Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Иҗади проект: "Фонтан" 23.09.2017
Проект эше укучыларның иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә. Шул уңайдан "Фонтан" иҗади проектына бүген нигез салынды. Укытучылар һәм югары класс укучылары бу эшне башлап җибәрделәр.
-
Районда - ярминкә! 22.09.2017
Районыбызда “Көзге ярминкә” оештыру матур бер традиция булып кереп китте. Шул нигездә бу бәйрәм бүген дә уздырылды. Быел да көзге уңышыбыз күп булды. Аларны халыкка тәкъдим итүдә мәктәбебез хезмәткәрләре катнашты.
-
Мини-футбол! 21.09.2017
16 нчы сентябрь көнне Зәй районында мәктәп директорлары арасында республика күләмендә мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды.
-
Музейлар - патриотик тәрбия үзәге 21.09.2017
Һәр мәктәптә дә музей почмаклары бар. “Туган якны өйрәнү” музее белән бүген 1 нче класс укучылары таныштылар. Музеебызда экспонатлар күп. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы... Әйе, музей – хатирәләр почмагы.
-
Район ярминкәсенә әзерлек 20.09.2017
Район күләмендә узачак ярминкәгә мәктәбебездән алып барырдай яшелчәләр бик күп. Аларны бары тиешенчә чистартырга, юарга гына кирәк. Бүген укучылар укытучылары белән бергә бакчада кайнаштылар.
-
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә! 19.09.2017
Сентябрь - беренче класс укучыларының мәктәпкә җайлашу, ияләшү айлары. Әкренләп алар беренче укытучылары Рамилә Нәҗиповна белән язу-сызу һөнәрләренә төшенерләр, белем өлкәсендә тәүге тапкыр алган уңышлары белән якыннарын сөендерерләр. Уңышлар аларга!
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017
"Милләтләр кроссы" күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерә. Ул гади спорт ярышы гына түгел. Анда катнашып, үзеңне спортчы буларак күрсәтергә була. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү спорт өлкәсендә һөнәри карьераның башлангычы булырга мөмкин. Димәк, “Милләтләр кроссы – 2017” – үзеңне сынап карау өчен өчен менә дигән ярыш ул. Мәктәп укучылары да бүген әлеге чарада бик теләп катнаштылар.
-
Гадәттән тыш хәлләргә юл куймыйк! 15.09.2017
Бүген, 15 нче сентябрь көнне, мәктәбебездә укытучылар һәм укучылар өчен гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу юлларын, булган очракта, ничек итеп үзеңне яклау һәм саклау юллары турында аңлату эшләре алып бардылар.
-
Ата-аналар белән очрашу 14.09.2017
Кадер авылы фельдшеры Фаретдинова А.Н. мәктәптә ата-аналар җыелышында балалар сәламәтлеге, гриппка каршы саклану чаралары турында чыгыш ясады. Сәламәтлекне саклау турында стендлар булдырырга кирәклеген ассызыклады.
-
Без тынычлык телибез! 13.09.2017
Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы.
Тынычлык һәм дуслык айлыгы кысаларында 3 нче класста “Без тынычлык телибез” исемле әңгәмә узды. Укучылар төрле ачык төсләр белән җир шарын, кояшны рәсемгә төшерделәр.