Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Үсенте утыртабыз... 22.03.2017

“Язның бер көне ел туйдыра “ ди халык мәкале. Шуны истә тотып 10 сыйныфлар биология укытучысы Залалтдинова Ф.М. җитәкчелегендә җәен бакчага күчерәсе чәчәк, яшелчәләрне чәчү эшләрен башладылар.
-
Түгәрәктә 21.03.2017

Язгы каникуллар башланса да фән түгәрәкләре эшләрен дәвам итә. 11сыйныфлар “Яшь химик” түгәрәгендә ( җитәкчесе Ф. М. Залалтдинова) кызыклы тәҗрибәләр эшләүне дәвам итәләр.
-
17.03.2017

2 б сыйныфларында "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
Сыйныф җитәкчесе Кадыйрова Г.Р.
-
17.03.2017

2 Б сыйныфында "Кошлар - безнең дуслар" дигән темага дәрес булып үтте
-
Cыйныф сәгате "Саулык -зур байлык" 17.03.2017

Бүген, 17 март көнне, 3 сыйныф укучылары белән берлектә “Саулык – зур байлык” дигән сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатенең максаты: сәламәтлеккә зыян китерүче начар гадәтләрне булдырмау, тәмәкенең зарарлы икәнлеген төшендерү, яшелчәләрнең файдасын ачыклау, балада ихтыяр көче тәрбияләү, дип хәбәр итте сыйныф җитәкчесе Халиуллина Н.М.
-
Ата - аналар җыелышы 16.03.2017

Бүген, 16 нчы март көнне, башлангыч сыйныфта балалары укучы ата-аналар өчен “Ата-ана яратуы” дигән темага җыелыш булды. Ата-аналар доклад кына тыңлап калмадылар, видеоролик карадылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.
МБ җитәкчесе: Хуснулгатина Л.М.
-
Без 9 нчыларга ышанабыз! 14.03.2017

9 нчы сыйныфларның Төп Дәүләт Имтиханын беренче тапкыр гына эшләп караулары түгел. Бүген рус теленнән алар районнан килгән биремнәр буенча чираттагы сынауны узалар. Укучылар бу юлы да сынатмаслар дип ышанабыз.
-
БДИ тапшырып карадылар 13.03.2017

Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән районның Мәгариф бүлегеннән төзеп җибәрелгән биремнәр буенча БДИ тапшырдылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр. Нәтиҗәләре әйбәт булыр дип ышанабыз.
-
6 сыйныфларда ата - аналар җыелышы 13.03.2017

13 март көнне 6 сыйныфта укучылар белән берлектә ата - аналар җыелышы үтте. Әти - әниләр ачык дәрес карадылар. Ачык дәрес һәм ата - аналар җыелышы үз югарылыгында үтте.
Сыйныф җитәкчесе Тагиров Р.А.
-
« Туган телем – серле телем» бәйгесе 10.03.2017

10 март көнне туган тел көненә багышланган бәйгенең муниципаль туры булды. Безнең мәктәп укучылары Махмутова Наилә (5 сыйныф) , Хайруллина Язилә (6 сыйныф), Махмутова Ләйлә (6 сыйныф) “Җыр” “Сәнгатьле уку” , “Яшь шагыйрь” номинацияләрендә III урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!







