Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
“Зәйтүнәкәй” 07.04.2016

6.04.16. Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан, 7а сыйныф укучылары Казанга театрга бардылар. Р.Батулла әсәре буенча куелган “Зәйтүнәкәй” музыкаль драманы Г.Кәриев труппасы артистлары бик матур һәм үзәк өзгеч итеп уйнадылар.
-
“Без Тукай оныклары” – музыкаль журнал 07.04.2016

6.04.16. Сәнгать атналыгы кысаларында гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары һәм музыка укытучысы музыкаль журнал оештырдылар. Укучылар Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларын башкардылар.
-
Без ГТО нормаларын тапшырырга әзер 07.04.2016

6 апрель көнне гимназиядә “ Без ГТО нормаларын тапшырырга әзер” дигән тема астында сыйныф сәгатләре уздырылды. Укучылар тагын бер тапкыр ГТО спорт комплексының әһәмияте, нормативларны тапшырырга ничек әзерләнергә кирәклеге, үзләренең уку елы дәверендә нинди күрсәткечләргә ирешкәннәре турында сөйләштеләр.
-
Тукай урманында 07.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның юбилена багышланган эшләребез дәвам итә. 7 нче апрель көнне 6а һәм 6в сыйныфлары арасында “Тукай урманында” исеме астында КВН үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның тормышын, иҗатын кабат искә төшерделәр һәм ныгытттылар.
-
«Мин татарча сөйләшәм” 5 В 04.04.2016

4 апрель көнне Осиново гимназиясенең 5В сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясен дәвам итеп, татар теле укытучысы белән “Чәк- чәк”, “Пятёрочка” кибетләренә бардылар.Укучылар сатучылар һәм сатып алучылар белән татарча аралаштылар. Бу конкурста катнашу балаларның үзләренә дә бик ошый. Акция дәвам итә!!!
-
Мин татарча сөйләшәм 7 А 03.04.2016

02.04.16. 7а сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бистәбезнең кибетләрен әйләнеп чыктылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашып, “Минем беренче татарча 150 сүзем” исемле буклетларны тараттылар.
-
“Мин татарча сөйләшәм” 8 А 02.04.2016

“Мин татарча сөйләшәм” дигән акция барышында 8А сыйныф укучылары белән 1 нче апрель көнне “Магнолия” һәм “Пестречинка” кибетләренә бардык. Укучылар сатучылар һәм сатып алучылар белән татарча аралаштылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды.Акция дәвам итә!!!
-
“Мин татарча сөйләшәм” 9 Б 02.04.2016

“Мин татарча сөйләшәм” дигән акция барышында 9Б сыйныф укучылары белән 2 нче апрель көнне даруханәгә бардык. Хезмәткәрләр белән татар телендә аралаштык. Урамда очраган кешеләргә дә буклетлар бирдек.Акция дәвам итә!!!
-
Р. Миңнуллинда кунакта. 02.04.2016

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәрбер укучының яраткан шагыйре. Балалар өчен язылган “Акбай цирк карый», “Айга очтык», “Күчтәнәч”, “Энекәш кирәк миңа” китапларындагы шигырьләрнең күбесен инде яттан беләбез. Чөнки алар гади, безгә аңлаешлы телдә язылган.
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе. 01.04.2016

30 март көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 2 б һәм 2 в сыйныф укучылары арасында «Газиз туган телем» дигән темага интеллектуаль уен үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Заппарова Ф.А. укучыларга кызыклы уеннар әзерләгән иде. Балалар бик теләп уз туган телләрендә табышмакларга җавап бирделәр, биремнәр буенча әкиятләрнең исемнәрен таптылар.Уен бик күңелле һәм файдалы үтте.






