МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Математикадан сынап карау имтиханы
06.05.2016
Норлат мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар өчен математикадан сынап карау имтиханы булды. Анда безнең укучылар да катнашты.
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы
04.05.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат мәктәбендә рус теленнән сынап карау имтиханын уздылар.
-
"Кем миллионер булырга тели?" 28.04.2016

Бүген 1 нче сыйныф укучылары арасында "Кем миллионер булырга тели?" диеп исемләнгән уен оештырылды. Алар әдәбият буенча белемнәрен күрсәттеләр. 11 бишле алып, Гизатуллина Ясминә "миллионер" булды. Котлыйбыз аны. Афәрин!
-
"Нәрсә?Кайда?Кайчан?" 27.04.2016

Татар теле атналыгы кысаларында бүген 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" дигән интеллектуаль бәйге оештырылды. 32 балл туплап "Җитезләр" командасы беренчелекне яулады. "Йолдызлар" командасы да азга гына калышты. Алар 31 балл туплады. Афәрин!
-
Өмәләр дәвам итә 27.04.2016

Бүгенге өмәдә укучылар мәктәп яны мәйданын гына түгел, авыл эчен дә чүп-чардан арындыруда катнаштылар.
-
"Радуга талантов" 26.04.2016

Безнең укучыларыбыз гына түгел, укытучыларыбыз да төрле конкурсларда актив катнаша. «Радуга талантов-2016» конкурсында катнашып, вокал-соло номинациясендә 2 урын яулаганы Айгөл Рашит кызын җиңүе белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген бездә шигырь бәйрәме үтте. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.
-
БРТ 25.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат мәктәбендә татар теленнән бердәм республика тесты үттеләр. Нәтиҗәләрен көтәсе генә калды. Укучыларга алдагы имтиханнарында уңышлар теләп калабыз.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 23.04.2016

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның иҗатын чагылдырган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Анда укучыларыбызның иң яхшы дип табылган эшләре урын алды.
-
"Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..."
22.04.2016
Бүген Урысбага мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә бөек шагыребез Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган "Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..." диеп исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге чарада безнең башлангыч сыйныф укучылары да үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән катнаштылар.









