МБОУ «Тюгеевская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423507, Республика Татарстан, Заинский район, с.Тюгеевка, ул. Школьная, д. 89 |
Телефон: | +7(855)-586-05-89 филиал +7(855)-586-08-46 |
E-Mail: | tugzai@yandex.ru, Stug.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тюгеевская ООШ" |
Руководитель: | Журавлева Анжела Владимировна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 34 |
У нас учат: | 16 |
Все школьные новости
Туган ягым чишмәләре
Опубликовано: 26.03.201626 нчы март көнне , язгы каникул вакытында, укучылар белән авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат туплау нисбәтеннән “Туган ягым чишмәләре” дигән чара үткәрдек.
Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята. Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Безнең авылыбызда да чишмәләр бик күп “Изге су” , “Күз суы”, “Чамай чишмәсе”, “Сәламәтлек чишмәсе”, аларның сулары чиста, салкын һәм бик файдалы.
Чишмә, су белән бәйле йолалар да бар. Чишмә суына көмеш акча салу, чишмә янында изге теләкләр әйтү, тирәсенә сөлгеләр элү. Чишмә белән бәйле гореф-гадәтләрне саклау, үтәү һәм киләчәк буынга җиткерү, табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү безнең изге бурыч.
К списку новостей