Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 55 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
БЕЗ - ИДЕЛДӘН 22.03.2012
Зеленодол,Волжск, Козловка-
Иделдәге өч шәһәр.
Нәкъ әкияттәге төслеләр-
Өчесе дә япь-яшьләр.
Җыелдык менә Иделдә:
Өч якташ, өч туган без.
Без Иделдә бергә-бергә
Яшәр өчен туганбыз...-
дип язган Идел буенда яшәүче халыкларның дуслыгы турында мари шагыйре Миклай Казаков.
Әйе, татар, мари, чуваш халкы тату булып туган, авырлыкларны бергә үткәргән, шатлыкларны уртак кичергән, гомер- гомергә ,туган булып, дус- тату яши.
Бүген мәктәбебездә үткәрелгән " Без- Иделдән" дигән әдәби- музыкаль кичә дә шушы темага багышланган иде. Өлкән сыйныф укучылары тамашачыларга бу милләтләрнең дус тормышы турында сөйләделәр, шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, дәртле милли биюләр башкардылар. Укучыларыбыз танылган балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның чуваш , мари шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә итүче автор булуы , бу телләрдә иркен аралаша алуы турында да кызыклы мәгълүмат алдылар, тәрҗемә шигырьләрен сөйләделәр.Катнашучыларның күз явын алырлык сәхнә киемнәре, сәнгатьле, матур чыгышлары кичәне затлы , истә калырлык итте.
Әлеге чараның укучыларыбызда толерантлык сыйфатлары тәрбияләүдә, төрле милләт халыклары тарихына, мәдәниятенә хөрмәт, кызыксыну уятуда әһәмияте чиксез зур. Аны әзерләүгә чын күңелен биргән, күп көчен куйган авыл китапханәсе мөдире - мәктәбебезнең якын дусты , шигъри җанлы авылдашыбыз Җиһаншина Дания Ганни кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә зур уңышлар телибез!
-
"Нәүрүз, мөбарәкбад!" 20.03.2012
Нәүрәз фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Безнең мәктәп тә әлеге бәйрәмне билгеләп үтте. Мәктәп буенча Нәүрүз бикәне сайлау конкурсы игълан ителгән иде. Кызлар “Визитка”, “Яз турында шигырь яки җыр”, “Табышмаклар” конкурсларында үзләрен кәрсәттеләр. Жюри әгъзалары кызларыбызның чын күңелдән, төпле итеп әзерләнгәннәрен югары бәяләде. Нәтиҗәдә мәктәпнең иң талантлы, булдыклы Нәүрүз бикәсе итеп 9 нчы сыйныф укучысы Шарафиева Ландыш билгеләнде. Ландыш ел буе мәктәпне яхшы эшләргә, матурлыкка рухландырып торыр дип өметләнәбез.
“Мирас һәм Заман”
-
Онлайн тестирование по русскому языку 19.03.2012
Сегодня наши девятиклассники, как и многие их сверстники в республике, прошли компьютерное тестирование по русскому языку в режиме Online и показали неплохие результаты. Этот тест явился для них одной из репетиций перед пробной ГИА. Желаем вам, ребята, удачи на основных экзаменах!
-
Наши на хоккее 18.03.2012
Ничто так не сплачивает друзей, как общие взгляды и интересы.
Сегодня учащиеся нашей школы- болельщики « Ак Барса» ездили в город Казань в TATNEFT ARENA на матч плей-офф 1/4 финала Восточной конференции между командами « Ак Барс» и « Трактор». Ребята- лучшие спортсмены школы- с интересом и азартом следили за зажигающей игрой любимой команды. От посещения матча и долгожданной победы « Ак Барса» получили большое удовольствие.
Администрация и родители Кургузинской СОШ выражают огромную благодарность депутату Совета Зеленодольского муниципального района Мухаметханову Рафкату Ахуновичу и Главе Кургузинского поселения Шакирову Марату Госмановичу за спонсирование данного мероприятия!
-
Растет юная смена батырам 17.03.2012
Село Большие Кургузи издавна славится своими известными всей республике и за ее пределами мастерами- батырами по национальной татаро- башкирской борьбе « Көрәш». Среди них борцы- мастера спорта Фарит Шайхутдинов, Гусман Хусаинов , братья Ильгиз и Ильдар Гайнуллины, Ленар Гайнуллин, Фарит Бикмуллин, Ильшат и Ильмир Камалиевы.
Учащиеся нашей школы стараются быть достойной им сменой. Сегодня трое из них приняли активное участие в межрайонном турнире по татаро- башкирской национальной борьбе на призы Главы ЗМР и газеты « Яшел Үзән”, посвященном 80- летию г. Зеленодольска, и вернулись с хорошими результатами. Вахитов Инсаф(9 кл), Гарифуллин Мирзанур (7 кл), Мусин Ринат(6 кл) в своих весовых категориях заняли 2 места, с чем их и тренера Камалиева Ильшата Сулеймановича от души поздравляем! Молодцы, ребята!
-
Неделя английского языка 17.03.2012
С 5 марта по 17 марта 2012 года в нашей школе проходила Неделя английского языка. Она прошла под девизом « Доброта спасет мир!» Мероприятия , проведенные молодым и эрудированным учителем Ахметзяновой Гульшат Тагировной и студентом 4 курса института филологии К(П)ФУ- практикантом Гилязиевым Алмазом Анасовичем, способствовали отработке речевых навыков учащихся, воспитанию в них нравственных качеств и воспитанию интереса к изучению языка.
Во время конкурса знатоков английского языка « Путешествие в страну знаний» пятиклассники погружались в мир грамматики английского языка, выполняли задания на правильное образование грамматических форм, составление предложений, отрабатывали речевые навыки.
В день защиты проектов и презентаций учащиеся 6-11 классов увлеченно рассказывали о своих питомцах, о роли языка в жизни человека, о красоте природы и души человека.
Третье мероприятие называлось « Поем по- английски». Учащиеся с большим желанием и старанием исполняли песни из репертуара английской группы « Битлз», из кинофильма « Титаник», а также детские песни. Выступающие поразили зрителей своей правильной английской речью и исполнительским мастерством.
Учащиеся начальных классов в течение недели работали с раскрасками, участвовали в КВНе, тем самым показали свое старание и большое желание изучать английский язык.
Каждое мероприятие Недели оставило приятное впечатление у учащихся и учителей школы, а активные ее участники награждены на школьной линейке Грамотами и сладкими призами.
-
Победа юных лыжников 10.03.2012
Сегодня в Большеякинской СОШ состоялись соревнования по лыжным гонкам на призы олимпийского чемпиона Р. Сафина. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в них, не подкачали. Учащиеся 2и 3 классов Саубанова Алия и Миндубаев Ильназ заняли 2 место, чем их и поздравляем!
Дальнейших спортивных успехов вам, наши малыши!
-
Поступили результаты конкурса " Британский бульдог" 10.03.2012
Сегодня стали известны результаты игрового конкурса « Британский бульдог». Наши учащиеся показали хорошие знания по английскому языку. Лучшие результаты у следующих учащихся:
Зарипов Арслан (9 кл)- 96 баллов,
Гарафиева Алина (9кл)- 96 баллов,
Юсупова Айзиля(8кл)- 90 баллов,
Якупова Лейля(7кл)- 84 балла,
Шигапова Инзиля(7кл)- 84 балла,
Саляхова Гульнар(6кл)- 81 балл.
Этих учащихся поздравляем с успешным выступлением и желаем дальнейших успехов в изучении иностранных языков!
-
8 март белән! 08.03.2012
-
Азат Вергазовка-80яшь 06.03.2012
Быел язучы , педагог, якташыбыз Азат абый Вергазовка -80 яшь. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә аңа багышланган “ Язмышның урау юллары “ дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызы әзерләде.
Кичә өч өлештән торды. 8,9 нчы сыйныф укучылары Азат Вергазовның тормыш юлы белән таныштырдылар, аның күп кырлы шәхес һәм олы йөрәкле кеше, чын педагог булуы турында сөйләделәр. Укытучы һөнәре алар гаиләсендә берничә буын дәвам итә икән. Әдәбиятка урау юллар аша килсә дә, юбиляр үз укучысын табарлык әсәрләр дә иҗат иткән. Азат Вергазов “ Дулкыннар ни сөйли?”, “ Ташу”, “ Уяну”, “ Йөрәк җыр сорый”, “ Без- сезнең балалар” кебек повестьлары белән танылган язучы. Бу әсәрләрнең геройлары- тормышның үзеннән алынган яшүсмерләр. Бу аның иҗатта да укытучы һөнәренә тугры калуы, үзен иң беренче чиратта яшь буынны тәрбияләүче ролендә хис итүе турында сөйли. Шулай ук 90 нчы елларда аның тырышлыгы белән “Аҗаган” альманахы нәшер ителү дә игътибарга лаек.
Кичәнең икенче өлешендә Азат Фатыйховичның “ Без- сезнең балалар” һәм “ Йөрәк җыр сорый” исемле әсәрләренә кыскача анализ ясалды. Безнең көннәрдә аларның яшүсмерләр арасында яман гадәтләрне профилактикалау, аларда әхлакый сыйфатлар , әти-әнигә карата хөрмәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булулары билгеләп үтелде. Укытучы 2008 нче елда автор катнашлыгында уздырылган ачык дәрес турында да җылы хатирәләр белән искә алды.
Кызганычка каршы, авыру сәбәпле,Азат абый бүгенге кичәбезгә килә алмады.107 нче номерлы һөнәр училищесында озак еллар буе балалар укыткан Хәбибуллина Фирдәвес апа абыйсы турында матур истәлекләр сөйләде, ” Ул безнең- әти-әнинең һәм 4 кыз туганның ныклы терәге, ышанычы булды һәм әле дә шулай. Фамилиябез килеп чыгуга сәбәпче булган “ вергаз” сүзе дә фарсы телендә “ көч- гайрәт” дигәнне аңлата”,- диде.
Кичә һәр катнашучының күңелендә җылы хисләр калдырды.
Азат Фатыйхович безнең өчен бигрәк тә якын һәм кадерле кеше, чөнки ул 1937- 1970 нче елларда Олы Карауҗа авылында яшәгән һәм мәктәбебездә тарих укытучысы булып эшләгән. Бу күңелле, эчтәлекле еллар турында Туган якны өйрәнү почмагында матур фотолар һәм экспонатлар да бар.
Азат абыйны чын күңелебездән Олы Юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлек- саулык, имин көннәр, күнел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез.