МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Иң озын һәм нәтиҗәле чирек башланды! 11.01.2013

Уку елының 3нче чирегенә дә аяк бастык. Иң озын һәм нәтиҗәле чирекләрнең берсе.
Барлык укучыларга укуларында тырышлык һәм уңышлар телибез. Коллегаларыбызга эшләрендә уңышлар, югары күрсәткечләр юлдаш булсын.
-
Яңа ел белән котлыйбыз! 27.12.2012 Тиздән бик тиздән Яңа - 2013 ел җир йөзенә аяк басачак. Бу ел безнең өчен бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Һәрберебезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәрәкәтлек, иң мөһиме - сәламәтлек насыйп булсын. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Мәктәптә булачак Яңа ел кичәләренә көтеп калабыз. 28. 12. көнне сәг. 3 тә балмаскарад булса, 29 көнне сәг. 9 да балалар чыршысы була. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

-
"Cөмбелә" бәйрәмен үткәрдек 16.11.2012

"Сөмбелә" бәйрәме мәктәбебездә ел саен бик күңелле үткәрелә торган чараларның берсе. Чөнки бу бәйрәмдә ел дәвамында мәктәп яны тәҗрибә участогында актив рәвештә эшләгән класслар билгеләнеп үтелә. Быел да мәктәп зур уңыш үстерде. Җәй буе класслар үзләренә беркетелгән участокларда төрле тәҗрибәләр үткәрделәр, аларны күзәтү көндәлекләренә язып бардылар. Ахырдан шушы үткәрелгән тәҗрибәләр буенча альбомнар төзеделәр.
Бәйрәмгә һәр класс та бик әзерлек белән килгән иде. Чәй табыны артында әти-әниләр, хезмәт алдынгылары белән бергә укытучылар һәм укучылар утырдылар. Мәктәп директоры җәйге практика чорында бик актив эшләгән классларны грамоталар белән билгеләп үтте, аннан төрле концерт номерлары, уеннар белән бәйрәм үрелеп барды. Бәйрәм бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
-
ЧИП бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 30.10.2012

Ел саен диярлек укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Һә бәйгедә дә төрле лаеклы урыннар алалар. Узган уку елында укучылар актив рәвештә ЧИП бәйгесендә катнашкан иделәр, нәтиҗәләре күптән билегеле булса да, сертификатлары яңа гына кайтты. Иң алдынгы укучыларга һәм күп балл җыйган укучыларга шушы сертификатлар тапшырылды. Киләчәктә дә укучыларыбыз мондый бәйгеләрдә актив катнашырлар дигән ышанычта калабыз, җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Каникуллар башлана 26.10.2012

Хөрмәтле әти-әниләр һәм укучылар! 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр каникуллар булачак. 7 ноябрь көнне 2 чирек башланып китә. Каникул вакытында мәктәптә төрле түгәрәкләр эшләячәк. Мәктәп ишекләре көн саен ачык булачак.
-
Параолимпия уеннар турында сөйләштек 24.10.2012

Бүген мәктәбебездә параолимпия уеннары турында классларда сөйләшүләр булды. Башта барлык класслар өчен дә мәктәпнең физкультура укытучысы Шайхуллин Р.Г. параолимпия уеннарының тарихы, аның аңалатмасы турында сөйләде. Презентация белән үрелеп барган дәрестә укучылар бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. Аннан соң сөйләшүләр класс сәгатьләрендә дәвам итте.
-
Парламент дәресе булып узды 23.10.2012

Соңгы елларда мәктәпләрдә "Парламент дәресләре"н үткәрү гадәткә кереп китте. Бу дәресләрнең максаты-укучыларга Татарстаныбыз, аның дәүләт символлары, конституциясе турында мәгълумат бирү. Бүген безнең мәктәптә булып узган "Парламент дәресе" дә бик эшлекле һәм нәтиҗәле үтте. Ул Тататрстан Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде. Башта укучылар махсус төшерелгән видеофильм карадылар, аннан мәктәп директорының һәм кунак итеп чакырылган дәүләт кешесе - авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Равил Саматовичның чыгышларын тыңладылар. Равил Саматович бүгенге идарә итү системасы,җирле үзидарәнең эшчәнлеге турында бик тәфсилле итеп аңлатты. Укучылар соңыннан үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Бу очрашу-дәрестән һәркем дә канәгать булып калды.
-
Туризм бәйгесендә уңышларыбыз бар 19.10.2012

18 октябрь көнне безнең мәктәпнең туризм түгәрәгенә йөрүче команда Шакиров Р.Ф. белән Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән муниципаль ярышларда булып кайттылар. Алар монда төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: компос белән йөреп тиешле урынга барып җитү, каршылыклар аша чыгу, беренче ярдәм күрсәтү һ.б. Шулай ук картиналарны тану ярышы да булган. Безнең укучылар К.Васильевның картиналарын тануда 1 урын алганнар. Укучылар бу бәйгедән бик күп адреналин һәм көч туплап кайттылар. Киләчәктә дә мондый ярышларда актив катнашып, мәктәп данын якларлар дигән ышанычта калабыз.
-
Фән олимпиадалары башланып китте. 17.10.2012

Мәктәптә шушы атнада фән олимпиадалары башланып китте. 1 ноябрьгә кадәр махсус график нигезендә фәннәрдән олимпиадалар булачак. Бу олимпиадаларда укучыларыбызның актив катнашуларына ышанабыз. Призлы урын алган укучылар муниципаль тур олимпиадаларда көч сынашачаклар. Уңышлар телибез.
-
Коллегабыз белән зур фаҗига булды.
15.10.2012
10 октябрь көнне мәктәбебез өчен зур кайгы булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Н. ның кинәт кенә ут чыгып, бөтен йорт җирләре, каралты - куралары янып китте. Бернәрсә алып чыга алмадылар. Бу гаиләгә мондый фаҗига 1998 елда бер килгән иде инде. Тагын шундый ук хәл. Сабрлык телибез бу гаиләгә. Хәзер аларга яңадан тернәкләнү өчен күп матди ярдәм кирәк. Авыл халкына рәхмәт, бик булыштылар. Әгәр күңелегезгә төшеп, шушы гаиләгә ярдәм кулы сузасыгыз килә икән, түбәндәге махсус алар өчен ачылган Мегафон телефон номерына акча күчерә аласыз. Тамчыдан күл җыела ди бит. Ярдәм итик Сабитовлар гаиләсенә. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ! НОМЕР 89276754760












