Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Өлкәннәрне котладык 22.04.2015

Бүген дәресләрдән соң һәр класс үзенә беркетелгән сугыш һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды. Өйдән алып килгән чәй тәмнәреннән өстәл әзерләп, чәй өстәле янында өлкәннәргә концерт номерлары күрсәтелде. Ветераннарга Георгий ленталары таратылды. Укучылар шулай ук ишек алларын, капка төпләрен чистартырга булыштылар. Җаваплы класс җитәкчеләренә оештырылган тимурчылык өчен рәхмәт белдерәбез.
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы дәвам итә
21.04.2015
2-день: «Рука в руке»
По плану сегодня была представлена телепередача на тему: «Дружба, мир и согласие между народами», организованная учащимися 10-класса, членами кружка "Иҗади гөлбакча”. Отв. классный руководитель Даутова А., рук.кружка Шарипова Г.
В течение дня состоялся флешмоб, где учащиеся 9, 10, 11 классов, члены кружка “Я и моё здоровье” представили всему коллективу школы свое выступление. Учащиеся школы охотно участвовали в данном мероприятии.
Также были организованы конкурс рисунков «В мире прекрасного», выставка, организованная членами кружка "Волшебница".
Руководителям кружков, классным руководителям выражаем благодарность за организацию мероприятий.
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы 20.04.2015

Бүген "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" старт алды. План буенча мәктәптә тантаналы линейка, класс сәгатьләре булып узды. 8 нче класс укучылары тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янында мәрхәмәтлелек турында әңгәмә оештырылды.
-
Россиякүләм бердәм Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген мәктәптә Россиякүләм Бердәм Җиңү дәресе кысаларында гомуми класс сәгате булып узды. Тарих-география укытучысы Шайхутдинов әлеге дәрестә сугышта катнашкан авылдашлар, якташ герой-фронтовиклар, фронтовик укытучылар турында сөйләде. Аерым укучылар герой-шәһәрләр, Бөек Ватан сугышы геройлары, полководецлар турында чыгыш ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Дәрес бик файдалы, нәтиҗәле үтте.
-
"Алтын куллар" фестивале 31.03.2015

Язгы каникул көннәрендә 8-сыйныф укучысы Шаяхметова И. Чаллыда узган декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге буенча "Алтын куллар" республика фестивалендә катнашып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Габбасова Г.). Котлыйбыз!
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2015

Бүген 1-сыйныф укучысы өчен Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр чакырылган иде. Ранэльне беренче җиңүе белән тәбрикләп, укучылар, укытучылар, әти-әниләр изге теләкләрен юлладылар, алга таба да укуында уңышлар теләп калдылар.
-
Урман көне 21.03.2015

Халыкара урманны саклау көне кысаларында мәктәптә гомуми класс сәгате булып узды. Анда Девятерня участок урманчылыгы җитәкчесе Камаев И. чыгыш ясады. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урманга сакчыл караш, якын-тирәдәге тыюлыклар турында аңлатты. Әлеге класс сәгате бик кызыклы, әһәмиятле булды.
-
"Илһам" шигырь укучылар бәйгесе 20.03.2015

Бүген 8-сыйныф укучысы Шакирова А., 9-сыйныф укучысы Габбасова Л. республикакүләм "Илһам" шигырь укучылар бәйгесенең Чаллыда узган төбәкара турында катнаштылар. Кызлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, кызлар!
-
«Ел укучысы» бәйгесе 19.03.2015

Бүген "Ел укучысы-2015" район бәйгесендә 10-сыйныф укучысы Габдрахманов Р., 10-11 сыйныф укучылары теләктәшлек группасында уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы, егетләр-кызлар!
-
Общероссийский конкурс "Мое хобби" 18.03.2015

7-класс укучысы Фаррахова Л.нен "Мое хобби" конкурсына җибәрелгән проект эше 2-дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкче: география-тарих укытучысы Шайхутдинов. Котлыйбыз!













