Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 16 учеников, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 7 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
ГТО 2016/2017 17.02.2017

Россия Президенты Указы нигезендә мәктәпләргә ГТО кире әйләнеп кайтты. Һәм бу бик дөрес тә, сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала. Алтын, көмеш, бронза күкрәк билгеләре дә кире кайтты. Совет заманнарында ГТО күкрәк билгеләре булган абитуриентларга югары уку йортларына укырга кергәндә бер-ике балл өстәлүен шул чор студентлары онытмагандыр әле. ГТО нормативлары буенча ярыш-күнегүләрне укучылар да үз итә. Бүген дә укучылар ГТО нормалары буенча үзләренең нәтиҗәләрен расладылар.
-
14 нче февраль-изге Валентин көне 14.02.2017

14 нче февраль-изге Валентин көнен балалар да, олылар да бик теләп көтеп алалар. Быел да бик тырышып матур-матур котлаулар әзерләп каршыладылар укучыларыбыз бу көнне. Авыл китапханәсеннән Мауликаева Айсинә апалары килүенә алар бик шат иде. Ул үткәргән күңелле чараның максаты: яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү иде.Укучыларга Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде. Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру өчен киңәшләр дә әйтелде.
-
”Россия чаңгы юлы” 11.02.2017

Узган шимбә ”Россия чаңгы юлы”–спорт бәйрәме һәм сәламәт яшәү рәвеше көне булып узды, анда мәктәп укучылары, укытучылар ,ата-аналар катнашты.
“Россия чаңгы юлы”ның максаты – ул җиңү дә, медальләр дә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигать белән аралашу, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәефкә ия булу.
-
Кошлар-безнең дусларыбыз! 27.01.2017

1 нче декабрьдан 31 нче декабрьга кадәр уздырылган “Кошларны кышын ашат” акциясендә безнең мәктәп укучылары да теләп катнаштылар. Канатлы дусларыбызны яратучы балалар һәм әти-әниләр “ Иң яхшы җимлек “бәйгесендә активлык күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары тарафыннан 3 нче сыйныф укучысы Тугаров Артем җиңүче итеп танылды. 1 нче сыйныф укучылары- Раимова Самира, Алетдинова Аделина, 2 нче сыйныф укучылары – Шайхлисламов Салават,Ситдиков Альмир ясаган җимлекләре өчен грамотага лаек булдылар.
Салкын кышларда канатлы дусларыбыз турында бергәләп кайгыртыйк!
-
Кышкы спартакиада. 25.01.2017

25 нче гыйнвар көнне “Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасы “ның укытучылары район спартакиадасында катнашты. Кышкы спартакиада программасында спорт уеннарының күп төрләре бар: турникта күтәрелү, отжимание,шорт-трек,аркан тарту,теннис,чаңгыда узышу. Укытучылар өчен оештырылган кышкы спартакиаданың максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бергә мәктәп укытучыларының кышкы спорт төрләрендә осталыкларын үстерү һәм укытучылар арасында спортның бу төрләре буенча осталарны барлау.Аркан тартуда 2 нче урынны яулаган башлангыч сыйныф укытучысы Раимова Насима Тагирзяновнаны чын күңелдән котлыйбыз. Кышкы спартакиадада катнашучылар барысы да һәрчак яхшы кәефтә һәм сәламәт булсын!
-
Шаршады балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме! 30.12.2016

Бүген Шаршады балалар бакчасында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Шулай ук,төрле бәйрәмнәр алдыннан балалар бакчаларында үткәрелә торган кул эшләнмәләре күргәзмәсе анда тәрбияләнүчеләргә үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Мондый чараларның Яңа ел бәйрәменә багышланганнары да була. Яңа ел алдыннан әти-әниләр белән балалар чыршы бәйрәмен бизәү өчен иң яхшы кул эшләнмәләре конкурсында бик актив катнаштылар. Алар үзләренең фантазияләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Яңа ел белән котлыйбыз! 30.12.2016

Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Әкияти Яңа ел могжизасы!!! 26.12.2016

Яңа Ел алдыннан мәктәп ишегалдына кардан сыннар ясау матур гадәткә әверелде. Бу эштә башлангыч сыйныф укытучылары үзләренең укучылар белән бик теләп катнашалар. Киләсе 2017 ел - Әтәч елы булганга күрә, алар әтәч сыны ясарга булдылар.
Әтәч елы һәркемгә шатлык-куанычлар, зур бәхетләр алып килсен. Яңа ел алдагы елның казанышларын тагы да үстерсен, йолдызлары яктырак янсын, безнең тормышыбыз йолдыз кебек мәнге балкысын!!!
-
Рәхим итегез,кошкайлар! 26.12.2016

Шаршады башлангыч мәктәбенең укучы балалары әти-әниләре,бабайлар белән берлектә мәш килеп кошларга җимлек ясадылар. Нинди генә төрдәге җимлекләр юк иде алар арасында! Әтиләрнең осталыгына,фантазиясенә шаккатырлык иде.Кайбер укучылар үзләренең күптәнге җимлекләрен дә алып килделәр.Аларның инде берничә ел кошларга ярдәмгә килүләре барыбызга да шатлык китерде.Дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары балаларның эшләренә югары бәя бирделәр һәм берничәсен сайлап бәйгегә алдылар.Без балаларның бу игелекле гамәлләрен хуплыйбыз.
Без Сезгә ашханә ачтык! Рәхим итегез,кошкайлар!
-
I яртыеллык нәтиҗәләре. 24.12.2016

Бүген беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясалды.Укучыларыбызның уңышларын күреп без бик тә сөенәбез.






