МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышында 25.04.2012

Уку елы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бүген мәктәп янәдән укучыларның әти-әниләрен үзенә кунакка дәште. Уку елы тәмамланганчы хәл ителәсе мәсьәләләр, булачак ЕГЭ һәм ГИА, җәйге ял, практика узу турында сөйләшү булды. Шулай ук полиция капитаны Мифтиев М.А. белән очраштылар.
-
Марат Гомәровичны зур казанышы, җиңүе белән котлыйбыз! 24.04.2012

Кичә Казанның К. Тинчурин исемендәге театр бинасында Россиякүләм "Туган тел" форумы булып узды. Анда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң алдынгы мәктәпләр, аларның татар теле укытучылары һәм югары күрсәткечләргә ия булган укучылары җыелды. Яшел Үзән районы делегатлары арасында мәктәпнең татар теле, әдәбияты укытучысы Гатиятуллин М.Г. һәм 11 класс укучысы Абзалутдинов Булат та бар иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең төбәктән чакырылган 3 укучы арасында Булатның да булуы безнең өчен зур горурлык.
Ә инде Ачасыр мәктәбе һәм район өчен иң зур шатлык һәм горурлык ул - Марат Гомәровичның Татар теле укытучыларының республика конкурсында, мастер-классында мәртәбәле 2 урын алуы булгандыр. Дипломны Мәгариф министрының урынбасары Д.Мустафин тапшырды, диплом белән бергә министрлыкның, шулай ук Яшел Үзән җитәкчелегенең кыйммәтле бүләкләренә серификатлары да тапшырылды.
Марат Гомәровичны шушы лаеклы рәвештә ирешелгән уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да мөгаллимлек хезмәтендә армый-талмый эшләвен, янә дә зур уңышлары белән безне куандырып торуын теләп калабыз.
-
Татар теле атналыгы кысаларында 23.04.2012

Мәктәбебездә 16-26 апрель көннәре аралыгында "Тукай көннәре" уза. Шушы атна дәвамында төрле кичәләр, матур чаралар булып үтте. Һәр класс укучысы да актив рәвештә төрле чара һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлыкны күрсәтә. Күңелле тәнәфестә "Табышмак әйтәм, җавабын тап!" уенында, Тукай иҗаты буенча рәсемнәр бәйгесендә, шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә укучылар бик яратып, актив рәвештә катнаштылар.
-
Барыбыз да өмәгә! 21.04.2012

Бүген бар җирдә дә территорияләрне чистарту айлыгы кысаларында өмәләр булып узды. Безнең мәктәп коллективы да читтә калмады. Барлык укучылар һәм укытучылар колективы мәктәп яны территориясен чистартырга дип өмәгә килде. Һәр класс үзләренә беркетелгән территорияләрне чип-чиста итеп чистартып чыкты, тырмалады һәм себерде. мәктәп алды ялт итте!
-
Солдат-әтиләр белән очрашу 19.04.2012

Кичә, мәктәптә, Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышлап Кораллы көчләрдә хезмәт иткән солдат-әтиләр белән очрашу булып узды. Очрашу барышында әтиләр үзләренең хәрби бурычларын ничек үтәүләре турында тәфсилләп сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичәнең икенче өлешендә югары сыйныф укучылары әтиләргә үзләренең хәрби хезмәткә әзерлекләрен исбатлау йөзеннән хәрби-спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар ясадылар. Мәктәп директоры килгән әтиләргә очрашу истәлеге итеп китаплар бүләк итте. Очрашу волейбол ярышы белән тәмамланды.
Кичәне оештырган ТИН укытучысы Шайхуллин Р.Г. зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Коръән укучылар" бәйгесеннән җиңү белән!
18.04.2012
Авыл мәчете каршында уңышлы гына Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Атнага ике көн укучылар шул мәдрәсәгә барып дини белем алалар.Шул укучыларның иң тырышлары бүген Яшел Үзәндә оештырылган "Коръән укучылар " бәйгесенә барып кайтты. Нәтиҗәләр дә бик куанычлы, 11 сыйныфта белем алучы Гыйзатуллина Фирүзә- 1 урын, Абзалутдинов Булат - 2 урынга лаек булдылар. Егет-кызларны һәм аларның мөгаллимнәре Габбаз хаҗи Вәлиуллинны чын күңелебездән уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре белән очрашу 17.04.2012

Без хокукый дәүләттә яшибез. Илебездә төрледән төрле норматив актлар, законнар, кодекслар кабул ителә һәм алар эшләп килә дисәк тә ялгыш булмас. Шунлыктан үзебезнең хокуларыбызны белеп тору бер дә зыянга булмас иде. Чөнки еш кына кеше теге яки бу ситуациядә закон бозу очраклары белән очрашканда югалып кала, хокукларын белми, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итми. Шундый максаттан чыгыптыр инде, бүген мәктәптә Яшел Үзән шәһәренең кулланучылар хокукын яклау бүлегеннән белгечләр булып китте. Алар 8-11 класс укучылары белән очрашып, кызыклы һәм файдалы әңгәмә- лекция укып, күп төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Булатның чираттагы уңышы! 14.04.2012

13 апрель Казанда К.Насыйри исемендәге Х регионара яшүсмерләрнең фәнни-эзләнү эшләре буенча укулар булып узды. Безнең район данын яклап чыгыш ясаган 11 класс укучысы Абзалутдинов Булат бу елны да сынатмады, 1нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Булатның бу дәрәҗәле укуларда 3 нче ел рәттән җиңүе булды. Булатны һәм аның җитәкчесе Гатиятуллин М.Г.ны зур уңышлары белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
-
"Нәниләр мәктәбе" 10.04.2012

Мәктәптә инде бер ай дәвамында "Нәниләр мәктәбе" эшләп килә. Башлангыч сыйныф укытучысы Шигабутдинова Г.Ф. киләсе елга беренче класска киләчәк балалар белән һәр шимбә көнне дәресләр үткәрә. "Нәниләр мәктәбе" нә 9 бала йөри. Укытучы алар белән төрле яклап кызыклы күнекмәләр башкара. Язу, уку, рәсем ясау һәм башка күнегүләр балаларның күңеленә хуш килә.
-
Чираттагы педсовет утырышы
09.04.2012
Бүген мәктәп укытучыларының чираттагы педсовет утырышы булып узды. "Хәзерге заман укытучысының профессиональ компетентлыгын формалаштыру һәм үстерүдә мәгълүмати технологияләрнең роле" дип исемләнгән темага төп доклад белән уку-укыту буенча директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. чыгыш ясады. Шулай ук үз тәҗрибәләре белән башлангыч сыйныф укытучылары Замалиева Ф.Г., Шигабутдинова Г.Ф., рус теле укытучысы Гафиятуллина Ә.Г. уртаклаштылар.












