Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада 27.10.2016

Мәктәп туры олимпиадалары ахырына якынлашты. 19, 20 нче октябрь көннәрендә гимназиябездә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп туры олимпиадалары үткәрелде. Олимпиада үткәрүнең максаты – укучыларда фән белән кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау. Олимпиадаларның муниципаль турында катнашучы укучыларга уңышлар телибез!
-
Бездә “Көз бәйрәме”! 27.10.2016

25.10.16.гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары күңелле “Көз бәйрәме” үткәрделәр. Бәйрәмнең нәтиҗәләре буенча “Иң өлгер” һәм “Иң тапкыр команда”, “Иң матур шигырь сөйләүче”, “Иң матур көзге букет” билгеләнде.
Көзләр килә, көзләр,
Алышына төсләр.
Әлегә ул сары,
Тиздән төшә кары.
“Көз бәйрәме”ндә укучылар төрле биремнәр үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, биеп-җырлап күңел ачтылар.
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
Юбилей белән котлыйбыз! 06.10.2016

6.10.16.гимназиябезнең география укытучысы Мустафина Эльза Марс кызы бүген туган көн –юбилее белән тәбрикләү сүзләрен алды. Хөрмәтле укытучыны котларга коллегалар, укучылар һәм мәктәпне тәмамлап киткән укучылары килеп котлады.
Укытучы! Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына!
-
Һөнәри бәйрәм белән! 05.10.2016

5.10.16.бүген гимназия укытучылары һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар алдылар. Укучылар аларга, алдан әзерләнеп, матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Укытучы! Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы!
Магизова Н.Х.
-
Өлкәннәр көне – 2016 01.10.2016

30.09.16. башлангыч сыйныф укучылары Өлкәннәр көненә бәйрәм концерты әзерләделәр. Укучыларның чыгышларын карарга яраткан дәүәниләре килде.
Яшәгез сез мәңге яшь булып, Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза, сәламәт, Оныкларга булыр бик рәхәт!
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
Өлкәннәр көненә атналык 01.10.2016

1.10.16 бөтен төбәкләрдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Гимназиябез укучылары матур рәсемнәр ясап күргәзъмә ясадылар. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьлере, өлкәннәр белән очрашулар, кунакка бару оештырдылар.
Күтәренке күңелле бар да көләч, шат бүген.
Бергә биик, җырлыйк әле Өлкәннәр көне бүген.
Педагог-оештыручы:Магизова Н.Х.
-
Гиназия президентын сайлау 22.09.2016

21 нче сентябрь көнне безнең гимназиядә президент сайлаулары булды. Анда 5-
11 нче сыйныф укучылары катнашты. Президентка кандидатлар 9-11нче сыйныф
укучылары арасыннан тәкъдим ителде.
Тавышларны санап бетергәч, президент булып 10 нчы сыйныф укучысы Аитова
Ләйсән куелды. Яңа сайланган президент үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен
белдерде.
-
Юбилейга 22.09.2016

22.09.16. бүген безнең гимназиянең татар теле укытучысы, укыту буенча директор урынбасары Нургалиева Венера Гильмулла кызы юбилей көнең билгеләп үтә. Без аны шушы гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнен куркәм теләкләр!
-
Форум «Кино вакыты» 20.09.2016

10.09.16. гимназия укучылары XII Казан халыкара мөселман кинофестиваленда, “Мир” кинотеатрында булып кайттылар. Тамашачыларга төрле жанрдагы яңа премьераларны тәкъдим иттеләр: мультфильм, драма, притча, фэнтэзи.
Балалар беренче тапкыр шундый фестивальдә булдылар, бик яратып кайттылар. Фестиваль Казанда 5.09. - 12.09.16 дәвам итә.
8а сыйныф җитәкчесе Магизова Н.Х.
-
Игелек атналыгы 10.09.2016

чыларыәбезнең китапханәчеләре белән берлектә өйдә укытыла торган укучы Новрузова Илмира янына кунакка бардылар. Илмира бик кызыксынучан кыз булганга аңа кызыклы китаплар бүләк ителде. Илмира бик сөенде, рәхмәтле булып калды.






