Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Россия күләмендә тикшерү эшләре 14.05.2016

11 нче майдан башлап 4 нче сыйныфлар өчен дә урак өсте башланды. Алар ФДББС таләпләренә туры китереп 4 ел буена алган белемнәренә йомгак ясаячаклар. Биремнәр җиңелдән түгел, ләкин эчтәлекле. Әгәр дә укучы дәресләр калдырмыйча, һәр көн өй эшләрен ясап барса- бернинди дә авырлыгы юк. Уңышлар, яхшы нәтиҗәләр генә теләп, көтеп калабыз!
-
Республика семинары 12.05.2016

Яңа стандартларның төп максаты- шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүдә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзерге заман укытучысы укучыга яңа материалны өйрәтеп, аңлатып кына калмый, ә унивирсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФДББС кертү репродуктив укыту алымнарын эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга яраклы укытучы эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга тиеш.
-
Солист народного ансамбля 11.05.2016

Каримов Булат, ученик 3а класса, солист народного ансамбля танца «Алтын». (Рук. Сыннов Ш. Ш.)
На днях он занял 1 место во II Республиканском танцевальном фестивале – конкурсе творческих коллективов «Живи танцуя». Так держать!
-
Митинг 09.05.2016

7 нче май көнне Осиново бистәсенең паркында Җиңү көненә багышланган митинг узды.
Бәйрәмебез язның җылы һәм кояшлы көненә туры килде. Бу тантанага гимназиябез бик
зур көч кертте. Митинг мәдәният сараенда концерт белән тәмамланды. Шушындый матур тормыш булсын үз-үзләрен кызганмыйча батырларча көрәшкән барлык сугыш ветераннары алдында баш иябез! Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын! Олы бәйрәм белән барыгызны да!
-
Бөек Җиңүне каршылап 08.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата оештырылган төрле чараларда катнашып 5 в сыйныф укучылары Осиново бистәсенең Мәдәният йортында Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмәдә дә булдылар. Укучылар бистәбезнең Советлар герое Шуравин,гимназиянең 1973-1997 елларда директоры булган сугыш ветераны М.Ф.Гайсин , шулай ук сугышта катнашып сугыш кырларында ятып калган башка якташларыбыз турында да күп мәгълүматлар алдылар. Без сезнең алда башыбызны иябез!
Сыйныф җитәкчесе Галиева Г.Ш.
-
Бөек Җиңү көненә – бәйрәм концерты 08.05.2016

7.05.16. Бистәбездә Җиңү көненә багышланган митингтан соң бар халык өчен бәйрәм концерты оештырылды. Гимназия укучылары тамашачыларны җырлар һәм шигырьләр белән сәламләделәр.
-
Хәйрия концерты 06.05.2016

5.05.16. Яшел Үзәннең п.Гаридагы интернатта хәйрия концерт белән бистәбезнең гимназия укучылары һәм мәдәният йортыннан үзешчән ансамбль җырчылары чыгыш ясадылар. Тамашачылар безнең чыгышларны бик җылы каршы алдылар,
-
Бәйрәм көннәрендә 06.05.2016

4.03.16. Гимназиянең башлангыч сыйныфларында Җиңү көненә багышланган линейка уздырылды. Укучылар алдан әзерләнеп, шигырьләр, биюләр, патриотик җырлар белән чыгыш ясадылар.
-
Вместе с сельской библиотекой 06.05.2016

4 мая в Осиновской сельской библиотеке прошла акция «Читаем детям о войне». На мероприятии присутствовали 27 учащихся 2-6 классов. Ребятам прочитали рассказы А.Митяева «Мешок овсянки», А.Торопцева «Самая страшная война» (Ленинград и Мандариновый рейс по Дороге жизни). Ребята с интересом слушали рассказы, сочувствовали героям.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 06.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу мөһим бәйрәмгә әзерлек буенча гимназиядә зур эш алып барыла. Шул уңайдан 5а сыйныфы укучылары 29 нчы апрель көнне, мәдәният йортына кереп, Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Музей җитәкчесе Архипов Валерий Александрович каһарман авылдашларыбыз, дәһшәтле сугыш еллары турында эчтәлекле чыгыш ясады, балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.






