Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 16 учеников, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 7 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Яшь экологлар 19.05.2017

19 май – пионер туган көнне бездә ничектер онытылган бәйрәм буларак кабул итәләр. Совет бәйрәмнәрен сагышланып искә алучылар бу көнне социаль челтәрләргә элекке пионер җырларын элә, пионерлык белән үткән балачакны җылы бер хатирә буларак искә ала. Татарстанда, беркайчан да балалар оешмалары яшәүдән туктамады. Исемнәр алышынды, идеологик ориентирлар үзгәрде, әмма балалар үзидарәсе үзенең элекке прототибының күп кенә сыйфатларын саклап калды.
Безнең мәктәптә, мәсәлән, балаларны яшеллек төсендәге галстук бәйләтеп, яшь экологлар оешмасына алу яңартылды, хәтта тимурчылык та, бер сүрелеп, бер җанланып, үз эшен дәвам иттеә. Даими булмаса да, балаларның ялгыз өлкәннәргә ярдәм итеп китүе кебек игелекле эшләре күзәтелә.
Мондый традицияләрнең саклануы хәерлегә генә, әлбәттә.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре.
25.04.2017
Апрель аенда 4 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләрендә сыналалар. Укучылар рус теле, математика ,әйләнә-тирә дөнья буенча сынау эшләре язалар.
18 апрель- рус телендә грамматик биремле диктант;
20 апрель- рус телендә тест биремнәре;
25 апрель- математика;
27 апрель- әйләнә-тирә дөнья.
Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенроссия тикшерү биремнәре үтәделәр. Эшләр шактый ук авыр һәм шул ук вакытта кызыклы иде. Укучылар бу сынауны тиешле дәрәҗәдә үтәп чыктылар. Сыйныф җитәкчеләре Раимова Нәсимә Тахирҗан кызы, укучыларының әлеге сынауларны уңышлы башкарып чыгачакларына бер дә шикләнми.
-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтә. 21.04.2017

2014 елда РФ Президенты Владимир Путин ГТО системасын кайтару турындагы указга кул куйды. ГТО нормалары тапшыру быелгы уку елыннан мәктәпләргә кертелә һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, 2015 елдан башлап, ГТО комплексы тапшыру нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә дә исәпкә алыначак.
Мәктәпләрдә 17 төр буенча ГТО нормативлары билгеләнгән һәм аларны өч этапта – сентябрь-октябрь, январь-февраль, апрель-май айларында тапшыру каралган.
4 нче сыйныф укучысы Вахитов Ринатка 2015/2016 уку елында ГТО нормативларын үтәү дәрәҗәсенә карап көмеш билге бирелде.
-
Ура-каникуллар!
20.03.2017
20 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Быел язгы каникуллар 9 көн булып, 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Укучылары өченче чиректә бик тырышып укыдылар һәм күңелле чараларда катнаштылар. Мәктәбебезнең 5 укучысы ,Габдрахманова Язилә ,Мауликаева Аделя, Абдуллин Рузиль,Сундуков Илфат, Коробейникова Анна, чирекне 4ле һәм 5ле билгеләренә генә тәмамладылар. Каникуллар башлану уңаеннан мәктәптә балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар үткәрелде.
-
Әлифба бәйрәме! 15.03.2017

Март аенда Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасының 1 нче сыйныф укучылары «Әлифба бәйрәме»н үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Нурмухаметова Рәзилә Рафаел кызы). Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әти-әниләргә үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез! 13.03.2017

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Шаршады башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз” дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.
Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
- Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
- Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
- Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
- Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
- Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
- Боз аша спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
- Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:
- Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
- Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
-
Что нужно знать о коррупции? 10.03.2017

Вы можете остановить коррупцию.
-
8 март-әниләр бәйрәме. 07.03.2017

Җылы наз ул әнием-синдә генә
Иркә сүзләр синең телдә генә.
Матур хисләр,уйлар йөрәгеңдә
Изге синең әнием күңелеңдә.
Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне 24.02.2017

Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Әтиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр.
Әтиләр йөргән җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләрдә бит туган ил көче!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.






