МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Татар теленнән тестирование 17.12.2014
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән тестирование узды.Укучылар белемнәрен тест формасында тикшерделәр.
-
"Час кода" акциясе 12.12.2014
4 -12 нче декабрь көннәрендә мәктәп укучылары Бөтенроссия күләмендә уздырылучы "Час кода" акциясендә катнаштылар.Әлеге чара информатика фәне кысаларында,укучыларның информацион технологияләргә һәм информатиканы өйрәнүгә кызыксынучанлык арттыру максаты белән уздырылды.Укучылар сертификатлар алдылар.
-
Газиз Айдарскийга 115 яшь 06.12.2014
2014 нче елның 6 нчы декабрендә Казан шәһәренең Актёрлар йортында Газиз Айдарскийның 115 еллыгына багышланган кичә уздырылды.Кичәдә бик күп күренекле артислар катнашты:Татарстан республикасының атказанган артист - баянчысы Әхмәт Кәримов,Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин,Бөтенсоюз конкурслар лауреаты виолончелист -Ильяс Камалов,Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев,Зөлфия Зарипова,Айдар Габдинов, "Шатлык" балалар фольклор ансамбле җитәкчесе З.Сәхәбутдинова.Шушы кичәдә Күгеш урта мәктәбенең Г.Айдарский музее җитәкчесе Г.Р.Әхмәтшина да катнашты.Әлфия Газиз кызы Айдарская музейга тантаналы рәвештә 2014 елда бастырылып чыгарылган "Газиз Айдарский" дип исемләнгән китап - альбомын тапшырды.
-
День матери 28.11.2014
Сегодня в нашей школе прошло мероприятие посвящённое ко Дню матери- концертная программа "Пусть всегда будет мама", На концерте было все: и проникновенные песни о маме, и стихи, и веселые сценки..Как всегда, наши мамы и бабушки убедились, что у них самые лучшие дети...
-
Район вәкилләре катнашында ата - аналар җыелышы узды 27.11.2014
Бүген мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып узды.Әлеге җыелыш район администрациясе вәкилләре катнашында үтә.Җыелышта район башлыгы урынбасары Ф.Н.Шәмсиев,Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Сафина В.Р., Күгеш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Яруллина Ф.Н.,авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин И.Г.,директорның уку эшләре буенча урынбасары Әхмәтшина Лилия Нафталовна,тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары Әхмәтшина Г.Р.,сыйныф җитәкчеләре,предмет укытучылары, 39 әти-әни катнашты.Беренче булып сүзне мәктәп директоры Яруллина Ф.Н.алды.Ул үзенең чыгышында мәктәпнең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде."Энҗе" балалар бакчасы мөдире Садриева Н.үз эшчәнлекләрен яктыртты.Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Сафина В.Р.чыгышы тыңланды һәм аңа сораулар бирелде.Җыелыш укучылар чыгышы белән тәмамланды.
-
Яшел Үзән якларыннан чыккан пар былбыл алар 25.11.2014
2014 нче елның 25 нче ноябрендә Яшел Үзән районы Күгеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә якташыбыз, татар халкының беренче режиссёры, күренекле актёр Газиз Исхак улы Айдарскийның тууына 115 ел тулу уңаеннан кичә уздырылды. Бәйрәмдә күренекле балерина, Газиз Айдарскийның кызы Әлфия Газизовна Айдарская,Татарстан республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли эшләр бүлеге җитәкчесе Салахова Роза Абрар кызы,Күгеш җирле үзидарә башлыгы Нутфуллин Илдар Гомәр улы,лаеклы ялда булган татар теле теле һәм әдәбияты укытучысы Әлмиев Альфред Хайрулла улы һәм башка кунаклар катнашты. Укучылар килгән кунаклар алдында “Яшел Үзән якларыннан чыккан пар былбыл алар” диеп исемләнгән әдәби – музыкаль композиция күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклар күңелендә җылы хатирә булып озак сакланыр дип уйлыйбыз.
-
Халыклар бердәмлеге көне 01.11.2014
1 ноябрьдә мәктәбебездә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичә үткәрелде. Бәйрәмдә 5-7 сыйныф укучылары чыгыш ясады.
-
Осенние каникулы 01.11.2014
С 3 по 9 ноября - осенние каникулы. Напоминаем: за жизнь и безопасность детей в каникулярное время несут родители. 10 ноября начинается 2 четверть.
-
С.Садыкова музее ачылуга 10 ел. 31.10.2014
31 октябрьдә 4 гимназиядә композитор С.Садыйкованың музее ачылуына 10ел тулу уңаеннан кичә уздырылды. Бәйрәмдә Татарстанның күренекле шәхесләре катнашты: шагыйрьләр Р.Харис, Р.Миннулллин; артистлар И.Баһманов, К.Сатиев, М.Галиев, Ф.Әбүбәкеров һәм консерватория студентлары чыгыш ясады.Безнең мәктәбебездән Г.Айдарский музее җитәкчесе Г.Р.Әхмәтшина да 4 гимназиядә кунак булды.
-
Классларда әти-әниләр җыелышлары. 31.10.2014
Һәр класста әти-әниләр җыелышлары уздырыла. Әти-әниләр балаларының чирек билгеләре белән таныштылар. Шулай ук һәр укучының тәртибе, сыйныф тормышында ничек катнашуы турында мәгълүмат алдылар.