигырләрен укыдылар.
Сыйныф җитәкчесе: Халиуллина Н.М.
-
Сезгә тиеш әле бик күп язлар... 17.02.2017

17 февраль көнне 5 сыйныфта “Сезгә тиеш әле бик күп язлар...” дип аталган очрашу булды. Укучылар сугыш чоры балаларының берсе - Сөләйманов Нәҗип абый белән очраштылар. Очрашуның һәр мизгеле дулкынландыргыч булды. Сугыш башланганда сигез яшендә генә булган Нәҗип абый ул чордагы тормышның авырлыгы турында сөйләгәндә, күзләр дымланды. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап биргәндә дә, Илһам Шакиров язмасында “Яшьлегемә кайтыр идем” җырын тыңлаганда да, Нәҗип абый күз яшьләрен тыймады. Бу яшьләр бер яктан, сагыш, икенче яктан, бүгенге матур тормышы өчен шатлык яшьләре дә иде.
Сыйныф җитәкчесе: Ибраһимова Р.В.
-
6 сыйныфларда сыйныф сәгате 17.02.2017

"Граҗданлык һәм Ватанпәрварлык" айлыгы кысаларында 6 сыйныф укучылары белән "Әфган җиле" дип исемләнгән сыйныф сәгате мәктәп музеенда "Хәрби - патриотик" бүлегендә үтте. Музей җитәкчесе Тагиров Р.А. әфганчылар турында бик тәэсирле итеп сөйләде һәм укучылар биргән сорауларга төгәл итеп җавап бирде
-
16.02.2017

Кичә 10 класста (җитәкчесе Ф.М. Залалтдинова) авыл хуҗалыгына кирәкле һөнәрләр белән танышуга карата класс сәгате үткәрелде. 10 класс укучылары авыл хуҗаллыгын үстерүче һөнәр ияләренең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында тренинг үткәрделәр һәм бу һөнәрләргә нинди уку йортларында әзерләүләрен белделәр.
-
15.02.2017

Патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында аркан тартышу булып узды.
Җаваплы: Кадыйрова Г.Р.
-
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе 15.02.2017

15 февраль көнне мәктәптә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе уздырылды.Кичәне 7б сыйныф җитәкчесе Илһам Исмагил улы ачып җибәрде. Кичә укучылар һәм ветераннар арасында җанлы аралашу формасында узды. 7б сыйныф укучылары ветераннар өчен бай эчтәлекле һәм югары сыйфатлы итеп хәзерләнгән концерт белән чыгыш ясадылар . Кичәне йомгаклап, мәктәп директоры Лилия Минвагиз кызы кичәгә килүче ветераннарга һәм кичәне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, әлеге чараның патриотик тәрбия бирүдә зур урын алып торуын ассызыклады.
Сыйныф җитәкчесе: Давлетшин И.И.
-
15.02.2017

13-15 февраль көннәрендә 8 сыйныф укучылары Каюмова Ләйлә, Мустафин Ильяс, районда үткәреләчәк “Исследуем, проектируем” фәнни-гамәли конференциясенә уку- тикшерү проекты өстендә эшне төгәлләделәр. Проектның темасы “Геометрик фракталлар”. Укучыларның фәнни җитәкчеләре – математика укытучысы Ибрагимова Р.В. Укучыларга уңышлар телибез.
Математика укытучысы Ибрагимова Р.В.
-
Мәктәптә очрашу 14.02.2017

Мәктәптә патриотик айлыкны үткәрү тулы көченә бара. Бүген 3 сыйныф укучылары тыл хезмәткәрләре белән очрашты. Балалар аларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җыр , шигырь юллары аша җиткерделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Халиуллина Н.М.







