Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Бездә баскетбол ярышы 31.10.2017
Бүген бездә спортзал тавыштан тагын да ныграк гөжләп торды. 7 мәктәп уенчылары арасында кызу уеннар барды. Егетләр командасы җидәү, ә кызларныкы - бишәү. Яшь баскетболистларыбыз тырышты. Ниһаять, ярыш азагына якынлашты. Афәрин, егет-кызларыбыз! Без - беренчедә! Алга таба уңышлар сезгә!
-
Математикадан ЕГЭ эшлибез 30.10.2017
Бүген 11 класс укучылары математикадан ЕГЭ эшләп карыйлар.
-
РДШ эшли 28.10.2017
Районыбызда РДШ буенча авыл мәктәпләреннән укучылар җыелды.
-
Волейбол ярышы 28.10.2017
Зәйдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда ир-егетләрдән торган 14 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча зәйлеләр - өченче урында, Казан командасы - беренче, Түбән кама икенче урынны яулады.
-
Көзге бал 27.10.2017
Мәктәп еллары уку белән генә түгел, ә күңелле бәйрәмнәре белән дә истә кала. 7-11 класс укучылары әлеге бәйрәмгә бик теләп әзерләнгәннәр. Кичә барышында һәр класс нинди дә булса сәләте буенча ачылды. Бәйрәмнән соң дискотека булды.
-
Парламент дәресе
27.10.2017
Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Семёнова Р.Н. һәм авыл депутаты Давлетшина Р.Н. катнашында югары класс укучылары өчен "Парламент дәресе" узды. Чара барышында законнар, дәүләт темасына кагылган сораулар бирелде.
-
Сөмбелә күңелле узды 26.10.2017
1-6 класс укучылары класс җитәкчеләре белән бик күңелле матур бәйрәм әзерләделәр. Өстәлләрдә көзге уңышлардан төрле сувенирлар ясап куелган. Балалар үзләренең матур җыр-бию-шигырьләре белән тагын бер кат осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәм кечкенәләрнең күңелендә озак сакланыр.
-
Единый урок безопасности в сети в Интернет 25.10.2017Информатика укытучысы Фатихов Р.Ф. укучыларга һәм аларның әти-әниләренә "Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес" уздырды. Чарада әлеге тема буенча презентация күрсәтелде.
-
Түбән Камада слётта 25.10.2017
11 класс укучысы Шакирова Айсылу узган уку елында 4 фәннән республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Шул уңайдан Айсылу районыбыз олимпиадниклары һәм укытучылар белән 25 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә слётта булып кайтты. Әлеге чара бик мавыктыргыч узды, диде укучыбыз.
-
Подари книге вторую жизнь 24.10.2017
Мәктәбебез китапханәчесе Шәйдуллина О.Г. укучыларга "Подари книге вторую жизнь" дип исемләнгән чара уздырды. Ул презентация ярдәмендә китапларга карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләде.