Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Кино килде 14.11.2017
"Космос" яшьләр үзәгеннән килгән киноларны балалар яратып карыйлар. Бүген дә аларга "Костя" дип исемләнгән фильм тәкъдим ителде. Дүрт аяклы дусларыбызга булган мөнәсәбәтләр беребезне дә битараф калдырмый. Балаларыбыз миһербанлы, шәфкатьле булып үссеннәр иде.
-
Инглиз теленнән тест 14.11.2017
Бүген 4,6,8 нче класс укучылары инглиз теленнән тест эшләделәр. Аларга 45 минут эчендә 20 тест соравына җавап бирергә кирәк иде.
-
Дети России
14.11.2017
"Дети России" дип исемләнгән зур чарада катнашудан мәктәп читтә калмады. Класс җитәкчеләре укучыларга "Наркомания - зур афәт" дип исемләнгән презентацияләр күрсәттеләр. Укучылар анкеталар тутырдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 11.11.2017
Мәктәптә әти-әниләр җыелышы 1 чирек нәтиҗәләренә, яңа укыту планын таныштыруга һәм "Россия балалары" (наркоманиягә каршы көрәш) дигән чарага багышланды. Яңа укыту планы белән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Цыганова Э.Г. таныштырды. "Наркомания - зур афәт" дигән доклад белән рус теле укытучысы Цыганова О.А. чыгыш ясады. Әлеге тема буенча презентация күрсәтелде. Җыелыш классларда аерым сөйләшү буларак дәвам итте.
-
Коррупциягә каршы көрәшәбез! 11.11.2017
Коррупциягә каршы мәктәп укучылары язма эшләр башкарып, рәсемнәр ясап көрәшә. Укучыларыбыз, муниципаль турда катнашып, зур җиңүләр яуладылар. 11 класс укучысы Хузина Л. эссе-сочинение буенча - 1 урын (җитәкче - Аюпова А.Ф.), 10 класс укучысы Мингазов И. сочинение буенча - 2 урын (җитәкче - Миннегалиева З.Р.) алдылар, 3 класс укучысы Боярова А. (Җитәкче - Нигматуллина Д.Р), 4 класс укучысы Бормотина К. (җитәкче - Султанова Л.М.), 7 класс укучысы Васильев А. (җитәкче - Суханаева Г.Н.) рәсем-плакат буенча лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт белдерәбез!
-
Көрәшчеләр без 07.11.2017
27 октябрь көнне ТР спорт мастеры Гадершин И.Н. ның 50 яшенә багышланган көрәштә мәктәп командасы беренче урын яулады. Афәрин!
-
Баскетболчыларны котлау 07.11.2017
Каникул вакытында районда егетләребез һәм кызларыбыз беренче һәм өченче урыннар яуладылар. Мәктәп күләмендә котлаулар булды.
-
Мастер класс 03.11.2017
Балалар каникулларын кызыклы үткәрәләр. Бүген укучыларыбыз район мәдәният сараеның спорт залында теннис буенча мастер класс күрсәттеләр.
-
ВПР га әзерләнәбез 01.11.2017
Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ВПР га әзерләнделәр
-
8 ләр - бассейнда 01.11.2017
8 класс укучылары физкультура укытучысы Мухаметшин Ә.Х. белән район үзәгендәге бассейнга бардылар. Балаларның сүзе буенча, бассейнда йөзү аларга бик ошаган. Су - сәламәтлек чыганагы икәнен онытмыйк!