• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б
Телефон: +7(855)-583-68-57
E-Mail: Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Чубуклинская ООШ"
Руководитель: Мухаметзянова Джамиля Фатиховна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 28 учеников и 6 воспитанников
У нас учат: 11 учителей и 1 воспитатель

Новости Чубуклинской школы

Х региональная научно-практическая конференция школьников «Тукай укулары»

Опубликовано: 12.08.2021

Х региональная научно-практическая  конференция школьников

«Тукай укулары»

Направление: филология

 «Чыбыклы җирле шагыйрьләре шигырьләрендә сыйфатлар»

1. Кереш

Тикшеренү эшемнең  темасы «Чыбыклы җирле шагыйрьләре шигырьләрендә сыйфатлар» дип атала.

Тугaн як. Тугaн җир. Тугaн aвыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган aвылы бар. Һәр авылның үзенә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына бaрсaк та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган авылыбызның гүзәллеген бернигә дә алыштырып булмый.

Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт — кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе.  Кайдадыр бик еракта калган балачак сукмакларына кеше җыр, шигырь аша әйләнеп кайта. Алар кешенең иң күңелле хатирәләрен яңарта: беренче адымнар, “Әни” сүзе, туган якның кабатланмас табигате һәм туган нигез!… Туган як җыры, шигыре — тормышка, туганнарыбызга, якын кешеләребезгә карата булган мәхәббәт тә ул! Бүгенге көндә туган якка багышланган җырларга, шигырьләргә  игътибар артты. Алар үзләренең актуальлелеген югалтмыйлар. Төрле бәйгеләр моны тагын бер кат раслый.

Минем  өчен шундый изге, кадерле җир – ул  туган авылым Чыбыклы. Аның исеме җырларга, шигырьләргә  күчкән. Җырлар, шигырьләр җыентыкларына   җирле шагыйрьләребезнең өлеше керүенә мин бик шат.

Бу хезмәтемнең максаты – җирле шагыйрьләребезнең җырларыннан, шигырьләреннән сыйфатларны табу һәм аларның төрләрен билгеләү.

Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

а) сыйфатларны өйрәнелү дәрәҗәсенә күзәтүләр ясау;

б) җырларда очраган сыйфатларның лексик-семантик төркемчәләренә, асыл һәм нисби төрләренә, дәрәҗәләренә, ясалышына, нинди җөмлә кисәге булып килүенә игътибар итү, нәтиҗәләр ясау.

Тикшеренү эшенең объекты булып Чыбыклы җирле шагыйрьләренең шигырьләре, җырлары. Өйрәнү предметы – шул җырлардагы, шигырьләрдәге сыйфатлар тора.

Теманың актуальлеге: Минем өчен якташ  шагыйрьләр, танылган композиторлар  иҗат иткән җырларның  телен өйрәнүнең әһәмияте зур. Татар телендә «Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтем бар. Шушы әйтемнән аңлашылганча,   һәрберебез үзебезнең  ягын гына түгел, аның сәнгатен, телебезнең кагыйдәләрен  белергә һәм алар белән горурланырга тиеш.

Тикшеренү эшен язганда татар теленә багышланган фәнни хезмәтләр файдаланылды.

Фактик материал «Чыбыклым – гомер бишегем»,  «Төбәгем тургае»,  «Яз сафлыгы көзләрдә»  китапларыннан алынды.

Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, күзәтү, чагыштыру.

Эшем керештән, төп өлештән, йомгаклаудан тора.

2. Төп өлеш

Сыйфат – борынгы сүз төркемнәренең берсе. Сүз төркемнәре буларак, ул беренче грамматикаларда ук бүленеп чыгарыла.

Татар телендә сүзләрне сүз төркеме ягыннан ике зур төркемгә бүләләр: мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм ярдәмлек сүз төркемнәре. Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеменә керә. Лексик-семантик мәгънәсе буенча татар телендәге сыйфат предметның билгесен белдерә. Мәсәлән, киң (елга), биек (тау), акыллы (бала).

Билгене белдерү мәгънәсе сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аерып тора. Аңа кеше һәм хайван, кош-кортларга хас булган тышкы (карт, яшь, йонлач) һәм эчке билгеләрне белдерә торган сүзләр (усал, юаш, юмарт), урын-араны (биек, тәбәнәк), күләм һәм форманы (тар, озын, киң, яссы, түгәрәк), төс һәм тәмне (яшел, ак, ачы, баллы, тозлы), урынга һәм вакытка мөнәсәбәттән килеп чыккан билгене (өстәлдәге, урамдагы, соңгы, иртәнге), үтәүчедән аерылган эш-хәрәкәткә бәйле (үзгәрүчән, куркусыз) һәм башка билгеләрне белдергән сүзләр керә.

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәсе дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек .

Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була: Салкын кыш килде.

Синоним, антоним сыйфатлар була: матур,чибәрматур-ямьсез.

2.1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемчәләргә бүленеше.

Предметның конкрет нинди билгесен белдерүләренә карап, сыйфатлар түбәндәге лексик-семантик төркемнәргә бүленәләр: 

1) төс ягыннан билге белдерүчеләр:

Сагындыра авылымдагы

Яшел шәлле каеннар.

Кайтып күрсәм мин аларны

Бетәр иде кайгылар. (“Сагындыра туган җир” Миргасим Әфләтунов шигыре)

Туган авылым күгендә,

Җемелдиләр йолдызлар.

Якты йолдыздан көнләшеп,

         Елмая зәңгәр күзләр. (“Юллар” Миргасим Әфләтунов шигыре)

2) тәм ягыннан билге белдерүчеләр:

Туган якның җанга якын

Әче әремнәре дә.

Каен җиләге тәмнәре

         Алсу иреннәреңдә. (“Сүнми дә, сүрелми дә” Миргасим Әфләтунов шигыре)

3)   күләм-чама ягыннан билге белдерүче сыйфатлар: зур, кечкенә, түгәрәк.

Алсу әле кечкенә,

Аңа әле өч кенә.

Үзенә зур булса да,

          Безнең өчен кечкенә. (“Алсуның үсәсе килә” Миргасим Әфләтунов шигыре)

 4)  тышкы сыйфатны белдерүчеләр:

Гүзәл Чыбыклы авылым

Утыра шау чәчәктә.

Тагын да матурланачак

Ул якын киләчәктә. (“Чыбыклым”, Җиһангир Сибгатуллин сүзләре, Илфат Гадершин көе)

5) характерны, психик үзенчәлекләрне белдерүче сыйфатлар:

Эшчән халык авылымда,

Гаиләләрдә татулык.

Өйләренә җылы бирә,

          Янып зәңгәр ягулык. (“Чыбыклы кырларында” Миргасим Әфләтунов шигыре)

6) форма белдерүчеләр:    

Таулар белән ышыкланган

Бормалы матур инеш.

Килеп керсәң киталмассың,

Суын эчмәгән килеш. (“Чыбыклым”, Җиһангир Сибгатуллин сүзләре, Илфат Гадершин көе)

Синтаксик яктан сыйфат нигездә аергыч функциясен үти .

Кешеләре шат күңелле,

Тырышып хезмәт итә.

Кунак булып килүчеләр

Рәхмәт белдереп китә. (“Чыбыклым”, Җиһангир Сибгатуллин сүзләре, Илфат Гадершин көе)

Сыйфат хәбәр функциясендә дә киң кулланыла:

Зәй буйлары бигрәк ямьле,

          Кояш чыкканда иртән. (“Зәй буена кайт, иркәм” Миргасим Әфләтунов шигыре)

Исемләшкәндә, сыйфат исем үзенчәлекләрен ала: килеш,тартым белән төрләнә, берлектә, күплектә килә, исемнең синтаксис функциясен үти.

Көзләрендә тынып кала

Игенченең кырлары.

Еракларга ишетелә

         Данлы хезмәт җырлары. (“Чыбыклы кырларында”  Миргасим Әфләтунов шигыре)

Димәк, сыйфатларны төркемләүдән күренгәнчә, алар төрле мәгънә төсмере белдерәләр, җөмләдә ия,  хәбәр  аергыч һәм хәл булып киләләр. Чыбыклы җирле шагыйрьләренең иҗатын күзәткәннән соң шундый нәтиҗә ясарга була:

1) җырларда, шигырьләрдә төсне, вакытны, предмет яки затның тышкы үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар күп очрый. Зәңгәр, алсу,яшел, тырыш, эшчән кебек сыйфатлар күп кулланыла;

2) тәмне, исне белдерүче сыйфатлар аз файдаланыла;

3) татар телендә сыйфатларны дөрес куллану нәтиҗәсендә, җырлар, шигырьләр эмоциональ яктан байыйлар;

4) җырларда, шигырьләрдә сыйфатлар  күбрәк аергыч, хәбәр булып киләләр.

2.2. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Сыйфатларны асыл, нисби төрләргә бүләләр.

Асыл сыйфатлар предметның саф билгеләрен-төсен, күләмен, формасын, физик сыйфатларын белдерәләр.

Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр,

          Кемне күзлиләр икән? (“Зәңгәр күзләр” Миргасим Әфләтунов шигыре)

Нисби сыйфатлар предметның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан билгеләрен белдерәләр: язгы җил, аскы бүлмә. Алар дәрәҗә белән төрләнмиләр, җөмләдә аергыч булып киләләр.

Оныта алмыйм, онытмыйм,

Җәйге иртәләреңне. (“Сагыну” Миргасим Әфләтунов шигыре)

Асыл сыйфатларга дәрәҗә категориясе хас: ак, аграк, ап-ак, аксыл. Алар нигездә тамыр сүзләр: саф, кызыл, аяз. Асыл сыйфатлар исемнән ясалган сыйфатлар барәбәренә тулыланып торалар: башлы, көчле.

Асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып киләләр.

Талларыңа кунып сайрый кошлар,

Гөрли-гөрли ага инешең.

Ак (аергыч) чәчәкле язлар җитсә,

Бакчаларың гөлле, җимешле (хәбәр). (“Чыбыклым” Сания Әхтәмова шигыре, Илгиз Закиров көе)

Нәтиҗә: асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәл, хәбәр, ия булып киләләр, ә нисби сыйфатлар аергыч булалар. Җырларда, шигырьләрдә нисби сыйфатлар асыл сыйфатларга караганда азрак кулланыла. Предметның төсен, затның эчке сыйфатларын белдерүче асыл сыйфатлар күп очрый.

Димәк, асыл, нисби сыйфатлар  җырларның, шигырьләрнең эчтәлеген ныграк ачарга ярдәм итәләр.

2.3. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтеп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

Предметның билгесен башка предмет белән чагыштырмыйча биргән дәрәҗә гади дәрәҗә дип атала: ак кар, тыныч елга,кара туфрак. Бу дәрәҗәнең махсус күрсәткече юк: ак ( күлмәк), кечкенә (авыл).

 Салкын чишмә талларына

Язын килә сандугач.

Янган йөрәгемә дәва

Ул өздереп сайрагач. (“Чишмә буена килсәң иде“  Миргасим Әфләтунов шигыре)

Чагыштыру дәрәҗәсен ясаучы -рак, рәк кушымчалары сыйфатка кушылып языла. Чагышттыру дәрәҗәсе асыл сыйфатларга гына хас.

Серлерәк йолдызлары да

Тын кичләрнең күгендә.

Янар йолдыз булып кабынасың

Син, Чыбыклым, йөрәк түремдә. (“Чыбыклым” Сания Әхтәмова шигыре, Илгиз Закиров көе)

Артыклык дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башкаларга караганда бик күпкә артык булуын күрсәтә. Ул ике төрле юл белән ясала:

1) сыйфатның беренче җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчә ярдәмендә: кып-кызыл, сап-сары. Алар сызыкча аша язылалар. Калган кисәкчәләр аерым язылалар: дөм сукыр, иң файдалы, бик чибәр.

2) бер үк сыйфатны кабатлау аша: чибәрнең чибәре, сарының сарысы.

Туган җирем Чыбыклыда

Үтте яшьлек елларым.

Бик еракка китеп барды

Шуннан тормыш юлларым. (“Китмәгез туган җирдән” Миргасим Әфләтунов шигыре)

Кимлек дәрәҗәсе. Бу дәрәҗәдәге сыйфатлар белән бирелгән билге гадәттәгедән ким, аз итеп бирелә: алсу, аксыл. Кимлек дәрәҗәсе -кылт, -келт, -сыл, -сел, -кыштым, -келтем, -су, -елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала.

Аңлар идемме соң газизлеген,

Еракларга китеп сагынмасам?

Талларыңа, алсу таңнарыңа,

Кашка тауларыңа табынмасам (“Туган җирем” Сания Әхтәмова  шигыре)

Димәк, сыйфат дәрәҗәләре турында шундый нәтиҗә ясарга була:

1) сыйфат дәрәҗәләре предметның билгесен арттырып, киметеп, чагыштырып күрсәтәләр, яисә төп билгене белдерәләр;

2) җырларда, шигырьләрдә төп дәрәҗәдәге сыйфатлар киң таралган;

3) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар аз очрый.

4) предметның төсен белдерүче ак сыйфаты төп һәм артыклык дәрәҗәсендә дә бик күп кулланыла;

5) предметның төсен белдерүче сыйфатлардан гына кимлек дәрәҗәсе ясала. Алсу —  иң таралган сыйфат.

6. -сыз, -сез, -лы, -ле ясагыч кушымчалары белән ясалган сыйфатлар кулланыла, кушма, парлы сыйфатлар очрамый диярлек, ә тамыр сыйфатларга киң урын бирелә.

7. Гомумән, сыйфатлар җырларның, шигырьләрнең эчтәлеген баеталар, төрле җөмлә кисәге булып (ия, аергыч, хәл, хәбәр) киләләр.

        Киләчәктә дә мин  бу тикшерү-эзләнү эшен  дәвам итәргә уйлыйм,  тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам.

Кулланылган әдәбият

1. Әхтәмова С.Ә. Яз сафлыгы көзләрдә. Казан. Рухият нәшрияты. 2005.

2. Исмәгыйлев Х.Г. Төбәгем тургае. Зәй шәһәре. 1997.

3. Сафиуллина Ф. С., Зәкиева М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Югары Һәм урта уку йотрлары өчен дәреслек. Тулыландырылган икенче басма. Казан: Мәгариф. 2002.

4. Сибгатуллин Җ.Н. Чыбыклым – гомер бишегем, (Авыл тарихы, шигъри, публицистик язмалар). Зәй. 2013.

5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2006.



К списку новостей