Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
“Сугыш уты белән үрелгән балачак” 03.05.2017

3 нче май көнне без, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, мәктәптә сугыш чоры балалары белән “Сугыш уты белән үрелгән балачак” дигән исемдә әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Бу кичәнең төп геройлары 1933 – 1945 елда туган, әтиләре сугышта үлеп калган, я булмаса хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары иде. Без аларның һәрберсенә чакыру кәгазе язып, өләштек.
Кичәбез, ветеран укытучы Әлфия Галим кызы чыгышы белән башланып китте. Шулай ук техник хезмәткәрләр Доха апа, Әнисә апа Нуруллина, Нәсимә апалар укучыларга төпле фикерләр, файдалы киңәшләрен бирделәр
Кичәне башлангыч сыйныф укытучысы Л.К.Касимова алып барды, музыкаль яктан бизәлеш өчен җаваплы А.М.Гарипова . Кичәдә 41 тамашачы катнашты.
А.М.Гарипова, Л.К.Касимова
-
" Алиш эзләреннән"конференциясе нәтиҗәләре 02.05.2017

Каразирек мәктәбе укучылары " Алиш эзләреннән" исемле 4 нче республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 7 нче сыйныф укучысы Альмир Закиров "Шигърият бакчасы" номинациясендә мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Аның хезмәте "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта урын алды. 8 нче сыйныф укучысы Азат Гәрәев та дипломга лаек булды. Җиңү көне якынлашкан көннәрдә батырлык турында сөйләшү укучыларга бик файдалы булды. Алган тәэсиратлар күңелләрдә озак сакланыр.
Гүзәлия Котдусова -
Неделя доброты 28.04.2017

Каразирек урта мәктәбенең 4 класс укучылары, Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында , авылның һәйкәл территориясен җыештыру эшен башлап җибәрделәр. Алар бик тырышып былтырдан калган үсемлек сабакларын, коелган яфракларны тырмалап бер урынга җыйдылар. Балалар тырышып эшләделәр, бу изге эштән канәгать калдылар.
--
Рита Файзрахманова -
Язгы өмәләр. 28.04.2017

Язгы өмәләр.
Һәр елны, бар табигать уянып, көләч кояш үзенең нурларын ныграк сибә башлаган көннәрдә тирә-юньне чистарту эшләре башлана. Бу чараларда Каразирек мәктәбе коллективы да актив катнаша. 28 нче апрель көнендә үткәрелгән өмәдә, мәктәп һәм авыл территориясен тәртипкә китерүдә, барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр тырышып, күңел биреп эшләде. Чистарып калган урамнарны, киң якты ишегалдын, узган елгы яфраклардан арындырылган уен мәйданчыгын күреп күңел куана. Өмәдә катнашып, үзләреннән өлеш керткән укучылар чисталыкның кадерен белер, теләсә кая чүп ташламас дигән ышаныч бар.
Калимова Г.Р. -
Всероссийский открытогый урок по «ОБЖ». 28.04.2017

28 апреля учащиеся МБОУ «Каразирекская СОШ» участвовали во Всероссийском открытом уроке по «Основам безопасности жизнедеятельности». Для учащихся 5-8 классов был организован просмотр презентации «Правила безопасного поведения детей в условиях наступающих летних каникул». Проведены соревнования по оказанию первой мед. Помощи в очаге поражения, надевание противогаза на себя и товарища. В ходе урока учащиеся соревновались по прохождению полосы препятствий. Показаны приемы тушения огня с помощью огнетушителя.
Для учащихся 9-11 классов проведен открытый урок по теме «Безопасность и защита человека в ЧС» с использованием видеофильмов «Как вести себя во время пожара?», «Оказание первой помощи с использованием манекена «Гоша» и презентацией о Чернобыльской аварии, о спасательных инструментах. Показ приемов тушения огня с помощью огнетушителя. В соревнованиях по надеванию противогаза участвовали все учащиеся данных классов.
Итогом соревнований «Школа безопасности» была эвакуация учеников из школы по команде «Пожарная тревога».
-
Всероссийский урок по ОБЖ в начальных классах 28.04.2017

Всероссийский урок по ОБЖ в начальных классах был посвящён службе пожарной охраны. Учителя начальных классов А.М.Гарипова и Р.Р.Файзрахманова с обучающимися посмотрели интересную презентацию об истории пожарной охраны, показали видеофильм о людях, которые по первому зову спешат на помощь в момент возникновения пожара, спасают, жертвуя своей жизнью, здоровьем, тех, кто оказался в зоне пожара.
Ребята посмотрели мультфильм о том, как нельзя поступать со спичками, зажигалками. К какой катастрофе это может привести.
Альфина Гарипова
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе 28.04.2017

Чисталык-сәламәтлек нигезе. Шуны истә тотып, Каразирек мәктәбе укучыларының пөхтәлек, чисталыклары даими тикшерелеп тора. Соңгы тикшерүдә авыл фельдшеры Розалия Мухаметзянова да катнашты. Укучыларнң пөхтәлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Фельдшер гигиена таләпләрен дә искә тошерде.
--
Гүзәлия Котдусова -
Музейга сәяхәт. 27.04.2017

“Үткәнне һәм хәзергене чагыштырып” дип аталган тема астында 3 класс укучылары мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена сәхәт ясадылар. Укучыларга аеруча авыл йортын сурәтләгән һәм Бөек Ватан сугышына багышланган заллар ошады.
Укытучы Зарипова Р.Н.
-
Авыл тарихы китап битләрендә. 27.04.2017

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!”- диләр. Шул нисбәттән 3 класс укучылары авылдашыбыз Рәсимә апа Вәлиеваның “Гасырга тиң гомер” дигән китабы белән таныштылар. Китапта Яңа Каразирек авылы тарихы язылган. Бу китап шактый гомер кичергән буынның хәтерен яңартса, киләчәк буыннар өчен гыйбрәт алырлык үрнәк.
Укытучы Зарипова Р.Н.
-
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме. 27.04.2017

1 апрельдән мәктәптә булачак 1 класс укучылары өчен дәресләр үткәрелә башлады. Һәр шимбә көнне аларны укытучы Р.Р.Файзрахманова каршы ала. Дәресләр уен формасында алып барыла. Балалар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тырышалар. “Мәктәптә безгә бик ошый, тизрәк укырга киләсе килә!”- диләр алар бертавыштан.







