Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 13.03.2017

Театр – кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да... Ә иң мөһиме: театр игелекле булырга өнди. Театр сәнгатенә гаять зур миссия йөкләнгән. Ул да булса уен аша баланың туган телебездә сөйләм телен үстерү, халкыбызның милли җәүһәрләренә һәм әдәби мирасыбызга ихтирам хисе тәрбияләү. Иҗади сәләтләре үз вакытында ачылып бетмәгән балаларның мөмкинлекләрен барлауда да зур ярдәм ул.
16 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел декадасы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 6 А сыйныфы укучылары Г. Камалның “Беренче театр” пьесасын сәхнәләштерде. Укучылар спектакльне искиткеч зәвык һәм осталык белән уйнадылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, артистлык сәләтләрен күрсәтүгә, зәвык белән кием сайлауга һәм сәхнә теленә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина С.И. әзерләде. Ата-аналар җыелышында да бу иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр, олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да яңа спектакльләр көтеп калуларын җиткерделәр.
Гайсина С.И.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Сәләт Клубларының 5 нче Рәсәй күләм гамәли семинары 11.03.2017

3.03-6.03 мартта Сәләт Клубларының 5 нче гамәли семинары булып узды. Семинар Рәсәй төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасы районнарында Сәләт клублары эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан уткәрелде. Биредә республикабызның 12 район һәм шәһәрләреннән 40 бала катнашты. Программада төп акцент "Сәләт" хәрәкәтен алга җибәрүгә юнәлтелә.Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Яшел Үзәндә, Самарада, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә "Сәләт" клублары барлыкка килде. — Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк, — дип белдерде "Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов — Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучылар буларак 40 бала чакырылган, тик иҗтимагый челтәрләрдән күреп безгә әле сәлкешләребез дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык өстәде. Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы. Башта катнашучыларны "Сәләт" дөньясы белән — принциплар, проектлар, гомумән "Сәләт" клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләре ачылды.
-
11.03.2017

28 февраля в ЦДТ прошел научно-технический конкурс прикладного творчества «Город мастеров» из нашей школы участвовали Каримова Айгуль (8 класс) и Хабибуллина Алсу (7 класс ). Хабибуллина Алсу стала победителем
1 место в швейном деле;
Каримова Айгуль стала лауреатом
-
11.03.2017

3 нче март көнне шәһәребезнең 10 нчы гимназиясендә К.Насыйри исемендәге XV нче халыкара яшьләр фәнни –тикшкркнү конференциясе булып узды. 7 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алсу бу конференөиядә 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек, ә 8 нче сыйныф укучылары Шәвәлиев Илсаф һәм Мөхетдинов Алмаз лауреат булдылар. Афәрин, укучылар!
-
11.03.2017

Телләр көненә багышлап 6 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Суфия Искәндәровна белән Г. Камалның “Беренче театрын” сәхнәләштерделәр. Шушы театрны 10 нчы март көнне мәктәп укучыларына , укытучыларга, ә инде кичен әти-әниләренә күрсәттеләр. Укучылар үзләрен сәхнәдә чын артистларча тоттылар.
-
11.03.2017

Буген , 11 нче март көнне 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып үтте. Балалар Әлифба һәм Азбука белән хушлаштылар. Татар телендә һәм рус телендә матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Мидхәтовна Хәйруллина бик эчтәлекле сценарий әзерләде Бер төркем укучылар татар теле укытучысы Гисматуллина Гүзәл Наилевна бел “Шалкан ”әкиятен сәхнәләштерделәр
-
11.03.2017

В феврале 2017 года в Зеленодольском муниципальном районе проходили профессиональные конкурсы для учителей, на которых конкурсанты представили уроки, мастер-классы. Призерами конкурсов стали: Хайрутдинова Нелли Ириковна (2 место в конкурсе "Учитель года"), Халилова Ландыш Касимовна (2 место в конкурсе "Учитель татарского языка").
-
Всеросссийский заповедный урок 06.03.2017

2 марта провели Всероссийский заповедный урок, посвящённый Году экологии.
-
«СӘМРУХ 2016” исемле республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе” 01.03.2017

“СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ”, яшь булуына карамастан, кыска гына вакыт эчендә зур гына эшләр башкарырга өлгерде. Клуб әгъзалары үзләренең эшчәнлеген еллык план нигезендә мәктәп күләмендә генә түгел, ә муниципаль район һәм республика дәрәҗәсендә алып баралар. Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү урта гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе “СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ”н “СӘМРУХ 2016” исемле республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә түбәндәге ике номинациясендә катнашуга тәкъдим итте: “ЕЛ КЛУБЫ” һәм “ЕЛ ПАБЛИГЫ”. Мәртәбәле казыйлар безнең клубыбызны “СӘМРУХ 2016” премиясенең лауреатлары дип билгеләделәр һәм Шәйхетдинов Тимерхан “ЕЛ КЛУБЫ” номинациясендә финалист дипломы белән бүләкләнде.
-
“Ватан саклаучылар Көне» 01.03.2017

2017 елның 21 февраль көнне мәктәптә, Ватанны саклаучылар Көненә һәм Совет гаскарләренең Афган жиреннән чыгарылуына багышланган, “Әфганистан -өйрәк ярам» дигән кичә үткәрелде. Аны 10 нчы сыйныф укучылары әзерләделәр. Кичәдә Әфган җирендә хәрби бурычларын намус белән үтәгән әфганчылар Абубакиров Дамир Исхакович һәм Миндибаев Фидан Газимович катнашты.











