Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Безнең фикер" дебатлар уены 15.11.2017 "Минем фикеремчә...", "In my opinion...", "Синең белән килешмим" - бу бүген мәктәбебездә иң еш әйтелгән сүзләр. Бүген Клубыбыз Дебатлар көнен оештырды! Бер бүлмәдә бәхәсләр татар телендә үтсә, икенче бүлмәдә – инглиз телендә! "Безнең фикер" проекты командасы вәкилләре - Ләйсән апа Миңнуллина һәм Энҗе апа Халикова — укучыларны фикерләрне дөрес һәм төгел белдерүдә сынады. Һәрбер ярышның җиңүчесе булырга тиеш. Шунлыктан татар телле дебат уеннары нәтиҗәсендә беренче урыннарны актвистларыбыз Элвира Маланьева һәм Айгөл Заһидуллина алды. Ә Инглиз телле дискуссион клубы эшчәнлегендә актив катнашып, анда беренче позицияне 16 нчы мәктәп укычысы Камилә Җиһангирова яулады. Афәрин! Бүләкләү тантанасы узгач, Ләйсән апаның күптән генә түгел туган көне булганын истә тотып, Клуб исеменнән без аңа истәлекле фотоколлаж бүләк иттек!

-
"Мы дружбою своей сильны!" 03.11.2017

Поздравляем участников муниципального конкурса детского творчества "Мы дружбою своей сильны!", посвящённого Дню народного единства":
- инструментальный ансамбль "Звуки флейты", (3 "а" класс, рук.Яруллина В.Г.),
- сольное выступление - Гибадуллин Нияз (3 "а" класс, рук.Яруллина В.Г.),
- сольное выступление - Айметдинова Диляра (10 "а" класс, рук. Шавалиева А.Н.)
-
Олимпиады образовательной платформы Учи.ру. 01.11.2017

Продолжаются онлайн-олимпиады образовательной платформы Учи.ру. Стартовал основной тур математической олимпиады для начальной школы.
-
Образовательная платформа Учи.ру 31.10.2017

-
Парламент дәресе 27.10.2017 Бүген, 27 нче октябрьдә бездә Конституциянең Парламент дәресе үтте. Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды. Укучылар белән очрашуга Зеленодол шәһәре госсовет депутаты Динмухаметова Альбина Рапхатовна килгән иде. Аннан соң “Нәрсә ул Конституция?», «Бурычлар һәм хокуклар” турында фикер алыштылар.

-
Драматург Юныс Сафиуллин белән очрашу 27.10.2017 27 нче октябрь көнне, Ф Шәфигуллин китапханәсендә драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин белән очрашу кичәсе узды. Юныс ага 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган. Аңа быел 70 яшь тулды. Ю. Сафиуллин — җитмешенче елларда татар драматургиясенә килгән сәләтле яшьләрнең берсе. Ул — ике дистәдән артык пьеса авторы. Аларның әле берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!.» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла.

-
«БикаФест» 25.10.2017

25 октябрь көнне 14:00 16 нчы мәктәптә сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне туплаучы «Сәләт-Яшел Үзән» Клубы Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә (фестиваль турында күбрәк selet.biz сайтында белә аласыз) үз командасын туплады. Бу чарада катнашу өчен 3 нче мәктәптән, 5 нче гимназиядән җыр яки шигырь сөйләргә, музыка коралында уйнауга сәләте булган укучылар килгән иде. Бәйгедә җиңүче укучыларга ноябрьдә Казанда узачак Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVI Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивалендә катнашу тәкъдим ителде. Номинацияләр: • Иң оста автор-башкаручы; • Татар халык җырын иң оста башкаручы; • Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; • Үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза); • Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы.
-
"Көзге бал" үзенә чакырды 17.10.2017

17 октябрьдә 16нчы мәктәптә "Көзге бал" бәйрәмнәре узды. Укучылар аңа бер ай ныклап әзерләнделәр: мәктәп бизәлде, 1 – 6 сыйныф укучылары «Җимешле агачның башы түбән» дигән темага рәсемнәр һәм табигый материаллардан эшләмәләр ясадылар. Барлык классларның да табигый материаллар белән тудырылган көзге эшләмәләре үзенчәлекле иде. Бу бәйгедә укучылар үзләренең фантазияләрен күрсәтә алдылар, бик күп эшләмәләр ясап китерделәр. "Көзге бал" бәйрәменең алып баручылары 3 нче сыйныф укучылары иде. Алар “Батыр маҗаралары” дигән әкият-тамаша куйды. Әкият караганда без барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда йөрдек . Бәйрәм программасы буенча һәр класс ясалган чыгышларында көзге матурлыкны һәм муллыкны мактап, төрле номерлар тәкьдим итте. Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды .Төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булып киенгән укучыларның йөзләрендә елмаю балкып торды. Аларның һәр чыгышын залда утыручылар сокланып карады. Кичке бәйгеләрдә 8-9-10 сыйныф командалары көч сынашты. 3 турдан торган бәйге барышында һәр команда үзләренең әзерлекле булуларын раслады, иҗадилыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәтте. Без бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
-
Сәләт Клублары өчен Биләрдәге “Фәнсар” уку-укыту үзәгендә VI семинар 09.10.2017

5-8 октябрь аралыгында Сәләт Клублары өчен Биләрдәге “Фәнсар” уку-укыту үзәгендә VI семинар оештырылды. Семинар бик кызыклы, эчтэлекле һәм җитди итеп оештырылган иде. Активистлар киләчәккә планнар кордылар, киләсе елга юл картасы төзеделәр. Сер түгел, “Сәләт –Яшел Үзән” Клубының планнары зурдан, без алга таба да Сәләт белән кулга-кул тотынышып эшләргә телибез.
-
Объявление
06.10.2017
С 7 октября 2017 года начинаются занятия группы предшкольной подготовки «Малышок».











