Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы 20.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Каразирек мәктәбенең 11 нче һәм 4 нче класс укучылары Иске Каразирек авылы "Аккош" балалар бакчасына бардылар. Алар кечкенәләргә китаплар бүләк иттеләр. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бүләкләрне җылы кабул иттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Класс җитәкчеләре Ф.Р.Гарафиева, Р.Р. Файзрахманова -
Дәрестән тыш эшчәнлек 19.04.2017

Каразирек мәктәбендә укучыларның мавыгуларын исәпкә алып үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлек оешкан төстә бара. Чираттагы чарада 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Әдәбиятта сугыш чагылышы" дигән укулар узды. Биредә алар Аяз Гыйләҗевныҗ "Дүртәү" исемле әсәре белән таныштылар, батырлык турындагы өлешләрне кычкырып укыдылар, нәтиҗәләр ясадылар. Җиңү бәйрәме көне якынлашкан саен укучыларда батырлык кебек бик мөһим сыйфатны тәрбияләүнең төрле юлларын табарга тырышабыз.
Гүзәлия Котдусова -
Предметные олимпиады. 18.04.2017

С 7 апреля по 14 апреля прошли муниципальные предметные олимпиады среди обучающихся 2-3 классов. Наши учащиеся показали хорошие результаты.
Галеев Айдар, ученик 2 класса - победитель по математике и призер по русскому языку , Ракипов Булат , ученик 3 класса - призер по окружающему миру, Каюмова Элина, ученица 3 класса - победитель по татарскому языку.
Мы поздравляем ребят и их педагогов с этой победой!
-
Батырлык дәресе 17.04.2017

Батырларның даны мәңгелек. Алар турында белү, аларның исемнәрен барлау һәм онытмау- безнең бурыч.Моны истә тотып, Каразирек мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән мәктәп музеена сәяхәт оештырылды.Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның исемнәре барланды, батырлыклары турында сөйләнелдә. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Шәрипов Фатыйх абый турындагы истәлекләр укылды, фотосурәтләр каралды. Укучыларда батыр яугир белән горурлану хисләре уянды.
Гүзәлия Котдусова -
Бөек Октябрь революциясенә -100 ел 17.04.2017

Быел Бөек Октябрь революциясе булуга 100 ел тула. Шул уңайдан Каразирек мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән "Бөек Октябрь революциясе- 20 нче гасырның иң зур вакыйгасы" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар шул чор вакыйгаларына күзәтү ясадылар, пролетариатның бөек юлбашчысы В.И.Ленин башкарган эшләрне барладылар.Укучылар бу тарихи чорга үзләренең карашларын белдерделәр.
Гүзәлия Котдусова -
Дәрестән тыш эшчәнлек 17.04.2017

Безнең әби-бабаларыбыз нинди шартларда яшәгән ? Нәрсә белән шөгыльләнгән? Нинди эш кораллары кулланган? Шушы сорауларга җавап эзләп, Каразирек мәктәбенең 6 нчы класс укучылары “Минем кече Ватаным” дәрестән тыш эшчәнлек вакытын мәктәп музеенда үткәрде. Һәр чорның үз коралы, үз осталары, алдагы буыннарга калдырырдай эшләре булганына тагын бер кат ышанды укучылар. Мәктәп музеендагы экспонатлар, аларның тарихын бер-ике дәрестә генә өйрәнеп булмаганын аңлап, бу эшне тагын дәвам итәргә, үзләреннән дә бу эшкә өлеш кертергә дигән фикер белән таралышты алтынчылар.
Калимова Г.Р., тарих укытучысы
-
"Китапханәдә селфи" 14.04.2017

Каразирек мәктәбе укучылары район мәгариф бүлеге игълан иткән "Китапханәдә селфи" исемле конкурска материал әзерлиләр. Укучыларда катнашу теләге зур. Иң уңышлы дип табылган эшләр генә район комиссиясенә тәкъдим ителә. Укучыларда китап укуга кызыксыну уятуда безнең өлеш тә керер дип ышанабыз.
Гүзәлия Котдусова -
Эрудит Татарстана 2017. 13.04.2017

11учащихся нашей школы приняли участие в республиканском конкурсе "Эрудит Татарстана 2017". По итогам заочного тура 2 обучающихся стали победителями. Это Галеева Наиля, ученица 7 класса (руководитель З.Н.Мухаметзянова) и Гарипова Раиля, ученица 5 класса (руководитель Гарипова А.М).
Галеева Наиля будет участвовать в очном туре данного конкурса. Желаем Наиле новых побед!
Альфина Гарипова, Зинфира Наиловна.
-
“Дәүләт символлары буенча кроссворд төзибез” дигән тәрбия сәгате 13.04.2017

Рәсәй һәм Татарстан Дәүләт символларын һәркем өйрәнергә тиеш. Укучыларда гражданлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү максатында 11 нче сыйныфта “Дәүләт символлары буенча кроссворд төзибез” дигән тәрбия сәгате оештырылды. Ул гамәли формада узды. Укучылар интернет мәгълүматларына һәм китаптагы материалларга таянып кроссворд төзеделәр. Әлеге кроссвордларны башлангыч класс укучыларына тәкъдим итәргә мөмкин.
Класс җитәкчесе Гарәфиева Ф.Р.
-
Экологическая викторина. 13.04.2017

13 пареля во внеурочной деятельности для 3-4 классов была проведена экологическая викторина.
-
Цели :
- 1.Расширение кругозора детей, их знаний по окружающему миру, раскрыть важность рационального использования и охраны окружающей природы;
- 2.Воспитание экологической культуры, бережного отношения к окружающей природе, желание заботиться о ней;
- 3.Воспитание чувства ответственности за свои поступки по отношению к объектам природы;
В игре соревновались 3 команды "Мы - защитники природы", "Юные охранники природы" и "Юннаты". Игра состояла из нескольких туров. Дети отгадывали загадки, вспомнили стихотворения о природе, решали кроссворды и защищали свои плакаты.В игре победила команда ""Мы - защитники природы".
Альфина Гарипова.
-
Цели :







