МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Тантаналы линейка 21.03.2016

Бүгенге дүшәмбе көн линейкасы тантаналы төстә үтте. Төрле чараларда актив катнашкан укучылар мактау кәгазьләре, грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай замандашлары" 18.03.2016

Бүген Әйша мәктәбендә бөек шагыйребезнең 130 - еллыгына багышланган "Тукай замандашлары" дип исемләнгән VI Бөтенроссия шигырь уку бәйгесенең муниципаль туры булды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Альфинур һәм 9 нчы сыйныф укучысы Нигъмәдҗанов Айдар уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
I төбәкара фәнни - эзләнү конференциясе 15.03.2016

Бүген безнең мәктәп укучылары "Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 3 нче номерлы гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә үткән "Күренекле татарлар" диеп исемләнгән I төбәкара фәнни - эзләнү конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Иҗади эш" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Йосыпова Диана 1 урын алып грамота һәм шагыйрә Йолдыз Шарапованың китабы белән бүләкләнде. "Мәдәният өлкәсендәге күренекле татарлар" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Альбина диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Котлыйбыз аларны.
-
Танайда кунакта 11.03.2016

Бүген Татар Танае мәдәният йортында Афзал Шамовның 115- еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте. Безнең мәктәп укучылары да укытучылары белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. Кичәгә бик күп кунаклар килгән иде. Соңыннан Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбендәге Афзал Шамов музеена экскурция оештырылды.
-
Ата - аналар җыелышы 04.03.2016

Бүген чираттагы ата -аналар җыелышы булды. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларның укуда өлгерешләре белән таныштырды. "Бала - гаиләнең көзгесе" дигән темага доклад укылды.
-
Иң -иң кадерлеләребез 04.03.2016

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
-Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
-Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
-Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Бүген мәктәптә 8 март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Барлык хатын - кызларны киләсе бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Казан кооператив институты - бездә кунакта 01.03.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Казан кооператив институты доцентлары Р.И.Гайсин һәм М.И.Гыйлемҗанов белән очраштылар. Алар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, уку үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Тантаналы линейка 29.02.2016

Безнең мәктәп укучылары һәрдаим төрле конкурсларда, олимпадаларда катнашалар һәм нәтиҗәләре дә сөенерлек. Менә бүгенге линейкада да шундый укучыларны бүләкләү булды.
-
"Математика - царица наук" 27.02.2016

С.Х.Шаяхметова подготовила к участию в международном дистанционном блиц - турнире по математике "Математике - царица наук" проекта "Новый урок" учащихся, ставших победителями (занявших 1 место).
-
"Познание и творчество" 26.02.2016

Ученики нашей школы стали призерами "Осеннего" тура Всероссийского конкурса "Познание и творчество". Ахметшина Альфинур (6) - 1 место, Забихуллина Илюза (6) - 3 место. Хусниева Альбина (7) - 1 место, Ахметшина Альбина (8) - 4 место.









