Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Без ришвәтчелеккә каршы 28.11.2023

Район күләмендә "Без ришвәтчелеккә каршы" дип аталган рәсемнәр hәм иншалар конкурсы уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да үзләрен төрле яклап күрсәтә алдылар. Иң тырышлары исә, бүген истәлекле бүләкләр hәм грамоталар белән бүләкләнде.
- Рәсем конкурсында 7 нче сыйныф укучысы Хабибрахманова Хәнифә I урынны яулады.
- Иншалар конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Закирова Ләйсән II урынга лаек булды. -
26 нчы ноябрь – Әниләр көне! 26.11.2023

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Кадерледән кадерлеләребез!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур булсын. Һәрчак бәхетле булыгыз!
-
"Психология атналыгы" дәвам итә 22.11.2023

"Яхшы эшләрең сине шатландырса hәм бозык эшләрең сине кайгыга салса, син чын кеше" (Хәдис)
Психология атналыгын дәвам итеп, башлангыч сыйныф укучылары арасында " Изгелек искермәс тә, тузмас та" дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. Чара уен hәм әңгәмә рәвешендә узды. Укучылар изгелек, игелеклелек, мәрхамәтлелеккә кагылган хәдисләр белән таныштылар. -
День памяти жертв ДТП /Юл hәлакәтендэ hәлак булучыларны искә алу көне 21.11.2023

Бүген безнең мәктәптә "Юл hәлакәтендэ hәлак булучыларны искэ алу көне” үткәрелде. ЮИД хәрәкәте җитәкчесе Гафиятуллина Руфия апалары укучыларга әлеге бәйрәмнең асылын аңлатып, кунелсез очракларга юлыкмаунын гади юлларын искәртеп үтте. Шулай ук, соңгы 10 айда Татарстан Республикасы юлларындагы фажигалэр статистикасы белән таныштырды.
В рамках мероприятий посвящённых Дню памяти жертв ДТП, сегодня в нашей школе тоже прошло мероприятие. В ее рамках руководитель отряда ЮИД Руфия Гафиятуллина рассказала учащимся суть данного дня и напомнила элементарные правила поведения на дороге, которые могут предостеречь от беды. Также ознакомила учащихся статистикой ДТП на дорогах нашей Республики Татарстан.
-
Минем хокукларым һәм бурычларым 21.11.2023

Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым, үзләренә генә хас хокуклары да була. 20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеләнде. Бу уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылары катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле әңгәмә оештырылды. Балалар хокук, бурыч сүзләренең мәгънәләренә төшенделәр, матур рәсемнәр ясадылар.
-
Неделя психологии 21.11.2023

Подростковый возраст - время, когда закладывается фундамент будущей жизни в обществе. От того насколько подростки 11-14 лет успешно научатся выстраивать отношения с родителями, взрослыми, сверстниками, зависит их удовлетворенность профессиональной и личной жизнью в будущем. В рамках Недели психологии классный руководитель 8 класса провела тренинговое занятие «Давайте дружить». Встреча была посвящена обсуждению о том, что делает детей похожими друг на друга. Поговорили о том, как можно разрешить конфликтную ситуацию, если она произошла, как можно помириться и договориться, как укрепить дружную группу. Общение людей друг с другом - чрезвычайно сложный и тонкий процесс. Для того, чтобы выстраивать отношения с другими, необходимо, прежде всего, научиться жить в мире и согласии с самим собой, что также является актуальной проблемой переходного возраста.
-
20 ноябрь-Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 20.11.2023

Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында мәктәптә "Мин һәм минем хокукларым"дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар мәктәптә һәм көндәлек тормышта балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар.
-
Всероссийский день правовой помощи детям 20.11.2023

20 ноября отмечается Всероссийский день правовой помощи детям. Это дата принятия 20 ноября 1959 года Генеральной Ассамблей ООН Декларации прав ребёнка, которая провозглашала равные права детей в области образования, воспитания, духовного и физического развития, социального обеспечения независимо от национальности, цвета кожи, имущественного положения, общественного происхождения.
Основная задача проведения Всероссийского дня правовой помощи детям — повышение правовой грамотности и информирование о возможностях системы бесплатной юридической помощи.
-
Симптомы ГРИПА и ОРВИ 20.11.2023

-
Психология атналыгы 20.11.2023

Мәктәбебез күләмендә психология атналыгы башланып китте. Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында әлеге атналыкка карата “Әйдәгез, дуслашыйк!” диелгән уен-дәрес үткәрелде. Аның максаты - җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның этик нормаларын формалаштыру , бер-берең белән аралашу культурасын тәрбияләү, укучыларның эмоциональ хис-тойгыларын аңлауга юнәлтелгән иде. Уеннар барышында балалар психик сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга, балаларның аралашудагы киртәләрне җиңүгә юнәлдерелгән күнекмәләр һәм алымнарны өйрәнделәр. Укучылар әлеге чарада бик теләп, кызыксынып катнаштылар, бу - аларның актив булуларында чагылды.




