Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Эстафетага әзерлек 11.10.2017Мәктәбебездә районда узачак эстафетага әзерлек бара. Әлеге чарада 2003 елгы укучылар катнашачак. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Өмәләр дәвам итә 11.10.2017
Мәктәп бакчасында көзге эшләр гөрли. Кайсылары чәчәклекне тәртипкә китерә, орлыклар җыя. Икенчеләре кишер, чөгендер ала, чүп җыя. Җирне язгы көннәргә яхшы итеп әзерлик.
-
Шашка-шахмат ярышы 09.10.2017
Бүген Сарсаз Баграж авылында шашка-шахмат ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы - 2 урында. Афәрин, укучыларыбыз!
-
Безопасный интернет 09.10.2017
Башлангыч класс укытучылары укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен "Безопасный интернет" исеме астында презентация күрсәттеләр. Әлеге чара балаларны интернетта булган кирәкмәгән мәгълүматлардан сак булырга, билгеле бер вакыт кысаларында гына интернетта утырырга кирәклеген ассызыкладылар. Компьютерда утыруның сәламәтлек өчен дә файдалы булмавын тагын бер кат исбатладылар.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2017
Укытучылар көненә барлык класс укучылары да стенгазета ясадылар. Һәр классның да газета ясауга үз фантазиясе һәм идеясе бар. Монда котлаулар, шигырьләр һәм төрле чәчәк бәйләмнәре урын алган. Бәйрәм белән, укытучылар!
-
Рус теленнән мониторинг 05.10.2017
Бүген 5 класс укучылары рус теленнән мониторинг эшләделәр.
-
Котлыйбыз!!! 04.10.2017
Зәйдә Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан төрле конкурслрда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларны бүләкләү тантанасы булды. "Класс җитәкчесе" конкурсында район буенча 2 нче урын алган Гүзәлия Рамилевнаны чын күңелебездән котлыйбыз! Тагын да яңа үрләр яуларга насыйп булсын! Афәрин, Гүзәлия Рамилевна!!!
-
Бассейнга әзерлек 03.10.2017
Укучыларның сәламәтлеге өчен суда йөзүнең файдасы зур. Бу уку елында райондагы бассейнга мәктәбебездән 8 класс укучылары йөриячәк. Балаларга, бассейнда йөзү өчен, районга барып, табибларга күренергә һәм төрле анализлар бирергә кирәк. Шул уңайдан авылыбыз фельдшеры Фаретдинова А.Н. укучыларга аңлату эшләре алып бара.
-
Без экстремизмга каршы!!! 02.10.2017
Ай буена мәктәптә "Без экстремизмга каршы" исеме астында чаралар дәвам итте, рәсемнәр ясалды
-
Линейкада котлау 02.10.2017
Мәктәп линейкасында районда уздырылган "Милләтләр кроссында" 3 урын алган укучыларны котладылар.