Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 12 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Шакирҗан Таһири исемендәге I муниципаль конференциядә
12.03.2018
Бүген Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Шакирҗан Таһири исемендәге I муниципаль конференция булып узды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге конференциядә катнашты. VII сыйныф укучысы Мингазова Әнисә I урын, IX сыйныф укучысы Сиразиева Әдилә II урын, IX сыйныф укучысы Зигангирова Ләйсән, VI сыйныф укучысы Исхакова Зилә III урын яуладылар. Укытучылары: Халиуллина Әлфия Абдулла кызы, Сибгатуллина Гөлнара Фәрит кызы. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән!
08.03.2018
Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
- Ягез әле, кызлар! 07.03.2018
- Аҗаган - 2018 22.02.2018
-
"Ярмарка вакансий - 2018"
16.02.2018
Бүген IX сыйныф укучылары Зеленодольск шәһәрендә Казан, Волжск, Зеленодольск шәһәрләренең уку йортлары вәкилләре белән очрашуда булдылар.
-
Әлифба бәйрәме
15.02.2018
Бүген балачакның иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәме узды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба – озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Җир йөзендә бәйрәмнәр бик күп. Укытучылар бәйрәме, төзүчеләр көне… Бу бәйрәмнәр кайсы да булса һөнәр иясенә багышлана. Ә менә бөтен гаиләнең иң зур, иң тантаналы бәйрәме ул, мөгаен, Әлифба бәйрәмедер. Дөрестән дә, бу бәйрәм - әлифбаны укып тәмам иткән укучының да, аның әти- әнисе һәм әби- бабасының да бәйрәме. Һәммәсенең иҗат уңышлары бәйрәме. Кадерле укучылар сезне Әлифба китабын уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүегезне телибез!
- Муса Җәлил - татар халкының бөек улы, герой шагыйрь"- шигырь кичәсе. 15.02.2018
-
"Чаңгы юлы-2018"
10.02.2018
Бүген Бәчек авылында авыл халкының олысын һәм кечесен берләштереп кышкы спорт төрләренең берсе - чаңгы узышы узды. Әлеге ярышта төрле яшьтәге спорт сөючеләр катнашты. Гаиләләре белән килүчеләре дә бик күп иде. Безнең мәктәпнең 3,4,5,7,9 сыйныф укучылары да ярышта актив катнашты. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Барысы да кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание.
17.01.2018
19.01.2018 с 12.00 до 13.30 состоится Республиканское родительское интернет-собрание «Виртуальная жизнь ребенка: интернет – друг или враг?».
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/.
Задайте вопрос по адресу: roditelirt@mail.ru
-
Кышкы каникуллар!
25.12.2017
Кышкы каникул 25.12.2017-08.01.2018
Укырга 09.01.2018